Кырмыскадан ничек котылырга?
Кирәкле киңәшләр.
Бу җитез, эшчән, әрсез бөҗәкләр, җимеш агач-куакларына, розаларга, пионнарга аларның сутларын суыручы туймас тамаклы гөбләләрне ташып тутыралар.Теплицадагы кыяр, борыч, баклажан түтәлләренә оя ясап, үсемлекләрнең яшь тамырларын кимереп, бакчачыларның үзәгенә үтәләр. Кырмыскалар белән җәй буе көрәшергә мәҗбүрбез.
Кырмыскалар укроп, сарымсак, гөлбадран, петрушка, сельдерей, бөтнек, мелисса, календула, бәрхет гөл, әрем исен өнәми.
Корткыч бөҗәкләрдән котылу өчен, 4-5 банан кабыгын ваклап, 2 л суда 4 чәй кашыгы бор кислотасы эретелгән кушылмага салыгыз. Бер тәүлек тоткач, җимеш куаклары төпләренә, теплицалардагы кырмыска ояларына таратып чыгарга.
1 чәй кашыгы бор кислотасына шулчаклы ук шикәр комы өстәп, 1-2 кашык кайнар суда эретеп, сай савытка салып, кырмыскалар сукмагына куярга була. Бор кислотасы аларның нерв системасын зарарлый, параличлап үтерә, дип язалар.
Әгәр җимеш агачы ботакларында яки роза чәчәкләрнең сабакларында кырмыскалар тыз-быз чабышса, 1 литр суга 10 мл нашатыр спирты салып болгатып, өсләренә бөркергә, агач-куак төпләренә сибәргә була.
Бу азотлы ашлама үсемлекләргә зыян китерми, ә корткычларны кырып сала. Кызганычка күрә, ул файдалы бөҗәкләрне, туфрактагы яңгыр суалчаннарын да юк итә.
фото: ясалма интеллект ярдәмендә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев