Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Эт hәм сурәт булган йортка рәхмәт фәрештәләре керми

Сорауларга Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

– Хәзрәт, кабер өстен артык зиннәтләү очракларын күрергә туры килә. Динебез моңа ничек карый?
–  Мөселманнар зиратында каберләргә сыннар, курчаклар, фотосурәтләр  куярга ярамый. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә: “Эт hәм сурәт булган йортка рәхмәт фәрештәләре керми”, – диелә. Ә кабер ул – мәетнең йорты. Вафат булган кешегә Аллаһы Тәгалә үзенең рәхмәтен җиткереп торуын теләсәк, андый әйберләр куюдан сакланыйк.  

– Каберне бизәүгә караганда, димәк, дога уку хәерлерәк?
– Кабердә мәетнең сөякләре череп таркала. Ә җан исән. Димәк, күбрәк аның рухына дога укырга, шуңа игътибар итәргә тиешбез. Динебездә мәет өчен сәдака бирү, аның өчен хаҗ кылу, Коръән укып багышлау киңәш ителә. Зиратка барып, каберен чистарту – күркәм эш, тик алар бездән дога өмет итә беренче чиратта шуны онытмаска кирәк.

Дәвамы бар. 

"Ш.К"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев