«Иртән Каршы тауга бәйрәмгә мендек, таудан төшкәндә сугыш диделәр»
Лениногорскида яшәүче 97 яшьлек ветеран Мөдирә апа 13 яшеннән җиккән ат белән бер ялгызы йөк ташыган.
Мөдирә апа үзенә Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилее уңаеннан тапшырылган һәм элеккеге еллардагы медальләрен үзенә бер канәгатьлек белән кадерләп өстәлгә тезеп салды: “Иии, Аллаһының рәхмәте, онытмадылар”, -диде.
Аның элеккеге эшләгән урыннарыннан да килеп тәбрикләгәннәр, баштагы елларда да бәйрәмнәрдә искә төшерми калмаганнар.
Мөдирә апа Сәләхетдинова Лениногорск районы Үрнәк-Күмәк авылында туып-үскән. Бөек Ватан сугышы башланганда ул 13 яшьлек үсмер бала булган. Аның әтисе Шәмсетдин яшьли гражданнар сугышында катнашкан, 1920 нче елның ноябрендә, ул кызыл армия составында Сиваш сазлыгын кичүдә катнашкан. Шул вакытта үпкәсенә салкын тидергән ир-егет ныгытып сәламәтләнеп китә алмаган.
“Әтиебез 1943 нче елда, 43 яшендә вафат булды, авыру булгач, аны сугышка алмадылар. Әмма әтинең фронтка китү өчен әзерләп куелган, сохари тутырган юл капчыгы, сугышның беренче көненнән үк хәстәрләп куелган иде. Ул гомеренең соңгы мизгелләренә кадәр туган илебезне яклап дошманга каршы чыгарга әзер торды”,- дип искә төшерә Мөдирә апа.
Әтиләре өйдә вафат булганга күрә, әниләре Гайнелҗинанга бернинди дә акчалата ярдәм күрсәтелми. Шәмсетдин Әбләзев 1943 нче елның мартында дөнья куя, ә июль аенда Мөдирә апаның бәләкәй энесе Рәшит дөньяга килә.
“Сугыш башланганда иң зур апабыз Кәтибәгә 17 яшь иде, аны ФЗУга алдылар. Ул заманнарда шушындый фабрика-завод мәктәпләре бар иде. ФЗӨга укырга киткән апабызның юлы фронтка барып тоташты. Ул сугышның үзендә катнашмады, әмма фашистларны үз ояларына куа киткән сугышчылар артыннан, ватылып-җимерелеп калган тимер юлларны төзәтү бригадасы белән бергә Берлинның үзенә кадәр барып җитте. Әмма еллар узып, пенсия яшенә җиткәч, Кәтибә апабызның шул вакытта эшләгәнен раслаучы документлар табылмады. Безнең кечкенә генә авылыбызның барлык ир-егетләре диярлек сугышта катнашты. Мин сугыш башланган көнне аерым ачык хәтерлим”,- ди Мөдирә апа.
Үрнәк-Күмәк авылына 1924 елда районның Юлтимер авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала. Күченеп килгән 9 гаилә арасында Әбләзевлар гаиләсе дә була, Мөдирә апа шул нәселдән. Күчеп килгән гаиләләр яңа йортларын җиткереп, “иртәгә күченәбез” дип ишекләрен ябып, вакытлыча тора торган урыннарына кич кунарга кайтып киткәч, янгын чыккан. Өр-яңа тугыз йорт – барысы да янып беткән. Әлеге фаҗигане үз башларыннан кичергән кешеләрнең, тормышны яңабаштан башларга кайдан көч табуларын, уй-тойгыларын сүзләр белән генә язып бетереп булмый.
Сугышка кадәр Юлтимергә йөреп, башлангыч белем алган кызны, укуын дәвам итү өчен әтисе Глазово авылындагы рус мәктәбенә бирә. Мөдирә шунда алтынчы сыйныфны тәмамлый.
“Мин әти-әнигә шуның өчен гомерем буена рәхмәтле булдым, үзем дә тырыш идем, әти-әни бөтен эшкә өйрәтеп үстерде. Минем белән бергә дус кызым Тәнзилә, ир туганым Морат, тагын берничә бала укырга йөрде. (Морат энесен сугыштан соң армия сафларына алалар, ул аннан чирләп кайтып, бик яшьли вафат була). Тәнзилә бай гаиләдән, ул мәктәпкә фанердан ясалган сумка тотып йөри, и-и-и мин кызыга да идем шул сумкага. Бер көнне кайттым да, әтинең эш коралларын алып, үземә шундый сумка ясадым. Кадаклар белән бәрә-бәрә Тәнзиләнекеннән бераз бәләкәйрәк сумка килеп чыкты. Аны кара төскә буядым. Бу вакытта дүртенчеме-бишенчеме сыйныфта идем, ансын хәтерләмим, ә сумка хәтердә. Әтинең дә кулыннан эш килгән инде, аның бөтен кирәкле кораллары, фанерасы да бар иде”,- ди ул.
Глазово мәктәбендә алтынчы сыйныфны тәмамлагач, урта белем алу өчен Ивановка авылына йөрергә кирәк була. Әмма тагын шунысы да бар, бу уку – түләүле. Бәлки ул күп тә булмагандыр , әмма ил өстенә килгән сугыш, әтисенең авыру булуы укуын дәвам итәргә мөмкинлек бирми. Сугыш вакытында Мөдирәнең алты сыйныф белеме, рус телен белүе ярап куя.
Иң баштан аны колхоз бригадиры эшкә дәшеп ала һәм кулына ат дилбегәсе тоттыра. Моңа кадәр җигелгән атта дилбегә тартып бару түгел, пассажир булып та утырып карамаган кызг, арбага салып йөк ташу бурычы йөкләтелә. Бераз эшләп үзен тырыш-булдыклы итеп күрсәткән үсмерне, урыа-җыю вакытында колхозга икмәк үлчәүче итеп куялар.
Сугыштан соңгы елларда Шөгер якларында бер-бер артлы нефть вышкалары калкып чыга башлый. Мөдирә апаның да кайбер авылдашлары нефть чыгару эшендә эшли. Шуларның берсе авылга үзе белән бергә эшләгән дустын ияртеп кайта, алар яшьләрнең кичке уенына киләләр. Егетнең Мөдирәгә күзе төшә.
Мөдирә Шәмсетдиновна Лениногорскига күчеп килгәч, хезмәт юлын хокук саклау органнарында дәвам итә. Ул озак еллар Лениногорск эчке эшләр бүлегендә сәркатип, бухгалтер хезмәтендә эшли. Элеккеге хезмәт урыннарында аны онытмыйлар, үзе дә онытмый. Үзе эшләгән вакытта милиция бүлеге башлыгы урынбасары булган Николай Юриковны аеруча хөрмәт белән искә төшерә.
Олы яшьтә булуына карамастан, Мөдирә апаның хәтере бик яхшы. «Үземне инде Үрнәктә белүче, хәтерләүче кеше дә юктыр» дип, көрсенеп куйды. Үз авылдашлары турында озак итеп, матур истәлекләр сөйләгән Мөдирә апаны туган авылы да онытмыйдыр дип ышанам.
Исламия Галимова фтосы
язма тулысы белән «Заман сулышы» газетында басылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев