Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Фәрештәләр синең өчен дога кылсын дисәң

Еш кына кешеләр мәчетләргә сәдака илтәләр дә, үзләре өчен дога кылуны сорыйлар. Дога кыска кылынса, яратмыйлар: «Сәдаканы азсынды, шуңа күрә кыска дога кылды», — диләр. Әйе, мөселманның чит кеше өчен кылган догасы гадәттә кабул була, әмма биредә доганың озынлыгы-кыскалыгы түгел, ихласлылык зур роль уйный. Шуңа күрә дин кардәшләр бер-берсенә доганы кардәше янында булмаган чакта яшерен кылалар.

Ә доганы сорап алу бик үк күңелле эш түгел инде ул. «Мин яхшылык эшләдем, син дә миңа яхшылык эшлә», — дигән принциптан гамәл кылынса, сәдакадә дә, догада да ихласлылык югала, ул Аллаһ ризалыгы өчен булудан туктый, кыйммәте бетә. Аллаһ белән алыш-биреш урынына, кеше белән сәүдә итү килеп чыга. Коръәндә Аллаһы Тәгалә сәдака өчен әҗерне кешедән көтүне (дога кылып булса да) тыя, рөхсәт итми: «Алар әйтерләр: «Без сезне фәкать Аллаһ ризасы өчен генә ашатабыз, без сездән өмет итмибез каршысына безгә бер изгелек итүегезне һәм дога кылыгыз дип тә әйтмибез», — ди. (Коръән 76 сурә, 9 аять мәгънәсе. Ногмани тәфсире). Башка галимнәр дә бу аятьне шул рәвешле тәфсир кылалар. Сәдаканың яшерен бирелүе, доганың яшерен кылынуы бик мөһим. Менә шул шарт үтәлгәндә, синең өчен доганы фәрештәләр кыла башлый. Пәгамбәребез Мөхәммәднең (саллаһу галәйһиссәләм) хәдисләре безне шул хакта искәртә. «Көн саен һичшиксез ике фәрештә төшә һәм аларның берсе әйтә: «Я Аллаһ, кем үз малын изгелек өчен — сиңа буйсыну өчен, гаиләсен тоту, кунакларын сыйлау өчен тота, аның малын арттыр». Икенчесе әйтә: «Я Аллаһ, Аллаһ каршында үз вазифасын үтәүдән баш тарткан саранны һәлак ит, аның малы белән бәйле булган нәрсәне, һәм аның малын да һәлак ит». Күрәбез, ихлас сәдака биргәндә, дога кылынмыйча калмый һәм кемнәндер дога кылуны үтенүгә хәҗәт юк.

Икенче бер хәдис дога кылучы турында: «Мөселманның кардәше өчен ул югында кылган догасы кабул була. Аның башы янында фәрештә тора һәм ул хәерлесен сораганда, аңа беркетелгән фәрештә: «Әмин, сиңа да шуны ук», — дип әйтә. Ике төрле нәтиҗәгәирешелә биредә: син сораган синең кардәшеңә дә, сиңа да бирелә. Кардәшең өчен җәннәт сорыйсың икән, сиңа дә фәрештә җәннәт сорый, кәрдәшең өчен иминлек сорасаң, сиңа да иминлек тели, кичерү сорасаң, кичерелүең өметле, бәрәкәт сорасаң, бәрәкәт озак көттермәс дип ышан. Ә син акча сузгач, үзең барында кылынган догада рия катнашып китә дә аның бәясе юкка чыга.

 

​Фәрештәләрдән дога кылдыруның тагын берничә җиңел ысулы бар әле. Намаз укып бетергәч, урыныңнан кузгалмыйча, Аллаһны зикер итәсең икән, тәхәрәтең бозылганчыга кадәр, фәрештә синең өчен дога кыла: кичерелүеңне сорый. Йокларга ятканда, тәхәрәтле хәлдә ятасың икән, фәрештәнең синең өчен догасы төне буе дәвам итә.

Әдәгез, догаларны фәрештәләрдән кылдырабыз. Кешеләргә ялынмйбыз.

​Рәшит Фәтхрахманов

https://vatantat.ru/2023/01/101468/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X