Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

1 июльдән минималь хезмәткә түләү күләме арта

Россиядә хезмәт хакы тагын бер тапкыр артачак. Бу 2023 елның 1 июленнән соң булыр дип көтелә.

Исегезгә төшерәбез: 2018 елдан бирле МРОТ күләме яшәү минимумыннан ким булмаска тиеш. Узган елның 1 июненнән аның күләме 15 279 сумга җитте. 2023 елның 1 гыйнварыннан – 16 242 сумга тигез.

Премьер-министр Михаил Мишустин, март аенда Дәүләт Думасында хөкүмәт эшчәнлеге турында еллык хисап белән чыгыш ясап, 2024 елның 1 гыйнварыннан билгеләнәчәк яңа федераль МРОТ суммасын игълан итте. Ул 19 242 сумга тигез булачак. Хөкүмәт һәм төбәкләр алдына Россиядә хезмәт хакларын сизелерлек арттыру бурычы куелган. Мишустин шулай ук хакимияттәгеләрнең алга таба да МРОТны инфляциядән зуррак күләмдә арттырачагын вәгъдә итте.

"Шәһри Казан" сайтыннан

Фото: "Лениногорск-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев