30 октябрь 2014 яңалыклары
-
Татарстанда җылыта
Татарстан синоптиклары фаразларына карасаң, иртәгә республикада болытлы һәм явым-төшемле һава сакланачак. Аерым районнарда бозлавык булачак. Һава температурасы төнлә -2, -3 булачак. Көндез +6 градуска кадәр җылыначак.
-
Лениногорскида теннис буенча ярыш үтте
20-25 октябрьдә Теннис Холлда республика ачык чемпионаты үтте. Анда 14 яшь һәм аннан яшьрәк кызлар-егетләр катнашты. Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Яр Чаллы, Алабуга, Ижевск, Мәскәү һәм башка шәһәрләрдән килгәннәр. Катнашучыларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов сәламләде, ул балаларга күтәренке кәеф, лаеклы җиңү теләде. Безнекеләр призлы урын алмаса да, актив булулары белән...
-
Лениногорскилылар контрафакт саткан өчен тотылган
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль бүлеге хезмәткәрләре Лениногорск эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, акциз маркасы булмаган Казахстан аракысы сату фактын ачыклый. Алынган продукциягә экспертиза ясала һәм аның ТОСТ таләпләренә җавап бирмәве һәм кеше сәламәтлеге өчен зыянлы булуы ачыклана. А.Нуртдинов һәм Е.Быковка карата җинаять эше ачыла һәм Лениногорск шәһәр...