Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Баланың җенесен алдан белү гөнаһ түгелме?

Казандагы Әмәт мәчете имамы Равил хәзрәт Бикбаев белән ата-аналарның бала алдындагы хаклары турында сөйләштек.

– Аллаһы Тәгалә баланы чынлап та бүләк дип атый. “Үзенең рәхмәте белән теләгән бәндәсен ир һәм кыз балалар белән бүләкли, ә теләгән бәндәсен, балалар бирмичә, нәселсез итә» дип әйтә Аллаһы Тәгалә “Киңәш” сүрәсендә.

– Мөселман кешесенә ЭКО ясату, суррогат әни хезмәтеннән файдалану рөхсәт ителәме?
– Диндә ЭКО рөхсәт ителә, икенчесе юк. 

– Баланың җенесен алдан белү гөнаһ түгелме?
– Гөнаһы юк. Әмма Аллаһтан хәерлесен сорагыз. Малай тусын иде яки кыз булсын дип теләргә кирәкми, чөнки син аның кайсы хәерле буласын белмисең.

– Ир яки кыз бала тусын дип махсус календарь буенча аерым көннәрдә балага узуга дин ничек карый?
– Ул нәрсә рөхсәт ителә ләкин, әйткәнемчә, Аллаһтан хәерлесен сорарга кирәк. 

– Карында вакытта ук үлгән бала кыямәт көнендә әти-әнисенә шәфәгатьче була аламы?
– Кыямәт көнендә һәр пәйгамбәрнең үз сулыгы була һәм аларның эсселектән интеккән өммәте шунда су эчәргә килә. Карында үлгән сабый балалар әти-әниләрен шул сулыкта каршы ала. Иншалла, алар әти-әниләренә шәфәгатьче булачак. 

– Ул балаларга исем кушыламы һәм аларны җеназа укып күмәләрме?
– Безнең мәзхәб буенча, җеназа укылмый. Хөрмәт йөзеннән, аларны зиратка алып барып күмәләр. Әгәр дә туып, тавыш биреп өлгергән булса,  җеназа намазы укыла, аны исем биреп җирлиләр.

– Ике кыз бала үстергән әти-әни җәннәтле була, дигән хәдис дөресме?
– Пәйгамбәребез хәдисе ул. Өч кыз бала тәрбияләгән ата-ана җәннәтле булыр, ди ул. Бер сәхабә: «Ә икене тәрбияләсә?!» – дип сорагач: «Икене тәрбияләсә дә җәннәтле булыр», – ди. Баланы табу гына түгел, аны дин кушканча тәрбия биреп үстерүнең никадәр мөһим булуын күрсәтә бу хәдис. 

 Яңа туган баланы, күз тимәсен дип, кырык көн буе чит кешеләргә күрсәтмәү гадәте бар. Ике каш арасына иннек тә сөртеп куялар. Элек тә булганмы бу гадәтләр?
– Баланы күз тиюдән кырык көн генә түгел, гел сакларга кирәк. Кайбер сәхабәләр балаларының маңгаена күмер сылаган. Балага һәрдаим “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләрен укып өшкереп торыгыз. 

– Бала имезү турында Коръәндә нәрсә әйтелә?
– Коръәндә: «Аналар балаларын тулы ике ел имезәләр», – диелә. Булдыра алганча, сөте булса, әлбәттә, әни кешегә ике яшькә кадәр имезергә киңәш ителә. 

 Исламда тәһник дигән дини йола бар икән, шуның турында сөйләгез әле.
– Яңа туган сабыйга әни кеше, ими каптырганчы, хөрмә бирә. Аның тышын салдырып, авызында чәйнәп каптыра. Бу сөннәт гамәл санала. 

– Кайберәүләр баланың беренче чәчен, тешен җыеп-саклап куялар. Ислам динендә бу хупланамы?
– Дин күзлегеннән чыгып караганда, алар сакланырга тиешле әйберләр түгел. Без аларны гадәттәгечә күмәргә яки яндырырга тиешбез. 

– Баланы жәлләп сөннәткә утыртмаучылар бар. Аның гөнаһы юкмы?
– Безнең мәзхәбтә гөнаһы юк, чөнки ул сөннәт гамәл булып тора. Әмма бала үсеп намаз укый башлагач, тәһарәт, чисталык мәсьәләсендә проблемалар туарга мөмкин. Калган мәзхәбләрдә ул мәҗбүри саналып, сөннәткә утыртмау гөнаһ була. 

– Кыз баланың колагын тишеп алка тагу безгә кайдан кергән?
– Диндә аны тыю юк. Сәхабәләрнең хатыннары да колакларын тишеп алка кигән. 

– Яшерен-батырын түгел, бала тәрбияләү күбрәк әни кеше өстендә. Исламда ул ничек куелган?
– Бала тәрбиясендә әти дә, әни кеше катнашырга тиеш. Ир кеше гаиләне кайгыртучы кеше, монда матди якны кайгырту гына керми, шул ук тәрбия мәсәләсе дә күз алдында тотыла. Кыямәт көнендә үзенең гаиләсе өчен ул Аллаһы Тәгалә каршысында җавап тотачак. Моңа дәлил итеп Пәйгамбәребезнең (с.г.с.) хәдисен китерә алабыз. “Сезнең һәрберегез көтүче, һәм һәрберегез үзенең көтүе өчен җавап бирәчәк” (Әл-Бухари һәм Муслим риваяте). Бу хәдис җаваплылыкның никадәр җитди булуын күрсәтә.

– Баланы намазга кайчан бастырырга?
– Пәйгамбәребез намазны җиде яшьтән өйрәтергә куша. Аңа кадәр дә мөмкин, догаларны өйрәтә тора аласыз. Ата-ана алдында торган иң зур бурыч – балага дөрес тәрбия бирү, кечкенәдән күркәм әхлак сыйфатлары булдыру. Аларга хәерле тәрбия биреп, бу дөньяда да, ахирәттә дә Аллаһның рәхмәтләренә ирешерлек итеп яшик. 

Бала сорау догасы
"Рабби һәбли минассалиһин" ("И, Раббым, Син миңа изге бала бир).
"Рабби ләә тәзәрнии фәрдәүв-вә әңтә хайруль-вәәрисиин (Әй Раббым! Мине бер ялгызымны калдырма, миңа бер бала бир. Чөнки Син варисларның иң хәерлесе).

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.с.) түбәндәге доганы иртә һәм кичен укыган. 
"Әгүзу бикәлимәтилләһи тәммати мин шәрри мә халәк" ("Әй, Раббым, шайтанның барлык явызлыкларыннан саклавыңны сорыйм. Бәла-казалардан да үзең саклачы). 
Пәйгамбәребез, оныклары Хәсән белән Хөсәенне төрле яманлыклардан саклау өчен, әлеге доганы укыган: 
«Әгузу би-кәлимәти-лләхи-ттәммә; мин кулли шәйтанин уа хамма; уа мин кулли гайнин ләмма» (“Мин сезне ике дөньяда булучы һәртөрле явызлыктан, һәрбер агулы еланнан һәм һәрбер яман күздән саклауны Аллаһка тапшырам). 

"Ш.К."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев