14 яшеннән гаилә корган яшьләр бүген 4 бала үстерә
Алсу белән Раил Шакировларның гаилә тарихы мәктәп сукмагыннан башлана.
Дөньясын шаулатып, 9 нчы сыйныфта укыганда гаилә коралар! Берсенә – 15, икенчеснә 14 яшь чакта. Авыл гөҗли, мәктәптә давыл күтәрелә, әти-әниләргә исә яңа мәшәкать өстәлә. Ә ике ярны кавыштырып, түргә үткән бәхет елмая – урыны гомерлек, юк сүзләре үтәр, янәсе, күзләр генә тимәсен!
Ә бит Арча районының Яңа Кенәр авылынада гаилә учагы тергезгән яшьләр янына шул елларда кайткан идем. Икесенең уртак уй-хыяллар белән януы, бер сүзгә берегеп яшәүләре хәтеремдә. Гаилә башлыгы Радик абзыйның: “Мәктәпне бетергәнче бәби тапмасалар, кулларына аттестат алуга ике күмер чиләгемә зурлап туй ясыйм”, – дигән сүзе дә исемдә. Яшьләрнең юлда эшләп каралулары хөрмәтенә кушылган кушамат иде анысы.
Кабат очрашкач та, сүзне шуннан башладым!
– Туйны үзем эшләп ясадым, әтигә салынмадым. Ул мәрхүм инде, Сигез ел элек җирләдек. Хәзер дүрт балабыз бар. Өч кыздан соң ир бала алып кайттык. Әмин – әтинең нәкъ үзе, атлап йөрешләренә кадәр! Чәч төсенә кадәр бер – җирән, - ди Раил.
Чын ир булып җитешкән инде. Раил – балта остасы, тимер эшен дә дүрт бармагы төсле белә. Кирпечтән йортлар күтәрүдә аңа тиңнәр юк, иртән яздан алып кара көзгәчә чират үзенә.
— Кайтып та керә алмый. Сарайлар төзергә кирпечләр дә алып куелган, үзебезнекен эшләргә вакыты юк. Җәй җитсә, Раилне өйдә күрмибез дә. Тормыш итәр өчен акчасы да бик кирәк. Балаларны күтәрәсе, йортны төзекләндерәсе, дигәндәй. Яшь чагында матур итеп яшисе килә. Дөрес, малга табына торган кешеләр түгел без, Аллаһының һәр көненә риза булып, шөкер итеп яшибез. Кайчагында кеше сүзе дә сискәндерә, әтиләреннән калган тормыш шул көе димәсеннәр, - ди Алсу. – Һәр нәрсәнең үз вакыты. Аллаһы насыйп итсә, йортыбыз да зураер, сарайлар да төзелер, мунчасы да яңарыр, исәнлек кенә кирәк!
Акыл утырткан ярларга утыз тулып үткән. Яшәүдән тәм тоеп, ямь күреп, гөрләтеп тормыш итәләр. Ә бит теге чакны, кушылган мәлләрендә бу көннәргә җитәсенә кем дә ышанмагандыр кебек.
– Минем аны күргәнем бар иде, ләкин сөйләшеп-аралашып йөргән кешеләр түгел идек. Беренче тапкыр соңгы кыңгырау көнне телефоннан хәбәр язды ул миңа, - дип искә ала Алсу.
– Саташасың, 24 май көнне син үзең миңа яздың беренче. 25 май көнне янына төштем. Алсу күрше Сөрде авылы кызы. Күрүгә: “Пычык борын, өйләнәм мин сиңа!” - дидем. Ышанмады. “Кит әле! Булмаганны...” дип, көлде генә. Кызык инде, башта ул да мине, мин дә ашы ошатмадым. Күңелгә ятмады кебек. Орчык кадәрле генә иде ич, кечкенә, хәзер генә әнә калыная төште, алай да кызлар кебек әле үзе. Егет чакта кызык бит инде, көндез әти янында юллар төзү оешмасында эшли идем. Әти үз малаем дип кызганып тормады, киресенчә, эшнең иң авырына – юлда эшләргә куя иде. Көне буе кояш астында бер өтеләсең, арыта да, алай да кызлар янына да барасы килә – төшеп китәм Алсу янына. Кайтып ике генә сәгать йоклыйм да, тагын эшкә торып китәм. Җәй шулай үтте. Без 4 бала үстек, миннән кала һәммәсе дә диндә. Алсуым да намазда, урамда киенеп йөри, чәч-башы томалаулы. Мин генә – ристан, әни дә үгетли, Аллаһыдан вакыт җитми күрәсең. Хәмер белән кайнашмасам да, намазга да егылып булмый әле. Теге чакны Рамил абый: “Энем, син балигъ булган егет, хәзер кызларның кулларын да тотарга ярамый. Болай йөрмә, иң яхшысы өйлән әйдә!” - диде. Казанда имам ул. Безнең гаиләдә болай да өлкәнрәкләр сүзен атлап чыгу гадәте юк. 8 сентябрь көнне Рамил абыйны утыртып төштем дә, машинада гына никах укыттык. Никах укылгач, минеке ич инде, алып кайтып киттем, - дип сөйли Раил.
Ә өйдә? Килен төшерәсе йортта ничек каршы алдылар икән?
– Җитәкләшеп кайтып керделәр, балакайларым. Алсу – яшүсмер кыз кебек кенә. Күз салугы бик ошаттым. Минем балалар һәммәсе дә бик иртә өйләнделәр. Кызым гына соң кияүгә чыкты. Үземнең яратканым калды, яратмаган кешегә хәләл хатын булып яшәдем. Берәүгә дә андый “бәхет” теләмим, шуңа балаларымның берсенә дә каршы килмәдем. Сайлаган ярлары, яратышып кавышалар икән – бәхетле яшәсеннәр, дидем, - ди Рәмзия апа.
Мәктәп бар бит әле. Яшьләрнең мәктәп партасында ук никахланулары умарта оясындагы күчне таяк белән болгатамени.
– Икебезне дә директор бүлмәсенә алып керделәр. “Бала көтәсезмени? Иртә өлгердегезме? Бала ясарга да җитештегезме?” - диләр. Без алар сүзеннән оялдык, кызардык. “Юк!” - дидек. “Корсагыңны алдырмыни? Бәби төшергәч, ни көткәнен беләсеңме?” – дип, сыйныф җитәкчесе миңа ябышты. Аңлаттык. “Саф килеш кушылдык. Мәктәпне бетергәнче бәби алып кайтмаска сөйләштек, без чиста, намуслы!” - дип ничек тел әйләндереп әйтә алганбыздыр, ләкин үз сүзебезне күзләренә туры карап әйттек. Алар бик курыктылар анысы. Шул сөйләшүдән соң тынычлансалар да бармак санап бәби табуымны көттеләр... - ди Алсу.
Ә яшьләр туры юлдан атлый. Мәктәптән соң башкалага кузгалалар. Алсу пешекчелеккә укый, Раил хәрби хезмәткә алына. Ләкин бер айдан, хәйләсен табалар, егетне кайтаралар. Хәйлә дә саллы – Раилнең чынлап та бөерләренең саулыгы чамалы.
– Шәһәрне яратмадылар, шушында кайтып төпләнделәр. Ишәйделәр. Олысы Рәлинәгә 12 яшь, җырлый! 40 чакрым ераклыкта димиләр, Арча сәнгать мәктәбенә йөртәләр. Бер барып кайтуы 80 чакрымга төшкәндә, Раил Алсуга машина алып бирде. Алаһыга мең шөкер, тормышлары бик матур. Сәйдәгә – 8, Әминәсенә 5 яшь. Дүртенчесен дә Раил кыз дип көткән иде дә, Әмин туып куйды! – ди Рәмзия апа.
Тулысынча укырга: https://shahrikazan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев