31 июль 2016 яңалыклары
-
Илсөябез өлгер: концертта җырлый да, авылда суган да йолкый
Бу хакта tatar-today.ru сайты менә ни яза: Җәйге яллар дәвам итә. Татар эстрадасының җырчылары да ял итеп калырга ашыга. Кемдер диңгезгә бара, кемдер дөньяның төрле илләрендә сәяхәт итә. Илсөя Бәдретдинова исә бу көннәрдә апасы янына кунакка кайткан. Ял гына итә алган микән? Илсөя Бәдретдинованың инстаграм битендә фотолар көннән көн алмашып...
-
Лениногорскида хуҗалык товарлары кибетендә “фанфурик” сатканнар
Күптән түгел 26 июльдә "Халык контроле" порталында бер лениногорскилының шәһәрдәге "Мастер" хуҗалык товарлары кибетендә фанфурик сатылуы турында хәбәре барлыкка килде. -Кибет урнашкан йорт янында һәрвакыт алкашлар җыела, үтеп баручылардан акча теләнәләр. Йорт янында флаконнар аунап ята, - дип яза ул. Ике көннән сәүдә ноктасына тикшерү килә. Алар, чыннан да, кибеттә...
-
Зәй-Каратай урамнары юллары яңара (+ФОТО)
Июль аенда Зәй-Каратай урамнарында ремонт эшләре башкарылды, дип хәбәр итә авыл җирлегенең рәсми порталы. Вахит урамында тулысынча һәм Советская урамының бер өлешендә ремонт эшләре үткән, әлеге юл участокларында 1 километрдан артык вак таш җәелгән. Кирәкле гамәл, авыл урамнарында юл булу әйбәт инде ул.
-
Августта нинди һава торышы көтә?
Синоптиклар кызу көннәрне август башында да булачагын җиткерә. Иртәгә, мәсәлән, һава температурасы 31 градуска кадәр күтәрелә, явым-төшем дә күзәтелми. Шулай да якын көннәрдә республикада урыны белән һава торышы бозылырга мөмкин - яшен, тизлеге секундына 15 метрга җиткән көчле җил көтелә. Кайбер районнарда боз яву ихтималы да югары. Август аенда безне...
-
Мамадыш районында көймәдән төшеп калган балыкчыны эзлиләр
Гадәттән тыш хәл Чулман елгасында булган. Мамадыш районының Новый бистәсе янында Чулман елгасының уң як яры ягында 77 яшьлек ир-ат көймәдән төшеп калган. Гадәттән тыш хәл турында "112" хезмәтенә хәбәр ителә. Коткаручылар урынга шимбә кичендә - 20:40 сәгатьтә килеп җитә. Шаһитлардан сорашканнан соң башкарылган эзләү эшләре нәтиҗә бирмәгән. Караңгы булганлыктан...
-
Районда чираттагы күл төзекләндерелде (ФОТОЛАР)
Лениногорск районының Александровка авылында урнашкан күлдә ремонт булды. Күл 1970 нче елларда ясалган булган. Шуннан бирле ремонт күрмәгән. Быел республика программасы буенча, төзекләндерү эшләре башкарылды. Моны Бөгелмә мелиорациясе предприятиесе эшләгән. Күлнең төп функциясе - авыл хуҗалыгы кырларын сугару. Биредә су керергә ярамый. Ә балык тотарга килүчеләр күренә, ди. Районда шактый...
-
Ринат Рәхмәтуллин бик зарыгып онык көтә икән
Популяр җырчы Ринат Рәхмәтуллинның җәе ничегрәк уза икән? Шул турыда белешергә дип автор-башкаручының үзенә шалтыраттык. - Әткәй, мәрхүм, ярый әле Аллаһы Тәгалә төнне яраткан, ул булмаса кеше эштән бер дә туктый белмәс иде, дип әйтә торган иде. Көне бу әле бер, әле икенче шәһәргә, авылга сабантуйларга, концертларга йөргәндә гел шушы...
-
Нурлатта рөхсәт ителмәгән урында су коенган ир-ат батып үлгән
Фаҗига Заречный авылы янындагы Зур Чирмешән елгасында булган. Әлеге сулык коену өчен яраксыз, ягъни су керү рөхсәт ителмәгән урын санала. Ир-атның гәүдәсен суга батканның икенче көнендә - 29 июльдә генә табып алганнар. Водолазлар ярдәме кирәк булган. Ир-атның гәүдәсе ярдан 30 метр ераклыкта табыла. Чыганак: http://intertat.ru
-
Керкәледә бакчада төнбоеклар үстерәләр, матурлыкны карагыз (ФОТОЛАР)
Моңарчы ак төнбоекларны елга-күл кебек сулыкларда гына үсә дип уйлый идем. Баксаң, уңган кешеләр аны гап-гади бакчада үзләре ясаган сулыкта үстереп ята. Күптән түгел моны күреп, Керкәле авылындагы матурлык дөньясында, чәчәкләр патшалыгында булып кайттым. Шунда яшәүче Ярия һәм Рафаэль Хафизовлар гаиләсе бакчасына керүгә, чыннан да, гүзәллек дөньясына аяк баскандай буласың....