Ни өчен күпчелек вәгазьләр куркытуга корылган?
Кешене куркытып түгел, дин тотуның матур яклары, җәннәт белән кызыктыру нәтиҗәлерәк булыр иде.
Әлеге сорауга Рамил хәзрәт Бикбаев җавабы:
–Динебездә кеше әгәр берәр хата эшләнүен яки берәр изге гамәл кылынмавын күрсә, аңа битараф калу зур гөнаһ булып санала. Шунлыктан, мөселман кеше кайда хата күрсә яки инде берәр изгелек эшләнмәвен күрсә, ул аны нәсыйхәт кылырга, бу эшне эшләргә чакырырга яки гөнаһ эшне кисәтергә бурычлы. Бу – мөселман кешесе өстендә фарыз кифая булып тора. Әлбәттә, кисәтү дип әйткәч, аның да үзенең дәрәҗәләре бар. Кеше гөнаһны, гомумән гөнаһ икәнен белмичә, эшләргә, изгелекне дә шулай ук, изге гамәл икәнен белмәгәнгә, кылмаска мөмкин. Әйтик, шул сәбәпле намаз укымаска, ураза тотмаска мөмкин. Шуңа күрә иң элек кешегә матур итеп аңлату, төрле юллар белән кызыктыру, күркәм нәсыйхәт кылу кирәк. Әгәр инде болар йогынты ясамаса, кеше азып, сансызланып явызлык кыла икән, әлбәттә, бу очракларда ныграк кисәтү, җәһәннәм белән кисәтү дә урынлы булып тора. Ризаэтдин Фәхретдин үзенең хәдисләр китабында шушы кисәтүнең сигез дәрәҗәсен билгели. Беренче өч дәрәҗәсе ул – иң элек күркәм итеп кешегә аңлату, бәлки белмидер, әгәр дә ул да үтәлмәсә, бу очракта инде аны вәгазь-нәсыйхәт кылу, әгәр ул да үтәлмәсә, аннан да төзәлмәсә, җәһәннәм белән, Аллаһның ачуы белән кисәтеп, кешегә ныклык белән вәгазь кылу дип әйтелгән.
Фото: https://pixabay.com/
http://baltaci.ru/news/din-%D2%BB%D3%99m-tormyish/ni-chen-bezd-kpchelek-vgazlr-kurkytuga-korylgan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев