Шөгердә яшәүче Әкълимә әби Кәшапова 100 яшен тутырды
Районыбызның Карагай авылында туып-үскән Әкълимә апа Кәшапова 18 яшендә хәрби комиссариат юлламасы белән урман кисү, торф чыгару эшенә киткән.
Районыбызның Шөгер авылында гомер итүче Әкълимә апа Кәшапова белән без икеләтә бәйрәм уңаеннан очраштык. Аның беренчесе – Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилее, икенчесе дә авыз тутырып, горурлык белән әйтелә торган сан: Әкълимә апага 100 яшь тулды.
“Минем тормыш юлым турында китап язылса, ул укып бетерә алмаслык искиткеч калын китап булыр иде. Миңа бер яшь тә җиде ай булганда әтием Абдунәгыйм гүр иясе булган, әниебез өч бала белән тол калган. Ялгыз калган хатын-кызга балаларын тәбияләп, кеше итү хәзер дә җиңел түгел, ә ул заманнарда ничек булуы турында үзегез уйлап карагыз. Әмма әни безне бөтен көчен-тырышлыгын куеп үстерде, өчебезне дә белемле итәргә тырышты”,- ди Әкълимә апа.
Гасыр яшьтәше булуына карамастан, аның ачык, матур итеп сөйләшүе, фикерләве, тормышында булган вакыйгаларны бүгенге көнгә кадәр хәтерендә саклавы – искитмәле.
Ул 1925 нче елның 5 нче маенда Лениногорск районы Карагай авылында дөньяга килгән. Бу вакытта әти-әнисенең 2 яшьлек уллары булган. Әтиләре вафат булганда алар берсеннән-берсе кечерәк өч бала калган, ә иң кече сеңелләре яңа туган сабый гына булган әле. Әниләре һәрвакыт колхоз эшендә, ә балалар бер-берсенә күз-колак булып үскән. Әкълимә Туктар-Урдалы җидееллык мәктәбендә укыган, ул елларда инде җидееллык мәҗбүри белем кертелгән булган.
“Без кечкенә яшьтән бөтен эшне белеп үстек, сугыш башлангач, фронтка китеп беткән авыл ир-атларын алыштырдык. Аллага шөкер, эш һәрвакыт җитәрлек булды, кырда да эшләдек, урман да кистек. Бер эштән дә курыкмыйча ирләр сыман эшләгәнгә мине үземнән 5-6 яшькә олырак кызлар белән урман кисәргә дә җибәрделәр. Алты ай буена өйгә катмыйча алар белән урман кисү эшендә эшләдем”,- дип искә ала Әкълимә апа.
Авыр сугыш елларында аның ир-егетләрчә кыюлыгы тагы да арта төшә. Үзенең яшьтәшләре белән бергә фашист илбасарларын тизрәк тар-мар итү өчен, ул да фронтка омтыла. Унсигез яше тулуга, 1943 елда аны Шөгер район хәрби комиссариаты юлламасы белән Ярославль якларына озаталар. Ул армия ихтыяҗлары өчен урман әзерләү һәм фронт өчен детальләр җитештерүче заводка эшкә җибәрелә.
“Анда да мин үземнән күпкә зуррак кызлар белән эшләдем. Бер баракта 72 кыз яшәдек, билгеле инде көне-төне эштән кайтып кермәдек. Торф чыгару эшендә дә эшләргә туры килде Ул вакытта Ярославльдә әсирлеккә алынган немец солдатлары күп иде. Бу якларда алар инде 41 нче елда ук күренә башлаган. Без 43 тә килдек, күп иделәр, алар да безнең белән бергә эшләде. Торф чыгару эшендә безнең татар кызлары бик күп иде”, -ди Әкълимә апа.
Бу вакытта аның да сугыш башлану белән фронтка алынган 1923 нче елгы абыйсы, авыр яраланып, госпитальләр-санчастьләр аша үтеп, әмма барыбер тернәкләнә алмый туган Карагаена кайтып, башын сала. Бу хәл 1943 нче елда була.
“Сугышның тәмамлануын безнең ничек көткәнне әйтеп, аңлатып бетерерлек түгел. Радиодан һәркөнне фронт хәбәрләрен тыңлыйбыз, ниһаять, шушы көнне дә көтеп алдык. Иии, безнең бер-беребезне кысып-кысып кочаклап, ничек итеп сикерешкәнебезне күрсәгез!”- дип сөйли Әкълимә апа.
Туган авылына Әкълимә Кәшапова 1945 елның ноябрендә генә кайтып җитә. 1946 нчы елда ул Бөек Ватан сугышыннан кайткан фронтовик авылдашына кияүгә чыга.
Яшь гаиләдә ир бала туа, берничә елдан алар гаиләләре белән Кыргызстанга күчеп китәләр, анда Кучкарт бистәсендә төпләнеп калалар. Әмма күченеп китүләре, Әклимә апаның үз сүзләре буенча, бәхет эзләп тә, байлык артыннан куып китү дә булмый. Әкълимә апаның сеңлесе бу вакытта Кыргызстанда гаиләсе белән яши. Тимер юл фаҗигасенә юлыгып, ул аяксыз кала. Аның үзенә дә, ике бәләкәй кыз баласына да ярдәм кирәк була. Туган якларыннан чыгып китәргә аларны менә шул хәл мәҗбүр итә.
Анда баргач Әкълимә апа сеңлесе һәм аның балаларын гына үз канаты астына сыйдырып калмый, күп еллар балалар бакчасында эшли. Башта няня, аннары пешекче була. Хезмәт урынында ул үзе белән бергә эшләгән кешеләрнең һәм җитәкчеләрнең ихтирамын казанып эшли. Аның тырыш, уңганлыгын, ярдәмчел-игелекле булуын, фидакарь хезмәтен югары бәялиләр. Күп санлы грамоталар һәм рәхмәт хатлары шул турыда сөйли.
1999 нчы елда Әкълимә апа Кәшапова туган авылы Карагайга әйләнеп кайта. Кызганыч, бу вакытта аның тормыш иптәше дә, улы да гүр иясе булган була инде. Сугышны башыннан-азагына кадәр кичкән ире гомере буе сәламәтлеккә тиенә алмый вафат була, ә улын явыз ниятле кешеләр һәлак итә.
“Аллага шөкер, барысын да күрдем, әнием вафат булганда миңа 27 яшь кенә иде әле. Шул вакыттан бирле үзем-үземә киңәшче булдым, бер эштән дә куркмадым, тектем, чиктем, үз-үземне бераз мактап та куйыйм әле: чисталыкны бик яратам, хәзер дә тик тормыйм”,- ди Әкълимә апа.
Бүгенге көндә ул Шөгердә, бөтен уңайлыклары булган фатирда яши.
“Үземчә яшәргә яратам, үзем генә, әмма янымда һәрвакыт кыз туганым Зөлфирә һәм аның гаиләсе. Зөлфирә эшкә барганда да, кайтканда да яныма кереп, хәлемне белешеп, ни кирәген сорап, үзем белән сөйләшеп чыгып китә. Җиденче ел инде алар карамагында, тату-бердәм яшибез, машинага утыртып мунчага алып китәләр, китереп куялар, бик зур рәхмәт”,- ди Әкълимә апа.
“Әкълимә апа 100 яшендә дә үз-үзен карап, дөнья белән кызыксынып яши, бөтенесен әкрен генә үзе эшли, молодец әби дими, ни диясең тагын”,- дип Зөлфирә үзе сүзгә кушыла.
Бер гасырлык гомер юлында авыр сынаулар кичергән, ләкин сынмаган-сыгылмаган Әкълимә апа. Аны туган көне белән тәбрикләргә Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов, Шөгер авыл башлыгы Радик Гафиатуллин килде.
Язманы тулысы белән «Заман сулышы» газетында 7 май санында укый аласыз.
фотолар: Лениногорск мэриясе матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев