Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

ХӘТЕРНЕ НЫГЫТУ ЧАРАЛАРЫ

Дистәләгән саннар җыелмасын хәтерендә тотучыларның күз алдына китерү сәләте шактый көчле була. Алар саннарны үсемлек, хайван, берәр предмет рәвешендә исендә калдыра икән. Мәсәлән, 2 — аккош, 6 — йозак, 8 — агач курчак һ.б.

 

 

Хәтер начараюга кан йөреше акрын булу да сәбәпче. Шуңа да хәрәкәтләнергә, спорт белән шөгыльләнергә тырышыгыз.

Кул эшен (бәйләү, чигү) әбиләр шөгыле дип кенә кабул итмәгез. Алар да баш мие эшчәнлеген көчәйтә.

Белгечләр, текстны истә калдыру өчен эфир майлары, исле шәмнәр булыша, дип саный. Имтиханга әзерләнүче, шигырь ятлаучыга тәмле ис чыгарырга кирәк.

Хәтерне гел эшләтеп тору ярдәм итә. Исемне, телефон номерын, сүзнең мәгънәсен оныткансыз икән, шундук телефоннан эзләмәгез. Башта исегезгә төшерергә тырышыгыз.

Әдәби китап укыгач, аның эчтәлеген, төп геройларын языгыз. Вакыт узгач, теркәгәннәрегезне алып карап, исегезгә төшерегез.

Текстның мәгънәсенә төшенмичә генә ятлау хәтерне яхшыртмый. Мәгънәсен аңлап, ул озак истә калырлык итеп ятларга кирәк.

Көнгә бер кечкенә шигырь ятларга була.

Психологлар фикеренчә, чит тел өйрәнү — акыл зәгыйфьлегеннән иң яхшы профилактика чарасы. Ул хәтерне дә ныгыта.

 

https://vk.com/irekmaydani

Фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев