Ит исен тоя белегез!
Интернет челтәрендә ризык сыйфатын ачыклар өчен нинди генә киңәшләр бирмиләр. Кайберләрен уку белән күңелдә шик туа. Андагы кайбер киңәшләргә карата белгеч аңлатмасын китерәбез.
Сыер ите
Интернет. Ит кисәгенә бармак белән басып карарга кирәк. Ул яңарак кына чалынган булса, кисәге нык, тыгыз була, андагы бармак эзе тиз юкка чыга. Ә менә берничә көн дәвамында яткан ит кисәге шәлперәйгән кебек күренә, кул белән тотканнан соң ябышкакланып тора.
Белгеч киңәше. Итнең үзенә күрә бер исе бар. Сатып алганда менә шул ит исен тоя белү кирәк. Лампочка яктысында иттә перламутр ялтыравыклар күренгән кебек була. Кайберәүләр моңа шикләнеп карый. Бу ит сыйфатсыз дигәнне аңлатмый. Итне сатып алганда, аңа кулыгыз белән кагылып карагыз, сүле бармагыгызга ябыша икән, бу иртән яисә кичтән генә суелган ит дигәнне аңлата. Ә менә берничә көн торган иттән, үзгә ис килүдән тыш, аның кисәкләре төсен югалткан кебек күренәчәк.
Балык
Интернет. Керкә (форель) балыгын алырга уйлыйсыз икән, күзенә карагыз, ул “ялтырап” торырга тиеш. Тәңкәләренә зыян килмәгән, саңаклары кызгылт кебек күренә икән, бу аның яхшы булуын белдерә. Сулы савытка салып та сыйфатын белергә була. Балык төпкә бата икән, димәк, ите тәмле, яхшы сакланган.
Белгеч. Алда әйтелгәннәргә шуны өстисе килә: балыкның туңдырылганының да, суытылганының да корсак куышлыгындагы мае ак төстә була. Саргылт төстә икән, димәк, балыкны күптән саклауга куйганнар. Моннан тыш, берничә тапкыр җебетеп, туңдырган булулары да бар. Әгәр дә балыкның чистартылганын алырга туры килсә, тыгыз итле кисәккә, җиңелчә генә перламутр ялтыравыклар күренгәненә өстенлек бирегез.
Атланмай
Интернет. Атланмайның сыйфатын тикшерү өчен аны кайнар суга салып карарга кирәк. Эреп, су өстендә йөзеп йөри икән, димәк, чын май. Ә менә маргарин булса, өлешләргә бүленәчәк.
Белгеч. Чыннан да, спред белән майны аеруның төрле юллары бар. Сатып алганда аларны тәмләп карарга киңәш ителә. Атланмай, авызга капкач, эреп юкка чыга. Тагын бер юлы – монысын инде өйдә тикшерү кирәктер. Туңдыр-гычка куелган атланмайны кисеп карагыз. Атланмай икән, кисәк булып ватылачак, маргарин булса, уалып китә-чәк.
Бал
Интернет. Балны кәгазьгә ягабыз. Әгәр дә ул җәелеп, тап барлыкка килә икән, димәк, бу балда су бар. Балга бераз гына аш серкәсе кислотасы тамызып карарга кирәк, чыжылдый икән, шикләнергә кирәк. Чын бал суда эреп бетәргә, бернинди дә төерләр калырга тиеш түгел.
Белгеч. Бал турында сөйләшәбез икән, монда инде төгәл генә киңәш бирү дә кыен. Чөнки күп нәрсә аның составыннан тора. Кайберәүләр, чын бал көзгә кергәндә утырырга тиеш, ди. Тик кортлар нинди нектар җыя бит. Кайбер елларда бал тиз генә утырмаска мөмкин, бу аның составында фруктоза күп булуын белдерә. Моннан тыш, нинди чәчәктән җыюларына карап, төсе дә үзгә була.
Фото:https://pixabay.com
https://kiziltan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев