Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Чучкага чума кирәкми

Россиядә Африка дуңгызы чумасы эпидемиясе буенча хәлләр кискен тора. Ростов, Волгоград, Түбән Новгород, Төньяк Осетия, Дагыстан Республикасы, Ставрополь, Оренбург өлкәләрендә әлеге чир очраклары табылган. Шөкер, Лениногорск районы территориясе дуңгыз комплексларында хәл тыныч. Тик шулай да уяулыкны югалтырга ярамый, шул уңайдан кайбер кисәтүләрне дә онытмаска: - әлеге куркыныч чир шәхси хуҗалыклар...

Россиядә Африка дуңгызы чумасы эпидемиясе буенча хәлләр кискен тора. Ростов, Волгоград, Түбән Новгород, Төньяк Осетия, Дагыстан Республикасы, Ставрополь, Оренбург өлкәләрендә әлеге чир очраклары табылган. Шөкер, Лениногорск районы территориясе дуңгыз комплексларында хәл тыныч. Тик шулай да уяулыкны югалтырга ярамый, шул уңайдан кайбер кисәтүләрне дә онытмаска:

- әлеге куркыныч чир шәхси хуҗалыклар һәм вак товарлыклы хуҗалыклар белән бәйле булганга күрә, дуңгызларны тышкы абзарга чыгармаска һәм пешеп җитмәгән азык калдыклары белән тукландырмаска;

- хайваннарны тулы рационлы сыйфатлы азык белән тәэмин итү мөһим, шулай ук яхшы санитар шартлар да булдырырга;

- ветеринария белгечләре карап тикшерү үткәрмичә, дуңгызларны суймаска һәм юк итәргә дә ярамый;

- Дәүләт ветеринария хезмәте планлы рәвештә шәхси хуҗалыкларда классик дуңгыз чумасына каршы вакцинация ясый. Аның өчен бөтен булган дуңгыз башын тәкъдим итү - хуҗаларның вазифасы;

- дуңгыз ите продукциясен бары тик ветеринар-санитар экспертиза аша үткән җирдән генә алырга;

- һәр продукциянең маркасы һәм җитештерүнең төргәге (упаковка) булырга тиеш;

- иясез дуңгызчылык продукциясен алырга түгел, бигрәк тә санкцияләнмәгән урыннардан сак булырга;

- тиеш булмаган урында суелган итне реализацияләргә ярамый;

- дуңгыз итеннән алынган продукцияне ашар алдыннан термик яктан эшкәртергә;

- чучка һәм кабан дуңгызларының үлемендә Африка чумасы вирусы белән охшаш яклары бар икәнен белеп алсалар, кичекмәстән дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә 2-70-04 телефоны аша хәбәр итергә;

- шәһәр һәм авыл халкының әлеге чумага кагылышлы сораулары, проблемалары туса, Лениногорск дәүләт ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итә алалар.

Авыруның билгеләре

Вирус интенсив рәвештә - югары контагиоз дәрәҗәсендә сизелә башлый, тиз үтеп тә китә. Инкубация чоры - 5-7 көн.

Хайван төшенке, боек халәттә була, колак, танау, корсакта, муенның түбән өлешендә кызыл-шәмәхә таплар барлыкка килә. Сулышы ешая, кайбер очракта йөткерә башлый. Озакка сузылган эч кибү рәвешендә ашкайнату системасы бозыла.

Әлеге авыру авыр формада күзәтелә - температурасы 40-42 градуска җитә, тыны кысыла, хайван ятып кына тора, 24-27 сәгатьтән соң үлеп тә китә. Шулай ук кайбер очракта 24-48 сәгать кома хәлендә булырга мөмкин, температурасы да нормадан түбән төшә һәм 4-10 көннән үлә.

Кыргый һәм йорт дуңгызлары, кабан дуңгызлары Африка чумасы вирусына бирешүчән. Сәламәт хайванны вирус йөртүче белән бергә тотканда, ул да чирне йоктыра. Терлек азыгы, көтүлекләр, бөҗәкләр, кыргый кошлар - менә болар куркыныч инфекцияне таратучылар.

Лениногорск районы территориясендә Африка дуңгыз чумасын булдырмау максатыннан кайбер чаралар күрергә кирәк:

- кыргый хайваннарның клиник халәтен күзәтеп торуны оештырырга;

- Африка дуңгызы чумасы куркынычы килеп чыгу чорында республика территориясендә кыргый кабаннарны ату (аулау) тыела.

Кабан дуңгызларының күпләп үлеме ачыкланса, кыргый кабаннарның үләксәләре беленсә, Лениногорск дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләренә хәбәр итегез. Телефоны: 2-70-04

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев