30 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Тәмәке сатучылар өчен таләпләр кырыслана
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тәмәке сатучыларга карата таләпләрне тагын да кырысландырмакчы була. Аерым алганда, 2016-2021 елларны үз эченә алучы тәмәкегә каршы яңа концепция буенча, министрлык тәмәкеләрне кассалардан алып, кибеткә тагын да эчкәрәк "яшерергә" тели. Алай гына да түгел, сату мәйданы 50 квадрат метрдан кимрәк булган кибетләрдә тәмәке сатуны гомумән тыймакчы...
-
Телсез-чукрак егетне дәшмәгән өчен кыйнаганнар
Күрше республикада ике яшь кеше бер егетне алар белән сөйләшмәгән өчен кыйнаган. Ә егет телсез-чукрак булып чыккан. Бу хәл Башкортстанның Сибай шәһәрендә көпә-көндез кешеләр күз алдында булган. Мескен егет авылдан шәһәргә акча эшләп алырга килгән булган. Егетнең әтисе үлгән, әнисе инвалид икән. Алар пособиегә генә яшиләр. Кыйнау нәтиҗәсендә егетнең аркасына...
-
Лениногорскиның нефть техникумы студентлары булачак һөнәре белән якыннан танышты (ФОТО)
Лениногорск нефть техникумының өченче курс студентлары "ТМС-Буровой Сервис" җәмгыятендә экскурсиядә булды. Студентлар булачак "Буровой җиһазларын ремонтлаучы-слесарь" һөнәре белән якыннан танышып белемнәрен ныгытты. Мәгүлүмат һәм фото: http://www.lntrt.ru/сайтыннан алынды
-
Айдар Галимовка чәчәкләр түгел, балалар уенчыклары бүләк итегез
Җырчы: "Миңа чәчәкләрне 25 ел буена бик күп бирдегез. Әйдәгез, балалар уенчыклары, китапларга күчик. Мин аларны урнаштырыр урын табармын, мохтаҗ кешеләргә бирермен", - диде. Бу фикерне ул "Яшьләр-онлайн" тапшыруын яздырганда әйткән булган. Кичә тапшыруның алып баручысы Венера Иванова Айдарга беренче уенчыкны бүләк тә итте. Шулай итеп яңа акция башланды. Айдар...
-
Татарстанда коточкыч юл һәлакәте: ике фура, бензовоз һәм микроавтобус бәрелешкән (ФОТО)
Актаныш якларының М7 трассасында Пучы авылы тирәсендә коточкыч фаҗига булган. Юл һәлакәте һава шартлары начарлану сәбәпле килеп чыккан булырга мөмкин. Бозлавык юлда ике зур йөк машинасы, бензовоз һәм микроавтобус бәрелешкән. Хәтта йөк машинасының кабинасы аерылып чыккан. Күреп калучылар хәбәр иткәнчә, нәкъ менә шул фураны йөртүче һәлак булган. Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=13235
-
Лениногорскилылар, машинагызга игътибарлы булыгыз
Үткән атнада Лениногорск шәһәренең Шашин урамы, 51 нче йорт янында урнашкан "ВАЗ-2107" машинасының замогын ватып, караклар 26 мең 700 сумлык төзү инструментларын урлыйлар. Лениногорск эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте
-
Лениногорскида мошенниклар “кармагына” эләгеп кенә торалар
Лениногорск эчке эшләр бүлеге хәбәр итүенчә, үткән атнада шәһәрдә һәм районда егермегә якын мошенниклык очрагы теркәлгән. Күбесе мошенниклар "кармагына" эләкмәсә дә, әле һаман да эләгүчеләр булып тора шул. Үткән атнада, мошенниклар офис өчен булган махсус кәгазь сатып, берәүнең "Мобильный банк" аша 125 мең сум акчасына хуҗа булып куйганнар. Бер лениногорскилы,...
-
Лениногорск әниләрен бәйрәм белән котлап, бала туу таныклыгы тапшырдылар
Үткән атнада Лениногорск шәһәре ЗАГС хезмәткәрләре бала тудыру йортында 13 анага бала туу таныклыгы, истәлекле сувенир һәм бүләкләр тапшырып, әни булулары белән тәбрикләде. Шулай ук, үткән җомгада Лениногорскиның ЗАГС бүлегендә 2 пар мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерде. Киләчәктә алар да әти-ни булыр. Өйләнешүче парларның әниләренә бу көнне котлау сүзләре яңгырады.
-
Эльдар Рязанов вафат булган...
Режиссерны 21 ноябрьдә тыны кысылу сәбәпле хастаханәгә салганнар иде. Атна дәвамында табиблар ничек кенә көрәшеп караса да, 30 ноябрьгә каршы төндә Мәскәүдә СССРның халык артисты Эльдар Рязанов вафат булган. 88 яшьлек режиссерның гомере Мәскәү хастаханәсендә өзелгән. Мәрхүм белән хушлашуның вакыты һәм урыны хакында әле тәгаен мәгълүмат юк. Тамашачыга Эльдар Рязанов...