31 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Лениногорскиның 12 лицей укучылары ЗАГСта экскурсиядә булды (фотолар)
31 гыйнвар көнне шәһәрнең ЗАГС бүлеге бинасында 12 нче лицей укучылары өчен экскурсия оештырылды. Моңа кадәр укучылар ЗАГС бинасын тантаналар үзәге кебек күз алдына китерсәләр, бүлек белгече Светлана Юнысова белән әңгәмәдән соң, алар бу бинада бәйрәмнәрдән тыш күп кенә чаралар алып барылганлыгы турында белделәр. Укучылар бүлекнең эшчәнлеге, нинди төр акт...
-
"Без әти белән бергә" бәйгесендә беренче катнашучыбыз
Бәйгебездә беренче катнашучыларыбыз Тимәштән Ләйсән белән Камил. Алар әтиләре белән урманга җиләккә йөрергә яраталар икән. Сездән дә үзәнчәлекле фотолар көтеп калабыз. Вконтактеда "Заман сулышы" страничкасына яисә zaman5@yandex.ru адресына юллагыз.
-
Бөгелмәдә Лениногорск рәссамнары күргәзмәсе эшли (фотолар)
Шушы көннәрдә безнең рәссамнарның картиналарыннан торган күргәзмә Бөгелмә шәһәренең милли-мәдәни үзәгендә ачылды. "Елларым - байлыгым" дип атала ул. Лениногорскиның биш рәссамы - Мансур Закиров, Владимир Иванович һәм Вера Викторовна Степановлар, Агуник Тамамян, Николай Карасевның төрле темаларга ясалган картиналары, кул эшләре куелган анда. Һәм иң кызыклысы: әлеге рәссамнар барысы да быел...
-
Илфак Шиһапов: «Бүгенге заман туташларын чын күңелдән кызганам»
25 яше тулып килүче бер таныш кыз зарлана: «Кияүгә чыгарга вакыт җиткәнен дә беләм, тик кемгә? Бер-ике тапкыр очрашып алырга теләгән егетләр күп, тик менә кияүгә алам дигәне юк бит!» 21е тулырга маташучы икенче кыз: «Юк, егет тә юк, очрашкан да юк. Тагын бер-ике ел көтәм дә үземә иптәшкә бәбәй...
-
Лениногорскида халык җыеннары дәвам итә (фотолар)
Шәһәрдә үткән елда башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә. Халык белән очрашып-сөйләшүнең чираттагысы 5 нче мәктәпнең актлар залында, 7 нче ТОС үзидарәсендә узды. Анда халык 7 ТОС рәисе урынбасары Зилә Мөдәрисова, ООО "Оникс" директоры Риф Зыятдинов чыгышларын тыңланды. Балаларның мәктәптән тыш вакытларын уздыру турында әлеге мәктәпнең директоры Галина...
-
Лениногорск китапханәсендә Экология елына багышланган чара үтте (фотолар)
Узган атнада шәһәрнең Балалар китапханәсендә Экология елына багышланган чара үтте. 2 нче мәктәпнең 4 сыйныф укучылары шәһәрнең баш экологы Илья Мишин белән очрашты. Балалар "Степной" заказнигы турында видеоролик карады, Илья Иванович аларны шәһәр һәм районда булган экологик хәл белән таныштырып үтте, төзекләндергән парклар, күлләр,чишмәләрдәге суның сыйфаты турында сөйләде, сорауларга җавап...
-
Күрше шәһәрдә15 яшьлек укучы кыз үлгән
29 гыйнвар көнне Ленин урамының 4 нче йорты каршында биектән егылып төшкән укучы кызның гәүдәсе табыла. Әлеге эш буенча Бөгелмә шәһәренең тикшерү бүлегендә тикшерү эшләре башлана. Хәзерге вакытта фаҗига сәбәпләре ачыклана. Тикшерү нәтиҗәләре буенча карар кабул ителәчәк. http://vk.com/bugulma_awazy
-
1 февральдән эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре арта
1 февральдән эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 5,4 процентка артачак, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге. Безнең республикада бу яңалык 800 меңләп пенсионерга кагылачак. Яңа система нигезендә, картлык буенча пенсия башлыча өч өлештән туплана. Фиксацияләнгән, ягъни бердәй түләү; тупланма өлеш һәм иминият пенсиясе. Фиксацияләнгән түләү бар кеше өчен дә...
-
Лениногорскида МЧС хезмәткәрләре ябалакны коткарган (фото)
Шушы көннәрдә Кутузов урамы 2нче йортта яшәүчеләр очып китәлми яфаланган ябалакны күреп, битараф кала алмыйлар. Ярдәм сорап МЧС хезмәтенә хәбәр итәләр. Ябалакның канаты кайрылган булып чыга. Шуңа очып китәалмый. МЧС хезмәткәрләре яралы кошны тотып, ветеринарларга тапшыралар. Әйтергә кирәк, ябалакның канаты кайрылган булса да, үткен томшыклы кошны тотып алыр өчен МЧС...
-
Лениногорскида салкын булачак
Лениногорскидан салкыннар китәргә ашыкмый. 2 февральда гына әзрәк йомшаруы көтелә.
-
Бүген лениногорскилыларга йолдызлар ниләр вәгъдә итә
Овен. Конец января 2017 - хороший период во всех сферах жизни. В вашей жизни все должно быть стабильно и благополучно. Незамужние и неженатые Овны могут встретить свою судьбу. Не бойтесь меняться - это обеспечит ваше благополучие и мир в семье. Телец. Сегодня звезды покровительствуют вашим контактам и общению. Вы, как...