11нче гимназиядә узган республикакүләм форум катнашучылары быел тагын да күбрәк иде
Шәһәребезнең 11нче гимназиясендә «Поликультур белем бирү яссылыгында туган телләрне үстерүне тәэмин итү» дип аталган республикакүләм форум узды, быелгы форумның яңалыгы – тәрбия юнәлешен кертү.
Форумда Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Балтач, Чистай, Чирмешән, Яшел Үзән, Баулы, Бөгелмә, Мөслим, Лаеш, Зәй, Ютазы, Казан шәһәре, Лениногорск муниципаль районының татар теле, рус теле, туган телләр укытучылары, педагоглары катнашты.
Катнашучылар туган телләрне саклау буенча, туган телгә кызыксындыру уятуның тагын нинди юллары барлыгы турында фикер алыштылар, телне үстерү буенча идеяләр тәкъдим иттеләр.
Әлеге форум 11нче гимназиядә менә бишенче тапкыр үтте. Шәһәребезнең йөзек кашы булып торган белем йортында өч тел өйрәтелә: татар, рус, инглиз. Гимназия директоры Гөлнара Шәрифуллина әйтүенчә, форумда катнашучылар саны елдан-ел арта. “Димәк, укытучыларда туган телне укытуга карата кызыксыну көчле, укытуда булган проблемалар педагогларны борчый”, - ди.
Форум барышында «Технология кроссенс как средство развития речевой и познавательной активности» темасына мастер-класс, «Мәктәп һәм ата-аналар хезмәттәшлеге» проектының презентациясе, «Цифрлаштыру чорында татар теле: интерактив алымнар һәм белем бирү чыганаклары» темасына мастер-класс, «Дус булыйк без мәңгегә» мюзиклы, драма түгәрәге, «Кояшкай» хоры, «Мәдәниятләр калейдоскобы» курчак театрының интерактив мәйданчыклары эшләде.
Шулай ук татар теле һәм әдәбияты укытучылары Лилия Касимова, Венера Сәмигуллина, башлангыч класс укытучысы Зөлфия Гәрәева, рәсем укытучысы Халимә Солтановаларның персональ күргәзмәләре, рус теле укытучыларының методик күргәзмәсе оештырылган иде.
Форум катнашучыларына проблемаларны чишү юлларында ярдәм йөзеннән фән эшлеклеләре, галимнәр һәрдаим катнаша. Быелгысында гимназиянең фәнни җитәкчесе Роза Гаррапова , Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының доценты Миләүшә Хәбетдинова педагогларның таянычы булып торды.
Филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова фикеренчә, мәктәп хәзер телне һәм сөйләмне үстерү буенча мөһим бер институт булып тора. “Хәзер балалар социаль челтәрдә смайликлар белән генә аралашалар бит, тере сөйләшү аз. Без бүген күпмилләтле халкыбызның бер өлешен күрдек. Милләтләрнең мәдәнияте, традициясе бай, шуны югалтмыйча, саклыйсы иде”, - ди ул.
Татар теле, рус теле һәм чит тел укытучыларының аерым платформаларында ачык фикер алышу барышында укытуны камилләштерү проблемалары күтәрелде һәм аларны чишү юллары эзләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев