Кояш баткач, мунча керергә ярыймы?
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Кояш баткач, мунча керергә ярыймы?

Мунча керү әдәбе нидән гыйбарәт? Мунчада нәрсә эшләргә ярый һәм ярамый? Сорауларга «Әл—Мәрҗани» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтахов җавап бирә.

– Мунчада җеннәр яши, диләр. Бу хакмы?

– Әйе, җеннәр оялаган урыннар булырга мөмкин. Ләкин мунчада ут кабынып тору аларны куркыта. Без «бисмиллә» әйтеп, дога укып керәбез икән, Аллаһы Тәгалә безне аларның йогынтысыннан саклаячак.

– Кояш баткач, мунча керергә ярамый, диюләре дә ышану гынамы, әллә инде Коръәндә шулай язылганмы?

– Кояш баегач, мунча керү дигәнне очратканым юк. Көн дәвамында теләсә кайсы вакытта мунча керсәк тә ярый. Тик мөселман мунча керер алдыннан да шуны белеп торырга тиеш: намаз гыйбадәтләрен үз вакытында укырга кирәк. Мунчада озаклап утырып, намазны калдыра күрмик.

– Шәһәрдә яшәүчеләрнең үз мунчасы булмаска мөмкин. Җәмәгать мунчаларына йөрергә кала, димәк. Мөселманнарга андый җирләргә барырга ярыймы?

– Шәһәр мунчасына барырга ярый. Әмма ир-атлар, гаурәт урыннарын каплап, ир-атлар белән, хатын-кызлар да шул ук кагыйдәләрне үтәп, үз җенесләреннән булган кешеләр белән мунча керә ала.

– Мунчада кече йомышны йомышлау җәһәтеннән диндә ни диелә?

– Һәрбер эшнең үз урыны бар. Мунча – парланып, юынып чыгу урыны ул. «Сезнең берегез юына торган урында икенчегез кече йомышын эшләмәсен», – ди пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә. Душмы бу, мунчамы – кайсында да кече йомышны йомышлау әдәпсезлек билгесе санала.

– Мунчада суны ничек кулланырга?

– Мунчада гына түгел, гомумән, исрафлыктан сакланырга кирәк. Исрафлык гөнаһка китерә. «Һәрбер әрәм иткән нәрсә – хәрам», – ди пәйгамбәребез (с.г.в.). Әйтик, юынганда да адәм баласы үзе тешен чистарта, ә бу вакытта краннан су агып тора. Бу – исрафлык.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/07/147588/
© Ватаным Татарстан


Нет комментариев