Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Агымсудай аккан гомерләр…

Әле кайчан гына озын толымлы, зифа буйлы, кыйгач кара кашлы кыз, мәктәпне тәмамлап ,Әлмәт музыка училищесына аяк баскан. Гаҗәп тиз узган вакыт... Ул инде әни, оныгы Альбертка әби булырга да өлгергән икән бит. Хезмәт юлын башлаганга да 34 ел вакыт узган. Ахметова Валентина Викторовна 1956 елның 25 декабрендә Самара (элекке...

Әле кайчан гына озын толымлы, зифа буйлы, кыйгач кара кашлы кыз, мәктәпне тәмамлап ,Әлмәт музыка училищесына аяк баскан. Гаҗәп тиз узган вакыт... Ул инде әни, оныгы Альбертка әби булырга да өлгергән икән бит. Хезмәт юлын башлаганга да 34 ел вакыт узган.

Ахметова Валентина Викторовна 1956 елның 25 декабрендә Самара (элекке Куйбышев)өлкәсе Похвистнево шәһәрендә дөньяга килә. Кечкенәдән әтисе Виктор аганың гармун моңнары, әнисе Зояның җырлары аша тәрбия алган кыз күңеле җыр-моңга тартыла.1974 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Татарстанга - Әлмәт музыка училищесының кыллы музыка уен кораллары бүлегенә укырга керә.

Уку дәверендә үзе кебек музыка сөюче Рафаэль белән таныша. Мәхәббәт җепләре аларны бергә бәйли.1977 елда яшь гаилә Рафаэльнең туган авылы - Шөгергә кайта. Алар икесе дә Мәдәният йортында эшли башлый. Тормыш бизәге булып кызлары Регина, соңрак уллары Дамир туа.

Валентина Викторовна 1988 елдан Шөгер Пионерлар йортында методист булып, ә 1994 елдан Иске Шөгер мәктәбендә музыкаль студия җитәкчесе булып хезмәт юлын дәвам итә. Ул авыл балаларына пианинода уйнау серләрен төшендерә, нота танырга, матурлыкны музыка аша тоярга өйрәтә. 2008 елдан мәктәп китапханәсе эшен дә йөклиләр.

Районда, авылда, мәктәптә үткәрелгән смотр-конкурслар, бәйрәмнәр, очрашу кичәләрендә Валентина Викторовна катнашмыйча калмый. Аның сихри скрипка тавышы тамашачының күңелен әсир итә.

Гомумән, Валентина Викторовна нинди эшкә тотынса да төгәл итеп, җиренә җиткереп, намус белән башкара. Мөлаем, тыйнак, сабыр, кешелекле Валяны Шөгер халкы күптән үз итте инде.

Рус кызы Валя, татарларны көнләштерерлек итеп, татарча сөйләшә. Башына ак яулык ябып, татар халкының гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп яши.

Шушы көннәрдә Валентина Викторовнаның гомер бәйрәме - юбилее. Олуг юбилеең котлы булсын! Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларыңның, оныкларыңның таянычын тоеп, тигезлектә озак яшәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев