Лениногорск районының Бөек Ватан сугышында катнашкан биш солдаты «Герой йолдызы» бүләгенә лаек булулары ачыкланган
Солдатларның гаиләләрен, туганнарын эзлиләр.
Лениногорск районының биш солдаты Бөек Ватан сугышы елларында батырларча дошманга каршы көрәшүләре өчен “Герой йолдызы” бүләгенә лаек булганнар, әмма аларның гаиләләре әлеге медальне кулларына алмаган.
Солдатларның батырлыгы турында мәгълүмат күптән түгел генә ачыкланган, дип сөйли Лениногорск Туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Айгөл Рәхимова.
- Солдатларны бүләкләү турындагы документлар РФ Оборона министрлыгы сайтында басылган. “Хәрби дан клубы” Ассоциациясе Михаил Черепанов безгә солдатларның исемлеген җибәрде, ул аларның туганнарын, танышларын эзли.
Татарстан «Хәрби дан клубы» ассоциациясе Михаил Черепанов җитәкчелегендә 2025 елда Президентның Мәдәни инициативалар фондының II грант конкурсында җиңүче булган. Фонд ярдәме белән Татарстанда туып, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан, Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән 300 кеше турында мәгълүматлар тупланган электрон мәгълүмат базасы булдырылган. Әлеге 300 солдат орденнар белән бүләкләнгәннәр. Алар исәбенә Лениногорск районының 5 кешесе дә керә. Аларның батырлыклары тасвирламасы бары тик XXI гасырда гына ачылган, солдатларның бүләкләре гаилә әгъзаларына барып җитмәгән.
Сезнең игътибарга Лениногорск районының 5 кешесе турында – йолдызсыз геройлар турында кыскача мәгълүмат тәкъдим итәбез. Бәлки, шушы язма аша солдатларның туганнары яки танышларына мәгълүмат барып җитәр. Михаил Черепанов белән элемтәгә керү өчен электрон почта адресы: echovoyni@yandex.ru
Зыя Миннәхмәтович Әхмәтов. 1911 елның 20 маенда Лениногорск районының Сугышлы авылында туа, Юлтимердә яшәгән. 1942 елда Шөгер (Яңа Писмән) хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнә. 1942 елның 3 маеннан фронтта. 1943 елның 26 гыйнварында дошманның биеклектәге ут нокталарын юк итә. «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. 1943 елның ноябрендә 151 нче укчы полк командиры полковник Томановский тарафыннан 30 километрлык марштан соң югалтуларсыз Днепр елгасын кичүне оештырган өчен Герой исеменә тәкъдим ителгән. I, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән. 1943 елның 23 ноябрендә демобилизацияләнә. 1992 елда вафат булган.
Трошихин Петр Игнатьевич. 1924 елда Кузайкино авылында туган. Милләте буенча – мордва. 1943 елдан Үзәк һәм беренче Украина фронтларында хезмәт иткән. Гвардия сержанты. 60 нчы армиянең 18 нче гвардия укчылар корпусы 2 нче гвардия һава-десант укчылар дивизиясенең һава-десант өйрәнү батальоны укчысы. Герой исеменә 1943 елның 12 октябрендә укчылар корпусы командиры, гвардия генерал-майоры Афонин тарафыннан тәкъдим ителә. 2007 елда вафат булган.
Загит Ямалович Фәтхетдинов. 1924 елда Вәли поселогында (Кирлегәч?) туган. 1941 елда Яңа Писмән хәрби комиссариаты тарафыннан Комсомолецка мобилизацияләнә. 1942 елдан Ленинград һәм өченче Балтыйк буе фронтларында хезмәт итә. Кече лейтенант, 67 нче армиянең 31 нче штраф ротасы взводы командиры. 1944 елның 20 сентябрендә званиегә тәкъдим ителә.
Филиппов Иван Андреевич. 1925 елда Мордва Ивановка авылында туа. Милләте буенча – мордва. 1943 елдан I Украина фронтында хезмәт иткән. Кече сержант, гвардия армиясенең Кызыл Байраклы дивизиясенең 744 нче укчы полкының 2 нче укчы батальоны, пулемет расчеты командиры. Герой исеменә 1944 елның 23 августында гвардия генерал-полковнигы Гордов тарафыннан тәкъдим ителә. 1944 елның 20 сентябрендә Украина фронты Хәрби Советы приказы белән III дәрәҗә Богдан Хмельницкий ордены белән бүләкләнә. 1944 елның сентябрендә Польшада Висла елгасы ярында һәлак була.
Николай Григорьевич Хәсәнов. 1918 елда Бәкер авылында туа. Шөгер авылында яшәгән. 1943 елның гыйнварыннан Төньяк-Көнбатыш, II һәм III Украина фронтларында хезмәт итә. Ике тапкыр яраланган. «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Гвардия сержанты. 1944 елның 10 декабрендә генерал-лейтенант Шарохин тарафыннан герой исеменә тәкъдим ителә. 1944 елның ноябрендә госпитальдә дәваланганнан соң, Югославияне азат иткәндә, үз взводы белән беренчеләрдән булып Дунай елгасын кичкән. 1944 елның 21 ноябрендә, мөһим тактик әһәмияткә ия булган биеклекне штурмлаганда, Хәсәнов үз взводы сугышчылары белән беренчеләрдән булып дошман траншеяларына барып җитә һәм гранаталар ярдәмендә 2 пулемет ноктасын һәм 70 гә якын гитлерчыны юк итә. Шул исәптән 11ен шәхсән үзе юк иткән. 1945 елның 22 февралендә Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. 1946 елның 20 мартында демобилизацияләнә.
Язманы тулырак «Заман сулышы» газетында 3 октябрь санында укый аласыз.
фотолар: музейдан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев