Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Ислам динендә аракы эчү турында нәрсә диелә?

“Аракы эчүдән бәхетле булган кешене күрсәтегез әле”, – дип сорасак, андый кешене күрсәтүче табылмаячак.

Әмма: “Аракы эчүдән күп зыян күргән һәм бәхетсез булган кешене күргәнегез бармы?” – дигән сорауга күпләр уңай җавап биреп, бик күп мисаллар китерә алачак.

Хәмер, ягъни исерткеч эчемлекләргә карата динебездәге хөкемгә килгәндә, иң элек шуны әйтергә кирәк: ислам дине буенча хәмер эчү ул – хәрам, ягъни Аллаһы Тәгалә катгый тыйган гамәл. Бу хакта “Маидә” сүрәсенең 90 нчы аятендә әйтелә: “Исертә торган эчемлекләр һәммәсе дә, отыш уеннарның һәртөрлесе дә, сыннарга гыйбадәт кылу һәм багучылык кебек нәрсәләр – хәрам, шайтан шөгыленнән булган нәҗес, шакшы эшләрдер. Шул нәрсәләрдән читләшегез, бәлки, Аллаһ газабыннан котылып, бәхеткә ирешерсез” (5:90). Шулай итеп, аракы эчүне Аллаһы Тәгалә кешене бәхетсез итә торган “шайтан гамәле” дип атый.

Кайбер дин галимнәренең аракыны “шайтан сидеге” дип исемләве дә юкка түгелдер... (Шуңа күрә хәмер белән мавыгучылар нәрсә эчкәннәрен чамаласыннар иде).

Димәк, исерткеч эчемлекләрнең асылы – нәҗес, шакшылык, һәм аны эчкән кеше шулай итеп, сидек, ягъни нәҗес эчкән була. Әмма хәмер дигәндә без иң элек аның кеше тормышына салган зарары турында билгеләп үтәргә тиешбез. Бу нисбәттән тугры хәлифә Госман ибне Гаффән фикерен китерү бик урынлыдыр дип уйлыйм. Ул болай дигән: “Әй кешеләр! Хәмердән сакланыгыз, чөнки ул барча начарлыкларның анасы!”.

Ришат хәзрәт Курамшин

"Ш.К."

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев