Корбан бәйрәме: тарихы, традицияләр, Корбан чалу
Ислам календаре буенча Корбан бәйрәме (гарәпчә Гыйд әл-Әдха) Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә башлана. Быел бу бәйрәм 27 майга туры килә.
Ибраһим пәйгамбәрдән килгән гадәт буенча, бу бәйрәм көнне мөселманнар корбан чала.
Бәйрәм тарихы
Бәйрәмнең килеп чыгуы Ибраһим пәйгамбәрнең тормышы һәм аның эш-гамәлләре белән бәйле. Тәүрат традицияләрендә аны Авраам буларак беләләр.
Пәйгамбәрнең 86 яшенә кадәр балалары булмаган, шуннан Исмәгыйль туган. Көннәрдән бер көнне Ибраһим төшендә бердәнбер улын корбанга китерергә тиешлеген күрә.
Аллаһ ихтыярына каршы килергә базмыйча, ул Мина үзәненә килә. Исмәгыйльне корбанга китерергә әзерләнә башлый. Исмәгыйль дә әтисенә каршы килми, Аллаһ ихтыярына буйсына.
Соңгы мизгелдә ул сынауны үттең, тугрылыгыңны расладың, дигән сүзләр ишетә. Корбан тәкәгә алыштырыла. Шулай итеп, Ислам динендә корбан китерү традициясе башланып китә.
Мөселман руханилары Ид әл-Әдха бәйрәменең асылын төрлечә шәрехли. Әмма барысы да бер уртак фикерне әйтә: бәйрәмнең асылы корбан китерү процессында түгел, ә Аллаһ ихтыярына буйсынуда.
Бәйрәмнең мәгънәсе Аллаһка якынаю, аңа иман китерү. “Корбан” сүзе мөселман традицияләрендә “якынаю” дигәнне аңлата. Традиция буенча, Корбан гаете көннәрендә дин юлындагы кешеләр ярату һәм шәфкатьлелек күрсәтергә, мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә тиеш.
Корбан чалу 3 көннең берсендә башкарыла:
беренче көнне (Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә, ягъни 27 майда);
һәм алдагы ике көндә (Зөлхиҗҗә аеның 11 һәм 12 нче көннәрендә, ягъни 28 һәм 29 майда).
Корбан чалу түбәндәге кешеләргә мәҗбүри:
мөселман;
ирекле;
мосафир булмаган;
нисаб күләмендәге малга ия кеше;
бәйрәм көнендә.
Мөселман кешесе корбан чалуны үзе өчен башкара, әмма балигъ булмаган (бәлагатькә ирешмәгән, ягъни җенси яктан өлгермәгән) балаларың өчен корбан чалу мәҗбүри түгел:
- бер сарык (кәҗә) – бер кеше исеменнән;
- я дөя, я сыер – җиде кеше исеменнән.
Корбан чалу ярлы яисә сәфәрдә булган кешегә мәҗбүри түгел (хәтта соңгысы бай булса да).
Корбан чалу вакыты бәйрәмнең беренче көнендә таң вакыты белән керә, әмма җомга һәм гает намазлары үткәрелүче шәһәрләрдә һәм зур авылларда яшәүчеләр өчен ул бары бәйрәм намазыннан соң башкарыла; кечкенә авылларда яшәүчеләр таң ату белән (иртәнге намаз вакыты керү белән) корбан чалу эшенә керешә алалар.
Корбан чалучы кеше түбәндәгеләрне эшли ала:
- итне үзе гаиләсе белән ашый;
- башка кешеләрне ашатырга (бай яки хәерче булулары мөһим түгел) яки аларга итнең бер өлешен бирергә мөмкин;
- итне гаиләсе өчен калдыра.
Әлеге мөмкинлекләрнең һәрберсеннән файдалану өчен итне 3 өлешкә бүлү киңәш ителә, һәм мохтаҗларга бирелгәне өчтән бер өлешеннән дә ким булмаска тиеш.
Корбанга нинди хайваннар ярый?
Корбанга тәкә, дөя яки сыер китерелә. Корбанга ярты елдан да (кайбер чыганаклар бер ел, диләр) ким булмаска тиеш, ул сәламәт, күзгә күренеп торган җитешсезлекләрсез хайван булырга тиеш. Әгәр мөселман кешесенең кулыннан килә икән, бер кешегә бер сарык яки кәҗәне корбан чалу тиеш.
Мөхәммәд с.г.в. әйткән: “Кыямәт көнендә корбан хайваны үзенең мөгезләре, тиресе һәм тояклары белән безнең игелекле гамәлләр арасында булыр. Бу көнне түгелгән кан Аллаһ каршында җиргә җиткәнче, тиешле урынына барып ирешер. Күңелләрегезне чистартыгыз”.
Язма төрле чыганаклар ярдәме белән эшләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев