Корбан итен ничә көндә таратып бетерергә кирәк?
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы, Казан казые (шәригать хөкемдары) Булат Мөбәрәков сорауларга җавап бирә.
– Хәзрәт, корбан чалу кемнәр өчен мәҗбүри?
– Нисаб күләмендәге малга ия булган мөселман кешесе өчен корбан чалу мәҗбүри. Әгәр дә кешенең түлисе бурычлары бар икән, булган акчасыннан шуларны түләргә тиешле сумманы алып калгач, 36 мең сумы калса, кеше корбан чалырга тиеш.
– 36 мең сумлык милек дигәнне төгәлрәк аңлатып китсәгез иде.
– Әйтик, кешенең кулланылмый торган икенче машинасы яки тагын бер фатиры бар ди. Аларның бәяләре шактый югары. Кешенең түлисе бурычлары булмаса, болар да нисабка ия.
– Корбанлыкны ничек дөрес итеп бүләргә?
– Без, гадәттә, өчкә бүлеп, бер өлешен гаиләңә калдырырга, бер өлешен туганнарга яки күршеләргә таратырга йә булмаса аш үткәрергә һәм өченчесен мохтаҗларга бирергә киңәш итәбез. Әмма киләсе айга ит алырга акча ягыннан кысынрак була дип уйласаң, өч өлешен дә үзеңә калдыра аласың. Туганнарга таратып исә туганлык җепләрен ныгытабыз. Мохтаҗларга биреп, аларны сөендерәбез.
– Корбанлык итен ничә көндә таратып бетерергә кирәк?
– Аны шуның кадәр көн эчендә таратып бетерергә дигән нәрсә юк. Ничек булдыра аласың, шулай.
– Зур мал чалынганда үз исемеңнән генә түгел, үлгән әти-әниеңне дә кертергә ярыймы?
– Бу, ваҗиб корбаннан тыш, өстәмә нәфел корбаны да булып чыга. Савабы сиңа да, мәрхүмнәргә дә бара.
– Корбанлыкның тиресен һәм сөякләрен нишләтергә икән дип баш ватучылар да бар?
– Тиресен мохтаҗларга бирергә яки хуҗалыкта кулланырга була, тик сатарга ярамый. Сөякләрен эткә бирегез яки күмеп куегыз.
– Бер хайванны чалганда, икенчесе күреп торса, дөрес буламы?
– Корбаннан китә, әмма савабы азрак була, чөнки хайванны рәнҗеткән кебек килеп чыга.
– Корбан чалмыйча акчасын гына таратырга ярыймы?
– Диндә андый әйбер юк, чөнки монда төп хикмәт корбан чалуда һәм аның канын агызуда. Ә итен мохтаҗларга таратуда.
– Корбанлык алгач, нинди дога укырга?
– Аның аерым догасы юк. Сәдака алгандагы кебек, теләкләр теләп, дога кыласың.
– Гакыйка, нәзер, шөкер корбаны турында да сөйләгез әле.
– Гакыйка бала туганнан соң чалына. Ир балага – ике сарык, кызга бер сарык. Моны җиденче көнгә эшләү хәерле, әмма соңрак булса, гөнаһы юк. Нәзер корбанын берәр көнгә бәйләсәң, әйтик, нәзер булсын шундый көнне дип әйтсәң, шул көнне чалырга тиешсең, көнен әйтмәсәң, аны теләсә кайсы көндә чалырга ярый. Нәзер корбанының итен үзең, әти-әниең, әби-бабаларың, балаларың, оныкларың ашарга тиеш түгел. Таратып бететергә кирәк. Шөкер корбаны исә Аллаһка рәхмәт йөзеннән чалына торган нәфел корбан. Алда санап киткән корбанлыкларны гает корбаны рәвешендә чалырга ярамый, ягъни гает көнендә ваҗиб корбан чалына.
– Корбан чалдыручы нинди ният әйтергә тиеш?
– Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип ниятләргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев