31 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Әлмәтле көчкә котылган. Менә сиңа Интернет аша танышу!
Социаль челтәрдә танышу 35 яшьлек әлмәтле өчен чак кына фаҗигале төгәлләнмәгән. Бер кыз белән күпмедер вакыт язышканнан соң алар очрашырга булалар. Кыз спиртлы эчемлек алып килергә дә куша. Әмма очрашу урынында егетне кыз түгел, ә өч әзмәвер көтеп тора. Алар берни аңлатып тормастан егетне кыйный башлыйлар, кәрәзле телефонын, акчаларын алалар....
-
Иртәгә буран көтелә
1 февральдә республикада көн болытлы булачак. Күп районнарда юеш кар, урыны белән яңгырлы кар явачак, шулай ук буран һәм томан булачак, сак булыгыз дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайты. Һава температурасы -4тән +1 гәчә. Лениногорскида иртәгә -2 - 0 градус тирәсе булачак.
-
Әлмәттә балалар хирургиясе бүлеге ачылган
Моңа кадәр ата-аналар балаларын күрше Лениногорск шәһәре хастаханәсенә йөртә иде. Хәзер исә Әлмәттә балаларны Казан хирурглары кабул итә торган булачак, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары" сайты. Балалар хирургиясе бүлеге Әлмәттәге "Татнефть" медсанчасте базасында ачылды. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм, әлбәттә, "Татнефть" компаниясе күрсәткән ярдәм белән медсанчасть бүген Татарстанда әйдәп баручы...
-
Февраль аномаль җылы булачак
Бу турыда Россия Гидрометцентр директор Роман Вильфанд хәбәр итте, дип хәбәр итә «Интерфакс». Аның сүзләре буенча, һава температурасы нормадан 10-18 градуска югарырак булачак һәм кар, юеш кар явып, уңайсызлыклар тудырачак.
-
Татарстанда күгәрчен кеше үтерә язган
Бу хәл Саба районында була. Бер гаилә ис газы белән агуланып үлә яза, ә сәбәбе төтен юлына кысылып калган күгәрчен. Аны хуҗалар чакыруы буенча килгән МЧС хезмәткәрләре тартып чыгара. Тулырак:http://hestviya/35870-v-tatarstane-golub-edva-ne-ubil-lyudej
-
Акча эшлисегез киләме?
Республика территориясендә табигатьне саклау турындагы законны бозу очраклары турында мәгълүмат биргән кешеләрне матди яктан кызыксындыру мөмкинлеге булдырылган иде. Агымдагы елда аның күләме 1,5 мең сум тәшкил итәчәк. Акчага ия булу өчен, чүп-чар ташлап китүче кешеләрне яки транспортны очратсагыз, карьерлардан законсыз файдаланучыларны белсәгез, гомуми кулланылышта булган су объектларына керүне тыю фактларына...
-
Лениногорскида 4 нче маршрут автобусы ничек йөри?
Бер көнне шәһәрдә 4нче маршрут дип язган автобус күзгә чалынды. Аптырап киттем, кая бара, ничек йөри дип берничә инстанциягә шалтыратып алдым. Писмәндәге ДАИ постыннан алып, Гагарин, Агадуллин, Мурзина, Октябрьская, Асфальтная урамыннан әйләнеп, БАМга хәтле йөри икән ул. Күбрәк иртән- укырга, эшкә баручылар утыра, төш вакытларында берничә пенсионер базарга килә. Кайвакытларда...
-
Тешләрне ничек карарга, Лениногорск табибы киңәше
Тешләрне кеше организымының көзгесе дип саный, шәһәребез стомотология поликлиникасы мөдире Лилия Мәҗит кызы Гыйрфанова. Әңгәмә барышында аларны карап, тиешле вакытта табибка күренеп тору бик мөһим булуын ассызыклады һәм лениногорскилыларга кайбер киңәшләрен бирде. - Лилия Мәҗитовна, тешләрне кеше оргнизымының көзгесе дидегез, ул нәрсәне аңлата? - Дөрес тукланмау, теге яисә бу авыру...