Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

1 сентябрьдә мәктәпләрдә нинди үзгәрешләр көтелә?

Мәктәпләр мондый үзгәрешләргә әзерме?

Гаилә белеме дәресләрендә беренче чиратта укучыларга гаиләнең нигә кирәк булуы, аны берләштерүче шөгыльләр турында сөйләргә җыеналар. Үз парыңны табу, гаилә бюджетына кагылышлы киңәшләр дә биреләчәк. Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры Айгөл Хурамшина да мәктәптә гаилә белемен өйрәтүне хуплый.

5–9 сыйныф укучылары тарихны яңа дәреслекләр буенча өйрәнә башлый. Яңартылган басмада Украинадагы махсус хәрби операция барышы, шулай ук илнең территориаль чикләрен үзгәртү дә чагылыш табачак. Президент Владимир Путин, Россия тарихы дәреслекләре дөрес булырга һәм башка дәүләтләр мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүне күздә тотмаска тиеш, дигән таләп куйды.

ОБЖ предметы «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре»нә әйләнә. Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов белдергәнчә, мәктәптә Ватанны саклауга бәйле компонентларга басым ясау мөһим. Дәрестә башлангыч хәрби әзерлек, медицина нигезләре, шулай ук гадәттән тыш хәлләргә урын биреләчәк. Яңа стандарт буенча урта сыйныфлар Россиянең Кораллы Көчләре, гомуми хәрби уставларны өйрәнә башлый. 10–11 сыйныфларда үсмерләргә пилотсыз очу аппаратлары, хәрби чакырылыш һәм контракт хезмәте турында да сөйләмәкчеләр.

1 сентябрьдән укучыларга дәресләрдә телефоннар куллану тыела. Шул ук вакытта кирәк очракларда шалтыратырга рөхсәт итәчәкләр. Телефон дигәндә, әти-әниләрнең фикере икегә бүленә. Берәүләр баланың кулыннан телефонны алырга ярамый, дип кырт киссә, икенчеләр, мәктәпкә укучы укырга бара, аның кирәге юк, ди.

1 сентябрьдән мәктәпләрдә хезмәт дәресләре укытыла башлый. Иске яңа фән, ягъни технология «Хезмәт» дип аталачак. Программа биш мәҗбүри һәм өч ирекле модульдән торачак. Әйтик, «Җитештерү һәм технологияләр», «Материалларны һәм азык-төлек продуктларын эшкәртү технологияләре», «Компьютер графикасы», «Сызым», «Робототехника», «3D-модельләштерү» дигәннәре аеруча мөһим. Болар беренче чиратта мәктәпнең мөмкинлекләренә бәйле булачак. Теләгән очракта балалар «Терлекчелек» һәм «Үсемлекчелек»не дә өйрәнә алачак.

Россия юристлар ассоциациясе рәисе Сергей Степашин фикеренчә, җәмгыять белеме фәне кирәкле хокукый белемнәрне бирми. Шуңа күрә аны программага мөстәкыйль дисциплина буларак кертергә кирәк. – Җәмгыять белеме дәресләрендә социология, философия, политология, хәтта икътисад тарихы нигезләре өйрәнелә. Әлеге гыйлемнәр җәмгыять турында гомуми күзаллау тудыра, әмма хокук буенча юк. Шуңа күрә программага хокук дәресләрен кертергә кирәк. Әлеге фән укучыларның хокукый культурасын арттырачак, – диде Сергей Степашин.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/148744/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев