Бер гасырлык тарихны эченә сыйдырган
Якташыбыз, 101 яшьлек Маһирә әби Вәлиева бүгенге көндә тормышны яратып, Ходайның һәр бирмеш көненә сөенеп, барысыннан хәбәрдар булып яши. Күптән түгел махсус хәрби операциягә дә үз өлешен керткән.
Ягымлы йөзле, кечкенә буйлы, аякка да җиңел булган Маһирә әбигә йөз дә бер яшьне бирмәссең дә. Сөбханалла, күз тимәсен. Шушы яшькә җитеп, балаларың, оныкларың янәшәсендә кадерле әни булып яшәүне бик сирәк кеше генә тоя аладыр.
“Үзем ашыйм, аңлыйм, күрәм, намазларымны укыйм, колак ишетеп бетерми инде. Анысы булыр инде, шушы яшькә җиткәч. Ходайга мең шөкер. Миңа шундый акыллы балалар биргән, кызларым, кияүләрем, улым-киленнәрем искиткеч яхшы тәрбиялиләр, карыйлар. Аларның шундый яхшы тәрбиясе булганга, мин 101 яшемә җиткәнмендер”, - ди Маһирә әби.
Аның сүзләренә кызлары: “Безгә һәрвакыт “Бирешмәгез, балалар,” дип әйтеп тора. Безнең әни бүген догалар укый, телевизордан бокс буенча ярышларны карый. Хәтта бокс ярышларында судья булырлык фикерләре бар”, - диләр.
Районыбызның Урмышлы авылында Әбелвафа белән Хомәйра гаиләсендә 6нчы бала булып, 1924 елның 10 мартында дөньяга килә ул. Сигез балалы гаиләдә тәрбияләнеп үсә. Кызганыч, бүгенге көндә туганнарыннан берүзе – ул гына исән.
Мәктәптә биш класс кына укып калырга өлгерә. Маһирә әбигә 17 яшь булганда Бөек Ватан сугышы башлана. “Авырлыкларны күп күрдек ул елларда. Колхозда көне-төне эшләдек. Көчебез дә булмагандыр инде, әмма безне төрле эшләргә кушалар иде”, - дип сөйли.
Кызлар эше түгел дип тормаганнар, Ярославль өлкәсенә торф вагоннарын бушатырга җибәргәннәр.
Сугыш тәмамлангач, 1946 елда шушы авыл егете, бер урамда уйнап үскән Әхмәтзәки Вәлиев белән гаилә коралар. Әхмәтзәки дә 1924 елгы. 18 яшендә Шөгер хәрби комиссариатыннан хәрби хезмәткә алалар. 1943 елда сугышның үзәгенә керә. Бер елдан соң, 1944 елның 1 июлендә уң як боты нык яралана.
Икесе дә эш сөючән, уңган егет белән кыз, ике язмышны бер итеп, тормыш башлыйлар.
Гаилә корып, 7 ел узгач, көтеп алынган беренче сабыйлары – малай туа. Тормышлар катлаулы булгач, Вәлиевлар гаиләсе Үзбәкстан якларына, бәхет эзләп, чыгып китә. Тик анда да җиңел булмаган һәм алар янәдән авылга кайталар.
Гаиләне тулыландырып, тагын бер малай һәм ике кыз дөньяга килә.
Маһирә әби – 28 ел кайнана белән яшәгән килен ул. “Эш җаен белеп, бер-беребезнең холкына җайлашып яшәдек”, - ди.
Балалар-оныклар шатлыгы тоеп яшәгән вакытта, 1990 елда ире Әхмәтзәки Мөхәммәтвәли улы 65 яшендә бакыйлыкка күчә, пар канат каерыла. “Әти авырып яткан чагында, безгә – балаларына “Әниегезне тәрбияләгез” дип васыять итеп әйтеп калдырды. Без аның сүзләрен онытмыйбыз”, - ди кызы Гөлзинә ханым.
Язмыш Маһирә апага тагын катлаулы сынау әзерли: көтеп алган беренче уллары – Мөнир 2000 елда вафат була. “Анага үз балаңны югалту – зур хәсрәт. Башта ирем Әхмәтзәкием иртә китте, аннары улым Мөнирем”, - ди Маһирә әби.
Ел артыннан еллар уза. Тормыш арбасы үз җаена әкрен генә тәгәри. Инде менә Маһирә әби 101 яшенә килеп җитә. Ул – бүгенге көндә 7 онык, 17 оныкчыкның яраткан әбисе. Оныклар да әбиләре белән горурланып, “дәү әни”, “ерак әби” дип өзелеп торалар. Маһирә әби кызы Зөлфирә, улы Әмир, кызы Гөлзинәдә, чиратлап, кунактан-кунакка йөри. «Ә җәйгә авылга – Урмышлыга китәбез”, - ди олы кызы Зөлфирә апа.
Маһирә әби яңалыклардан хәбәрдар булып тора дип мәкалә башында язган идем. Ул хәрби операциянең баруын белә, “тизрәк бу сугыш тәмамлансын. Беркем дә сугыш күрмәсен. Дөньялар тынычлансын”, дип теләп тора. Солдатларга ярдәм итүгә минем дә өлешем керсен дип, Әлмәт мөхтәсибәтеннән гуманитар йөк киткән, шунда ул кызы артыннан яңа җылы юрганны тапшырттырган. Шулай ук аның теләкләре язылган хатны да юрган янына куялар.
Маһирә әбинең 101 яше – туган көнендә икеләтә шатлыклы мизгелләр булды: ул көнне Урмышлы авыл җирлеге башлыгы Артур Хәбибуллин әби янына Лениногорскига килеп, туган көне белән котлады, бик җылы теләкләр әйтте, алга таба да шулай көр күңелле булып, балалары, оныклары игелеген күреп яшәвен теләде һәм “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел” юбилей медале тапшырды. Маһирә әби чын күңелдән сөенеп: “101 яшьтә дә медальле булдым бит. Рәхмәт яусын инде, бигрәк зурладылар”, - диде.
Язма тулысынча «Заман сулышы» газетында басылды.
Р. Мостафина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев