Фердинанд Сәлахов: “Сигез айлык вакытында кулымда үземнең улым үлә язды..."
Әллә җиңел сөякле һәм хәрәкәтчән, әллә инде тормышка карашы шундый булганга, аңа үз яшен бирү генә түгел, бабай дип тә әйтергә тел әйләнми Аңа һич кенә дә 65не биреп булмый! Шул яшенә җитеп, бик күп сынаулар узган, көчле авыруларны җиңгән әлеге шәхес – танылган җырчы Фердинанд Сәлахов безнең “Кунак бүлмәсендә” – кунакта!
– Фердинанд абый, сүзне исемегездән башлыйк әле. Татар өчен сирәк очрый торган исем бит...
– Үз исемемә 22 яшемдә ияләштем. Армиядә Алексеевск районыннан Фердинанд Фәтхетдинов дигән бер егет белән хезмәт иттем. Аңа гел Фердинанд дип йөри-йөри, үзем дә ияләштем. Авылда исә мин Хәмзә булып үстем, авыл халкы йә энем белән икебезне бер исемдә, йә әни исемен кушып «Зәйнәб малае» дип атый иде. Хәзерге көнгә кадәр тамашачылар да: «Сәлахов, кем әле син, исемең ничек әле?» – диләр. Фамилиям һәрчак исемемнән алда йөрде.
Бу исемне әти кушкан дип уйлый идем. Без Мәскәүдә яшәдек. Андагы күршеләрнең Фердинанд исемле малайлары булган. Шул малайның исеме ошый иде миңа дип, әнкәй кушкан икән. Ул бу хакта миңа үләр алдыннан гына әйтте.
- Ә кушаматыгыз бар идеме?
– Медицина институтын ташлап, консерваториягә кергәннән соң, “Шаляпин” дип йөрделәр. Кечкенә вакытта “интеллигент” дип йөртәләр иде, анысы әтидән башланды. Яхшы укый идем, әйберләрем дә һәрчак тәртиптә иде. Энекәшләр китап-дәфтәрләремне алып, туздырып уйныйлар, мин шуңа елап утыра идем. «Ник елыйсың?» – диләр» Мин аңлатам инде. Шуннан әти энекәшләргә: «Ник тиясез шул интеллигент нәгаләтьнең әйберләренә. Уйнар әйбер беткәнмени сезгә!» – ди.
– Җырга сәләтегез кечкенәдән булган бит инде. Ник медицина өлкәсен сайладыгыз?
– 10нчы сыйныфта укыганда мине Апаска, Казанга, башка районнарга төрле конкурсларга җибәрәләр иде. Бер тапкыр Казанга конкурска килгәч, әтинең сеңлесе мине бер танылган артистка тыңлатып карады. “Тавышы юк, булырга да мөмкин түгел”, – диде теге. Мәктәпне тәмамлагач авылдан шәһәргә китү мең бәла, паспорт бирмиләр иде. Колхоз рәисе мин җырлап йөргәч, авылга клуб мөдире кирәк булыр дип, паспорт алырга белешмә бирде. Мин, авылдан чыгып киткәч, “шыпырт” кына медицина институтына барып кердем. Болар мине мәдәният институтында укый дип беләләр инде. Белешмә дә сораучы юк. Ничек ул вакытта кешегә шул кадәр ышанып булгандыр?! Ни генә әйтмә – чиста заман булган инде.
Дүртенче курска кадәр укыдым да, «минеке түгел бу» дигән фикергә килдем. Җырлыйсым килә иде, күңел дә гел сәхнәгә тартты. Консерваториягә килдем. Ләкин биредә хәрби кафедра юк, анда укыр өчен армиягә бару кирәк иде. Нәҗиб Җиһанов: “Армиягә бар – туп-туры үземә кайт», – диде. Укыганда, психиатриядә төнлә эшли идем.
Дәвамы: "Шәһри Казан"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев