Намазны гель-лаклы тырнак, бизәнгән бит, буялган чәч белән укырга ярыймы?
Намаз хак диннең икенче баганасы булып тора. Аңа бәйле сораулар да бик күп.
Гыйбадәтне ничек дөрес итеп башкарырга? Биш вакыт намазны вакытында укый алмасаң нишләргә? Адәм баласы өчен намазның хикмәте нәрсәдә? Бу һәм башка сорауларга җавапны Раил хәзрәт ФӘЙЗРАХМАНОВтан белештек. ( «Ватаным Татарстан»)
– Соңгы арада намазны демонстратив рәвештә, кешегә күрсәтеп уку модага әверелеп китте кебек. Намаз укыганыңны күрсәтүне кирәк дип табалар. Намазны шулай кешегә күрсәтеп ачыктан-ачык, хәтта мактанып уку дөресме? Бу гөнаһ саналамы?
– Кызганыч, мондый күренеш киң тарала башлады. Гомумән, изге эшләрне күрсәтү турында сүз бара. Моның куркынычы нидә? Кеше моны рия (гамәлләрне кеше күрсен өчен кылу) максатыннан башкарырга мөмкин. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) күркәм хәдисендә дә: «Сезнең өчен иң куркынычы – рия. Ул кара кырмыска ташка менгән кебек йөрәккә керә», – ди. Кеше аны сизмәскә дә мөмкин. Бер күрсәтә, ике… Шуңа ияләшеп китәсең. Көннәрдән беркөнне кешенең бу изгелекне кешегә күрсәтмичә эшләү теләге дә калмый. Шуның белән без изге гамәлнең мәгънәсен юкка чыгарабыз. Чөнки ният – Аллаһы Тәгаләдән әҗер-савап алу түгел, кешедән мактау, хуплау көтү. Аллаһ каршында мондый гамәл тузандай юкка чыгачак. Намаз булсынмы, хаҗмы, сәдака бирү булсынмы, мондый гамәлләрдән әҗер-савап алу өчен аларны яшерен башкару хәерле.
– Намазны гель лаклы тырнак, бизәнгән бит, буялган чәч белән укырга ярыймы?

– Кул астында су булмаган очракта, дымлы салфеткалар кулланып кына тәһарәтләнү рөхсәтме?
– Юк. Намаз укуның төп шартларының берсе – тәһарәтле булу. Иң элек без чиста су белән тәһарәт алырга тиеш. Су юк икән, тәяммүм кылына. Аның тәртибе болайрак: җиргә ике кулның учы белән сугу; учлар белән йөзне сыпыру (мәсех кылу); янә шулай җиргә сугып, терсәкләргә кадәр кулларны сыпыру (мәсех кылу). Йөзгә, кулларга мәсех кылганда, тәһарәт алгандагы кебек үк, су тияргә тиешле барлык җирләр дә сыпырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев