Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

«Мәчеткә барганда авыздан суган, сарымсак исе килмәү хәерле»

Аллаһ йортында булган мөселман кешесе билгеле бер әдәпләрне үтәргә тиеш. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә, мәчетләр Аллаһ Тәгалә каршында иң сөекле урын, диелә. Ә мәчеткә йөрүчеләр – Аллаһның кунаклары. Аллаһ йорты әдәпләре турында Татарстан мөфтие урынбасары, Аксубай районы мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров белән сөйләштек.

– Мәчетләр мөселманнар тормышындагы гаять мөһим урын булып тора. Пәйгамбәребез Мәккәдән Мәдинәгә күчеп килгәч тә, иң әүвәл мәчет торгызган. Бездә дә элек-электән Аллаһ йортына карата үзгә бер җылы караш яши. Намаз укымаган, аның тәртипләрен белмәгән кардәшләребез дә изге йортларның төзелешенә үзләреннән өлеш кертергә омтыла, һәм бу динебездә иң зур әҗер-савап санала. Мәчеткә кереп намаз укучы исә – Аллаһның кунагы. Пәйгамбәребез әйтүенчә, өч төрле кеше Аллаһ Раббыбызның кунагы, алар – изге хаҗ сәфәрендә йөргән, авыруның хәлен белгән һәм мәчеттә булган кешеләр. Ә мәчеттә җәмәгать белән укылган намаз өйдә укылганга караганда 27 тапкырга саваплырак. Хәтта Аллаһ Тәгалә мәчеткә намазга дип чыгып киткән кешенең һәр адымы өчен бер гөнаһын кичерер һәм дәрәҗәсен күтәрер. 

– Сәдаканың да иң саваплысы мәчеткә бирелгәнеме? 
– Мәчетләр намаз уку гына түгел, тәрбия һәм гыйлем бирү, рухи азык һәм тынычлык алу урыны да. Шулай ук гыйбадәт йортларында бик күптөрле социаль проектлар тормышка ашырыла, мәдрәсәләр эшләп килә. Болар әлбәттә бик күп чыгымнар таләп итә. Аларның эшчәнлеген алып баруда ярдәм иткән, үз малыннан өлеш чыгарганнарга Аллаһ Тәгалә бик зур әҗер-саваплар вәгъдә кыла. Коръән Кәримдә дә Ул: “Аллаһ йортларына гомер һәм хәрәкәт бирүчеләр, Раббыларына иманлы булучылар, намазларын торгызучылар, зәкятләрен бирүчеләр, Аллаһтан гайре һичкемнән курыкмаучылар – туры юлда йөргән колларым”, – дип сыйфатлап әйтә. Хәлебездән килгәнчә, булдыра алганча, Аллаһ йортларын карап торсак иде. Сәдакаларыбызны да рия рәвешендә түгел, ихластан, Аллаһ ризалыгы өчен бирсәк хәерле булыр. Игелекле гамәлләребез өчен кыямәт көнендә әҗерен дә алырбыз, иншалла. 

– Мәчеткә барган кешенең һәр адымы өчен савап языла, дидегез. Бу дин сабагы алырга баручыларга да кагыламы? 
– Гыйлем алу динебездә фарыз булып тора. Көзге кыр һәм бакча эшләре тәмамлангач та, мөселман кардәшләребез, бигрәк тә әби-апаларыбыз, балаларыбыз мәчеткә дин дәресләренә йөри башлый. Дин нигезләрен, шәригать хөкемнәрен, әхлак кагыйдәләрен, гарәп телен, пәйгамбәребезнең тормышын өйрәнү – күркәм гамәл. Анда гыйлем алып кына калмыйча, мәчеткә баргандагы һәр адым өчен әҗер-савапка ия булабыз. 

– Ястү һәм иртәнге намазларны мәчеттә уку аеруча саваплы, диләр. Хәдисләрдә моңа дәлил бармы?
– Аллаһ Тәгалә йөкләгән биш вакыт намазны җәмәгать белән мәчетләрдә укый алсак, бу бик тә саваплы. Рәсүлебез бер хәдисендә: “Караңгы төндә мәчетләргә баручы өммәтемдәгеләр кыямәт көнендәге сәгадәт-нур белән шатлансыннар”, – дигән. Кем ястү намазын җәмәгать илә укый, ул ярты төн намаз укыган төсле булыр, кем иртәнгесен укый, төне буе укыган кебек була, дигән ул.

– Мәчет намазы турында да сөйләсәгез иде.
– Бу – нәфел намазы. Мәчеткә килгәч, аны сәламләп ике рәкәгать намаз укудан гыйбарәт. Укысак, савапка ирешәбез, билгеле бер сәбәп белән укымасак, гөнаһысы юк. Әмма мәчет әдәпләренә күрә, укысак яхшы була. Мәчеткә кергәндә сөннәт намазы, әйтик, өйлә намазына керешелеп, азан әйтелә торган булса, аны укысаң да, мәчет намазы өстеңнән төшә торган була.

– Тагын нинди мәчет әдәпләре бар?
– Мәчеткә барганда чиста, пөхтә кием кию, авыздан суган, сарымсак исе килмәү хәерле. Гыйбадәт йортында дорфа итеп, кычкырып сөйләшү килешми. Хәтта Пәйгамбәребез Коръәнне дә кычкырып укуны тыйды. Гауга, фетнә чыгарудан сакланыйк. Намаз укый торган кешенең алдыннан узарга ярамавын да истә тотарга кирәк. 

– Хатын-кызлар мәчеткә барып намаз укый аламы? Тәравих намазыннан кала.
– Пәйгамбәребез бер хәдисендә, хатын-кызларны мәчеткә килүдән тыймагыз, дигән. Гаурәтләр капланган килеш, ислам әдәбенә туры килгән хәлдә мәчетләргә килеп, намаз укуны, вәгазьләр тыңлауны беркем дә тыя алмый. Хатын-кызларыбыз сәбәпле, балаларыбыз, оныкларыбыз намазга баса, иманлы булып үсәләр бит. 

– Хәзер күп авылларда ураза аенда авыз ачтыру мәҗлесләрен, никахларны мәчетләрдә оештыра башладылар. Авыз ачтыру мәҗлесләрен, никахларны  мәчеттә уздыру саваплыракмы әллә?
– Соңгы вакытта күп кенә мәчетләрдә, алар янында корып куелган махсус биналарда дини мәҗлесләр еш оештырыла. Бу халыкны мәчеткә җәлеп итүнең бер чарасы да. Ифтар мәҗлесләреннән соң халык өенә китәргә ашыкмый, тәравих намазына кала. Бәлки ул әле намазга басмагандыр, ураза гына тота башлагандыр. Шушы мәҗлестән соң аның һичшиксез намазга басу теләге туар. Ә өйдә Коръән ашы үткәрү, җыелышып туган нигезгә дога кылу шулай ук бик саваплы. Әби-бабаларыбыздан килгән бу гореф-гадәтне онытмасак иде. 

– Тарихыбызга күз салсак, мәчет манаралары аударып ташланган чорлар да булган һәм шул манараларны кисүчеләрнең язмышлары аяныч тәмамланып, алар турында, Коръән тотты, халыкның каргышы төште, дигәннәр. Коръән түгел, Аллаһның ачуы дип карарга кирәктер инде моңа?
– Андый хәлләр чынлап та булган. Соңыннан сөйләүләренчә, манараны кисеп аударырга җөрьәт иткән кешеләр, каргалып, ләгънәтләнеп, төрле хәерсезлеккә юлыкканнар. Бу эштә берничә кеше катнашкан булып, өлкән буын, монысының кулы корыды, монысы кулын өздерде, дип бармаклап санап күрсәтә иде. Әтием 3-4 яшьлек бала гына булса да, туган авылы Иске Ибрайдагы Тимерәй мәчетенең манарасы киселгән көнне яхшы хәтерли. Мәчет манарасы сыкрап ауды, тузан күтәрелде, бөтен халык елый, үкси, үзем дә манара ни икәнен белмәсәм дә: “Манала”, – дип акырып елаганмын, дип сөйли иде. Кызганыч, халкыбыз мондый мизгелләрне күп кичергән шул. Алдагы көннәрдә шул чорлар кабатланмасын, бу хәлләрне күрергә язмасын иде. 

http://shahrikazan.ru/news/din/mchetk-yrchelr-allany-kunaklary

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X