31 октябрь 2015 яңалыклары
-
1 ноябрьдә Россиядә матәм көне игълан ителде
Бүген иртә белән Мисырдан Россия туристларын алып кайтучы самолет һәлакәткә очрады. "Когалымавиа" авиакомпаниясенең Airbus A-321 самолеты Шарм-эш-Шейхтан очып киткәч, Синай ярымутравы өстендә радар экраннарыннан югала. Аннары самолет төшкән урын да табыла, ул ике өлешкә ярылган. Хәзер Мисыр коткаручылары самолет калдыкларыннан җәсәдләрне чыгара. Авиалайнерның очышны язып бару җайланмалары ("черные ящики") инде...
-
Раил Шәмсуаров: “ Көнем театрда үтә”
Яңа Иштирәк авылында туып, хәзер башкалабызның Г. Камал исемендәге театрында эшләүче Раил Шәмсуаровның хәл-әхвәлләрен сорашкан идек. Ул менә нәрсәләр сөйләде: -Артист бер урында таптанып торса, югала. Мин үзем хәрәкәттә булырга, эзләнүләр белән мавыгырга тырышам. Көндәлек тормышым театрда кайный. Күптән түгел генә "Галиябану" спектаклен чыгардык (режиссеры - Илгиз Зәйниев). Хәзерге вакытта...
-
Лениногорск базарында каз саталар
Каз түшкәсе ( 4 кг-лы) 1мең 500 сум Урдәк (түшкәсе): 800 Алма: 55-90 Әфлисун:100 Лимон: 119-180 Хөрмә: 99- 162 Фейхоа: 260 Банан: 75-80 Кишер: 22 Чөгендер (кызыл):16 Бәрәңге: 14-15 Кәбестә: 13 Сыер ите: 290-380 Тавык ите: 135-145 Он (югары сортлы) : 1кг.- 23-29; 10 кг.- 270-320; 50 кг.- 1150-1450 Шикәр...
-
Лениногорскилыларга 8 тылсымлы боерык
1. Мин бүген көнемне яхшы, сөенечле эшләрдә уздырачакмын. 2. Бүген мин берәр эш эшләгәндә авырлык хис итсәм дә, аны беркемгә дә сиздермәячәкмен. Хәтта ул эшнең авырлыгын татысам да. 3. Мин дөньяны яхшы якка үзгәртә алмасам да, аңа барыбер үземнең өлешемне кертәчәкмен. 4. Бүген мин яхшы китап укырга ун минут булса...
-
База мәктәпләре укытучыларына диагностик тестлаштыру уздырылачак
5 ноябрьдә Татарстанның база мәктәпләре укытучылары өчен диагностик тестлаштыру уздырыла, дип хәбәр итә министрлык сайты. Аның нәтиҗәләре укытучыларны яңадан әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү буенча эшне оештырырга ярдәм итәчәк. Диагностик тестлаштыру рус, татар, чит ил телләре, тарих, җәмгыять белеме, математика, информатика, физика, химия, география, биология укытучылары, шул исәптән педагогик эшчәнлек...
-
2 – 8 НОЯБРЬГӘ ЙОЛДЫЗНАМӘ
КУЧКАР (21.03-20.04)лар, атна башыннан кәефегез булмау ихтимал. Шуңа, беркем белән дә сөйләшәсегез килмәс. Берничә көнгә ял алып, берәр кая барып кайтыгыз, сәламәтлегегезгә дә файдалы булыр. Атна ахырында шәхси тормышыгызда үзгәрешләр көтелә. Финанс яктан уңыш елмаер. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, сез мактауга лаек булырсыз, гәрчә бернәрсә эшләмәсәгез дә. Атна уртасында эш мәсьәләсендә хаталар...