Чәчүлек бәрәңге картайган. Нишләргә? Бакчачы киңәшләре
Бәрәңге утыртырга ниятлисез, әмма чәчүлек орлык “картайган”мы? Димәк кичекмәстән алыштыру зарур. Чәчүлек бүлбеләрне җитештерүнең берничә ысулын тәкъдим итәм.
Эре бәрәңгедән мини-бүлбе үстерү
Чәчүлекне яңартуның иң җиңеле – клонлаштыру алымы. Яз көне базда эре бәрәңгеләр “качып” калып, җәен үреп, тамырчыклар җибәреп, көзгә чаклы ботакчыкларында күпсанлы бик вак бәрәңгеләр үстереп куюына кайсыбыз юлыкмаган? Баз чистартканда, шәлперәйгән йә таш булып каткан “әнкә” бәрәңгесе белән бергә чыгарып ташларга күнеккәнбез.
Ә юкка! Нәни бүлбечекләрне җыеп киптереп, киләсе язгача сакласак, чиста, чирсез, бер дигән утырту материалына ия булачакбыз. Шулардан киләсе җәйдә супер-суперэлита үстереп алырга була. Димәк, иң әйбәт уңыш бирә торган берничә сортлы бәрәңгенең иң эреләрен сайлап алып, махсус рәвештә базда калдырырга кирәк булачак. Сортлары буталмасын өчен, төрле урыннарга салырга онытмыйк. Ара-тирә базга төшеп, дымландырып торсак, нәни бүлбеләр эрерәк булыр.
Мини-бүлбеләрне чыбыкчадан үстерү
Бәрәңге чәчәк атып бетергәч, иң көчле төптән берничә сабак кисеп алабыз, аларның очын һәм төп өлешен кисеп атканнан соң, 3-4 сантиметрлы кисәкләргә бүлгәлибез, һәркайсында яфрагы булуы мәҗбүри. Чыбыкчаларны дүрт сәгать буе алсу төстәге марганцовка эремәсендә чылатабыз. Кичен аларны күләгәле урындагы түтәлгә, рәт араларын 20 см, үсенте араларын 3 см калдырып тезеп утыртабыз. Чыбыкча утыртылганда, яфракларның вертикаль рәвештә басып калуы, өчтән ике өлешенең туфракка күмелүе мәҗбүри. Яфрак уентыгы бөресе 1 см тирәнлектә күмелгән булырга тиеш. Түтәлне мүлчәләп, әйбәтләп су сибәбез. Өч атнадан яфраклар саргая, корый, ә уентыкта нәни бәрәңгеләр ярала башлый. Утыртканнан соң бер ай узгач, чыбыкчаларны тамыры белән казып алабыз, нәни бүлбеләре җыеп киптереп, яшелләндереп, киләсе язда үтырту өчен бик яхшы сыйфатлы супер-суперэлита чәчүлек орлыгына ия булачакбыз.
Чәчүлек бүлбеләрне эре бәрәңгенең югары өлешеннән үстерү
Бу алымны үз бакчабызда “Ред-Скарлет” сортында сынап карадым. Нәтиҗәсе шаккаткыч: язын 13 чиләк бәрәңге утыртып, көзен 52 капчык уңыш җыйдык! Апрельдә эре бүлбеләрнең өске өлешен 4-5 см калынлыкта кисеп алып, дымлы пычкы чүбенә күмеп үреттем, тамырландырдым. Атнага ике мәртәбә җылы су бөркедем. Өч атнадан бүлбеләр түтәлгә утыртырга әзер иде. Тирән күмдермәдем, бик тиз тишелделәр, төбен биек итеп өеп, утап, корткычлардан саклап үстердек. “Престиж” белән эшкәртеп утыртканга күрә, колорадо коңгызы, каты корт зарарламады. Бер төптән 25-28 данә эре бәрәңге чыкты.
Чәчүлек бәрәңгене үрентедән үстерү
Бу алымга очраклы рәвештә тап булдым. Бер елны фатирыбызның караңгы бүлмәсе почмагында онытылып калып, бөрешеп каткан бәрәңгеләрнең ярты метрлы үрентеләрен сындырып алып, бакчага өе артындагы уйсулыкка илтеп салдым. Тирә-юньне ямьсезләмәсеннәр дип, өсләренә берничә көрәк туфрак аттым һәм алар хакында оныттым. Карлыган җыярга аралыкка керсәм, аяк астында бәрәңге үсентеләре тезелешеп тора, куе яшел булып үсеп маташалар. Бакчада эш баштан ашкан, кара көзгәчә алар хакында уйлап та бирмәдем. Ә кышка керер алдыннан карлыган төпләрен казыганда, бу чүплекне тузгытып аттым. Үз күземә үзем ышанмыйча торам: ташландык үрентеләрдән әллә ничаклы бәрәңге үскән! Күбесе әстерхан чикләвеге чаклы, тавык йомыркасы зурлыгындагылары да бар, ваклары – исәпсез күп. Икенче язда бәрәңге үрентеләре белән тәҗрибә үткәрдем. Апрель башында кардан ачылган түтәлгә көл, черемә салып казыдым да, үзем алдан әзерләгән тамырлы үрентеләрне, өчтән бер өлешен өскә чыгарып калдырып, авыш итеп җиргә күмдем. Тукылмаган материал каплап кыраудан сакладым.
Су сибеп, ашлап, тәрбияләп үстердем. Ул җәйдә чиста, матур, түм-түгәрәк, иң мөһиме – чирсез утырту материалы үстереп алдым. Әгәр кыйммәт бәягә сатып алынган, саны күп булмаган яңа сорт бәрәңгене, аз чыгымнар тотып үрчетергә уйласагыз, бу ысул отышлы. Бер данә эре бүлбедән сындырып җыелган үрентеләрдән бер сезонда 40-45 төп бәрәңге үстерергә була. Бәрәңгене якты, җылы, дымлы урында үрдерү отышлы, чөнки алар нык була, тиз арада тамырчыклар һәм яшел яфракчыклар җибәрә. Апрель ахыры – май башында теплицадагы җылы, дымлы һәм кояшлы мохит моның өчен бик кулай. Ә караңгыда үрегән бәрәңгенең дилбегә буе аксыл сабакчыкларын, берничә бөреле кисәкчекләргә бүлеп, очын җир өстендә 1 см чыгарып калдырып утырту отышлы. Бу ысул белән бәрәңге үстереләсе туфракның йомшак, уңдырышлы, чүпсез булуы шарт. Моннан тыш, атнасына бер мәртәбә (чиратлаштырып) ачытылган үлән һәм черемә, көл суы, биогумус кебек сыек ашламалар белән тукландыру зарури. Көзен бәрәңгеләрнең бик вагын да җыеп алып, кышка саклауга куябыз.
Күргәнегезчә, беркадәр тырышлык куйганда, зур чыгымнар тотмыйча да, өстәлләребез түреннән төшмәгән, туклыклы һәм файдалы “икенче икмәк”нең чәчүлек материалын савктырырга, яңартырга, сыйфатын күпкә яхшыртырга, шул рәвешчә, елның елында мул уңышка исәп тотарга була.
Хәмидә Гарипова,
Казан.
http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/chchlek-blbe-iteshter-serlre
https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев