Хәдис
Пәйгамбәребез: "Исраф вә тәкәбберлектән саклану шарты белән ашагыз, эчегез, садака бирегез вә киенегез!" – дигән.
Хәдиснең мәгънәсе һәркем аңларлык дәрәҗәдә ачык булып, инсаннар өчен үз мәслихәтләрен йөртү хакында төп канун булырга тиешле.
Ашау-эчүдән максат тәннең торышын вә сәламәтлеген саклау икәнлеге дә мәгълүм. Шушы максатка хезмәт итмәгән нәрсәләрне ашау вә эчү, әлбәттә, исраф кылу була. Шуңа күрә пешмәгән камырларны, пешмәгән итләрне һәм, гомумән, ашказаны яки берәр әгъзага зарар бирә вә хасталыкка(авыру) сәбәп була торган ашларны вә эчемлекләрне ашау-эчүнең һәрберсе исрафтыр.
Садака бирү исә ахирәткә карый торган эшләрдән булып, исраф дәрәҗәсенә кермәү вә тәкәбберләнмәү шарты белән гүзәл вә яхшы эш.
Ашау-эчү, киенү исә дөнья вә тән мәслихәтләреннәндер. Кайбер нәрсәләрне ашау-эчү аять-хәдисләр белән тыела вә шулардан башкалары мөбах(хәләл) була. Хәдис шәриф шул мөбах нәрсәләрдә ихтыяр(сайлау мөмкинлеге) бар икәнлеген бәян итә(аңлата). Имам Бохари Ибн Габбас хәзрәтләренең: "Теләгәнеңне аша, теләгәнеңне ки, сине хатага ике нәрсә китерә – исраф яки тәкәбберлек", – дигән сүзен күчерә”. Риза Фәхретдин. “Җәвамигуль Кәлим шәрехе”, 192нче хәдис. 1916.
Йә, Раббым, безне Син нигъмәт кылган нәрсәләрне теләсә ничек исраф итүдән, һәм тәкәбберлек афәтеннән сакласаң иде.
фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев