Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
Җиңүне якынайттылар

94 яшьлек Галия Миңлеголова: “Сабантуйга җыенып чыккач, сугыш башланганын белдек”

Сугыш башланган көн аерым ачык булып хәтерендә саклана Галия апаның.

Сакланмаслык та түгел, ул вакыт бөтен авыллар буйлап ямьле бәйрәм – Сабантуйлар үтә торган чак булган бит.

“Без иртүк торып, бөтенебез бергә Сабантуйга барырга әзерләндек, булган матур күлмәкләребезне кидек, бөтен авыл шулай бәйрәмгә кузгала иде бит. Инде өйдән чыгып барганда, бер күршебез йөгереп керде, “беркая да бара алмыйбыз, сугыш башланган”, диде. Шул ук көнне авылдан берничә ир-атны, егетне фронтка алып та киттеләр, аннары берничә көн эчендә авыл бөтенләй ир-атларсыз калды диярлек”,- ди Галия апа.

Бүгенге көндә дә тормыштан ямь табып яшәүче, иртән уянгач та, кызларын үзе чыгарган шигырен сөйләп сөендерүче Галия апа Миңлеголова 94 яшен тутырган. Ул районыбызның Зәй-Каратай авылында туып-үскән. Әтисе Хаҗиәхмәт һәм әнисе Маһинур искиткеч тырыш, кулларыннан гөлләр тама торган булдыклы, заманына күрә гыйлемле кешеләр булганнар.

Тәртипле, уңган әти-әни балаларын да кече яшьтән шушындый итеп тәрбияләгән. Ә гаиләдә алар – дүртәү, Бөек Ватан сугышы башланганда иң олысы Галия 11 яшьтә булган. Әмма бу балалар сугыш башланырга ике ел кала ук  үз башларыннан  зур югалту кичергән булган. Әтиләре Хаҗиәхмәткә, аның тырыш, уңганлыгына көнләшеп караучы берәүнең сүзенә карап, “халык дошманы” дип гаеп такканнар. Өсләренә хәрби кием кигән, наган таккан берничә кеше әтиләре артыннан тиз арада килеп тә җиткән.

“Йортыбызга тентү ясарга килгәч, безне – берсеннән берсе кечерәк дүрт баланы мунча кырыена тезеп бастырдылар да, бөтен тәнебез буйлап куллары белән каккалап, тикшереп чыктылар. Без куркып елый башлагач, берсе пистолетын чыгарып безгә төзәде, тентеп бетергәнче шулай пистолетын беребездән-беребезгә күчерә-күчерә төзәп торды. Бөтен өйне генә түгел, мунчаны, аның түбәләренә кадәр тикшереп чыктылар, түшәмдәге пәрәвезләргә, корымга буялып беттеләр, тик бернәрсә дә таба алмадылар. Шуңа да аерым ачулары чыккандыр инде. Әтине шул көнне алып киттеләр, бер гөнаһсыз, гомерендә кеше малына кагылмаган, бөтен тормышын эшкә, гаиләсе, балаларына багышлаган әтиебезне 10 елга утырттылар”,- дип сөйли Галия апа.

Сугыш башлангач унбер яшьлек Галия дә, аннан кечерәк булган туганнары да, ир-атларсыз калган колхозда аларны алыштырган.

“Мине колхоз бригадиры Хәмит абый үзе өйгә килеп, әнидән эшкә җибәрүен сорады. Колхоз кырында эшләүчеләргә аш пешерүче кирәк иде, шушы яшемдә минем берүземә бу җитди эшне ышанып тапшырдылар. Бригадир абыйның да, әнинең дә йөзләренә кызыллык китермәслек итеп, тырышып эшләдем, минем хезмәтемнән зарланучылар булмады. Авыл халкы көне-төне эштә, ачлы-туклы, ә күпчелек очракта – ач иде. Кырда эшләүче олыраклар, кызым, шулпасын күбрәк салып пешер әле, шул коры шулпаны булса да шешәләргә тутырып алып китәр идек, диләр иде».

Мәктәптә дә бик яратып, тырышып укыган ул, киләчәктә табиб булырмын дип хыялланган. Әмма югары сыйныфларга җиткәч, укуны түләүле ясаганнар. Билгеле, әниләренең уку өчен түләргә мөмкинлеге булмаган, кызга шуның белән укуын туктатырга туры килгән.

“Беркөнне шулай өйдә чабата үреп утыра идем, чабата да үрә беләм мин, өебезгә мәктәп директоры Ибраһим абый килеп керде. Ул әнидән мине мәктәпкә җибәрүен сорады, “Галиягә укырга кирәк, ул бик башлы бала”, диде. 

Шулай итеп, мин урта белем алдым һәм шәфкать туташы булу теләгем белән Бөгелмәгә медучилищега укырга кердем. Тик монда да түләргә кирәк булды. Мине мәктәптә дә көч-хәл белән укытып чыгарган әниебез тагын ни эшләсен инде. Шул вакытта Бөгелмәдә бер авылдаш кызымны очраттым, ул миңа сәүдә училищесында бушка укыталар, хәтта стипендия дә бирәләр, тулай торак та бар дигәч, мин шунда укырга күчтем”,- ди Галия апа.

Нәкъ шушы чорда, нахакка яла ягылып ун ел тоткынлыкта булган, ачлык-ялангачлык, авыр эштән йончыган әтиләре Хаҗиәхмәткә туган йорты, газиз балалары янына әйләнеп кайту насыйп булган.

Бөгелмә сәүдә училищесыннан соң Галия апа туган авылы Зәй-Каратайга каткан, гомере буе кибеттә эшләгән. Шушы ук авылда туып үскән Шакир Миңлеголов белән гаилә корганнар, өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Алар балаларының өчесенә дә югары белем биргән. Ул гына да түгел, Галия апа үзе дә балалары үскәч, кырык яшендә укыйсы килеп, Казанга техникумга кергән һәм аны тәмамлап чыккан. 

Галия апа гомере буе авылны яратып, бакчалар тотып, авыл тормышы белән яшәсә дә, шәһәр тормышына кызыгып куйган чаклары булган. Шуңа күрә аны олыгайгач булса да, балалары Лениногорскига алып килгән. 

Язма кыскартылды, тулысынча «Заман сулышы» газетында басылды.

фотолар: гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев