Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

2024 елда Россиядә алкоголь һәм тәмәкене биометрия буенча сатып алырга рөхсәт итәчәкләр

Биометрик технологияләр үзәге 2024 елда алкоголь һәм никотин продукциясе сатып алу өчен кешенең ничә яшьтә булуын раслый торган сервис эшләтеп җибәрергә тели.

Компания генераль директоры Владислав Поволоцкий шулай дип белдерде, дип яза «Известия» газетасы.

Билгеләп үтелгәнчә, Бердәм биометрия системасына мәгълүматлар тапшырган гражданнар кибеттә йөзнең күчермәсе аша ничә яшьтә булуын раслый алачак. Спикер сүзләренчә, хәтта гадиләштерелгән биометрия дә туры киләчәк (аны алу өчен «Биометрия дәүләт хезмәтләре»ндә селфи ясарга, шулай ук дәүләт порталында шәхси сәхифәне расларга кирәк). Моннан тыш, сервиска керү өчен, расланган «Цифрлы профиль» булырга тиеш.

Сәүдә челтәрләре цифрлы паспорт аша сатып алучыларны идентификацияләүгә карата кызыксыну белдерде инде. Әмма бу сервисны эшләтеп җибәрүнең төгәл вакыты әлегә билгеле түгел: барысы да терминал һәм кассаларны Бердәм биометрия системасына ни дәрәҗәдә тиз көйләүләренә бәйле булачак.

 

https://tatar-inform.tatar

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев