Адәм галәйһисәламнең беренче сүзе нинди булган?
Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләнең Адәм галәйһиссәламне барлыкка китерү тарихын күпләребез белә. Аның кабыргасыннан Хавва анабызның яратылуын да, Раббыбызның аларга җәннәттә яшәргә рөхсәт бирүен дә, билгеле бер сәбәпләр аркасында җир йөзенә төшерелүләре хакында да беләбез.
Әмма Адәм галәйһисәламгә җан кергәч аның әйткән беренче сүзе хакында беләбезме икән? Һәм ни өчен ул әлеге сүзне әйткән? Бу сүз нәрсә дигәнне аңлата? Боларны бергәләп карап үтик.
Аллаһы Тәгалә җәннәттә атабыз Адәм галәйһиссәламнең гәүдәсен барлыкка китергәннән соң, күпмедер вакытка аның гәүдәсен җансыз калдырган. Кайбер риваятьләрдә бу вакыт 40 көн булган, ә кайберләрендә 40 елны тәшкил иткән, дип әйтелә. Әмма хакыйкать Аллаһыга гына мәгълүм. Шуннан соң Адәм галәйһиссәламгә җан өрелгәч, ул аның барлык гәүдәсен биләп алган, моннан соң аның тәнендә кан хасил булган. Риваятьләргә караганда, атабыз Адәм галәйһиссәламгә җан борыныннан кергән һәм теленә үткән. Җан кергәч, ул төчкереп җибәргән һәм фәрештәләр бу вакытта: “Әлхәмдүлилләәһ” (“Аллаһыга мактау булсын”), – дип әйткәннәр. Адәм галәйһиссәлам дә аларга ияреп, “Әлхәмдүлилләәһ” дигән. Кайбер риваятьләрдә, бу сүзләрне әйтүне Раббыбыз аның күңеленә салган, дип әйтелгән. Шуңа да без – мөселманнар төчкергәч, атабыз Адәм галәйһиссәламнең үрнәгенә ияреп, Аллаһы Тәгаләгә хәмед-сәналәр әйтәбез, ягъни: “Әлхәмдүлилләәһ”, – дибез.
Төчкерү һәм аның тәртипләре турында Расүлебезнең күркәм хәдисендә болай дип әйтелә: Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһе Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең: “Әгәр берәрегез төчкерсә: “Әлхәмдүлилләәһ” (“Аллаһыга мактау булсын”) дип әйтсен, ә аның янәшәсендә булган кардәше аңа: “Йәрхәмүкәллааһ” (“Аллаһы сине гафу итсен”), – дисен. Һәм ул аңа җавап итеп: “Йәхдиикүмүллааһ вә йүсълихү бәәләкүм” (“Аллаһы сезне туры юлдан илтсен һәм эшләрегезне тәртипкә китерсен”), – дип әйтсен”, – дигән (имам Әл-Бохари хәдисләр җыентыгыннан).
Шунысын да истә тотарга кирәк: әдәп-әхлак һәм сәламәтлекне саклау ягыннан караганда төчкерүче кешенең авызын кулы яки кулъяулыгы белән каплавы мөһим. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм төчкергәндә авызын кулы яки кулъяулыгы белән каплый һәм шулай ук тавышын әкренәйтә торган булган (имам Әбү Давыд).
Әмма төчкерүнең сәбәбе авырып китү дә булырга мөмкин һәм кеше бер үк вакытта күп тапкыр төчкерә ала. Бу очрак хакында да Расүлебезнең хәдисе бар. Ул: “Әгәр кардәшегез өч мәртәбә төчкерсә, аңа “Йәрхәмүкәллааһ” (“Аллаһы сине гафу итсен”), – дип әйтегез. Әгәр ул өч тапкырдан артыграк төчкерсә, димәк ул авырып киткән” (имам Әбү Давыд).
Раббыбыз шушы гади генә булып тоелган, әмма зур әһәмияткә ия булган тәртипләрне белеп, үтәп яшәүләребезне насыйп итсен. “Әлхәмдүлилләәһ” – атабыз Адәм галәйһиссәламнең иң беренче әйткән сүзе. Аллаһыга хәмед-сәналәр әйтүне аңлата торган бу сүз безнең дә телебездән китмәсен иде.
Айсылу Юлдашева.
http://shahrikazan.ru/news/din/kyyamt-knend-kol-drt-nrs-khakynda-soralmyycha-urynynnan-kuzgalmas
https://photo.tatar-inform.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев