Акыл теше: алдырыргамы, юкмы?
Акыл теше - рудимент, ягъни бүгенге көндә аңа ихтыяҗ юк.
Бу - ата-бабаларыбыздан калган «мирас». Борынгы кешеләрнең рационында күбесенчә тупас сүсле азык булган (каты җиләк-җимеш, тамырлар, чи ит) һәм аларны эшкәртү өчен яхшы чәйнәү аппараты, күп тешләр булу мөһим саналган, дип яза "Әлмәт таңнары"
Үзенең матур исеменә карамастан, акыл тешләре кешегә бик күп уңайсыз-лыклар, көчле баш авыртуы һәм башка күңелсезлекләр китерә. Алар сызлый башласа кайда керергә белмисең. Бу зәхмәтне кисәтеп буламы? Акыл тешен кайчан алдырырга? Шул хакта Әлмәт шәһәренең стоматология поликлиникасы хирург-стоматологы Руслан Билалов белән әңгәмә кордык.
- Руслан Ильясович, акыл теше ничә яшьтә чыга башлый? Башка тешләрдән нәрсә белән аерылып тора?
- Дөньяда һәр кеше дә үзенчәлекле. Акыл теше чыкмаган кешеләр дә бар. Сәбәбе - казналыкларында акыл теше башлангычы булмау. Аларның булу-булмавын төгәл белү өчен казналыкның панорамалы рентген сурәте кирәк. Сигезенче, өченче моляр дип атала торган тешләр 17-45 яшь аралыгында чыга. Әмма акыл тешләре борчып 14-15 яшьтә килүчеләр дә булды. Бу тешләр калганнарыннан үзләренең урнашуы, авыр тишелеп чыгуы һәм көтелмәгәнлеге белән аерылып тора.
- Кайсы очракта акыл тешен алдыру хәерле?
- Күпме табиб - шуның кадәр фикер. Минемчә, күп кенә хезмәттәшләрем минем белән килешер, мин бу тешләрне алдыру яклы. Статистика буенча, сигезенче тешләр кешегә бер-ике көн генә түгел, ә хәтта айлап төн йокысы күрсәтми, газаплый. Күбесенчә аларны нык ялкынсынгач, кискен авырту, күрше тешләргә комачау-лаганда алалар. Ортодонт күрсәткечләре буенча.
- Акыл теше бер дә борчымыйча, тик кенә утырган очракта нинди чаралар күрергә?
- Әгәр ул борчымаса һәм рентген сурәте буенча да дөрес урнашкан очракта алдыру мәҗбүри түгел. Ә инде күрше тешкә ятып үссә, вакыт узу белән янәшәдәге теш авырта башлаячак. Бу очракта рентген кариоз процессның барлыкка килүен күрсәтәчәк. Акыл теше бик специфик һәм аннан нәрсә көтәргә белмисең.
- Акыл тешләре чыккан вакытта сызлауны ничек басарга?
- Авырту көчле булса, температура күтәрелсә, авыртуны басучы дарулар эчүдән тыш, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Пациентның акыл тешенең бер өлеше генә чыкса, аңа бу эштә ярдәм күрсәтү зарур. Анестезия астында кисем ясала, якындагы тире катламлана, юыла һәм тиешле дәвалау курсы билгеләнә.
- Бу мәкерле тешләрне алдырганнан соң пациент нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш?
- Акыл тешен алдыруга 5 минуттан алып 1,5 сәгать вакыт китәргә мөмкин. Кагыйдәләр дә тешнең катлаулылыгыннан тора, алар индивидуаль. Гомуми кагыйдәләр арасында - теш алдырганнан соң ике сәгать ашаудан тыелып тору, салкын, кайнар ризыктан баш тарту, шулай ук теш урынын җылытырга ярамый. Исегездә тотыгыз, табиб киңәшләрен дөрес үтәгәндә, теш урыны тиз төзәләчәк.
Резеда Шәмсуллина
әзерләде
http://almet-rt.ru/news/salamat/50795
https://pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев