Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Аңламыйм, гаебе нәрсәдә бу ирнең? (юмор)

Матурлык

 

Ишек бусагасын атлап кергән хатын гаепле кыяфәттә башын аска игән ирен күреп аптырашта калды. Нәрсә булган моңа? Карап торышка берәр ярамаган эш майтарган кешегә охшаган. “Карап чыгыйм әле, ни җимерде, тагын нәрсә төшереп ватты икән”, – дип, аны читкәрәк этеп хатын залга ыргылды. Тә-әк, телевизор гадәттәгечә эшләп утыра, компьютер мониторын тузан баскан, хәзер аның беркемгә кирәге юк, барчасы смартфонда. Ватылган-сытылган мебель күренми, урындык аяклары да сынмаган шикелле, диван бер якка да кыйшаймаган.

Хуш, кухняга чыгып карыйк, анда хәлләр ничегрәк икән. Монда да алай куркырлык нәрсә күренми. Плитәдә әкрен генә тавык шулпасы кайнап утыра, бәрәңге, суган әрчеп куелган. Мультиварка үз урынында, савыт-саба юылган, кәстрүл, тәлинкәләр ялтырап тора. Карале, әй, шаккатырсың мондагы тәртипкә, тәрәзә төбендәге гөлләргә кадәр мул итеп су сибелгән. Аңламыйм, гаебе нәрсәдә бу ирнең? Хатын башына килеп бәргән уйдан кинәт сискәнеп китте һәм штораны ачып ишегалдына карап алды. Юк, аларның машиналары үз урынында, бер җире дә бәрелмәгән, яньчелмәгән. Соңгы вакытта иренең машина янына якын килгәне булмады. Тукта, эшләгән җирендә берәр мөгез чыгармады микән.

– Дөресен әйт, акчаңны кистеләрме, әллә эшеңнән бөтенләй кыскартып аттылармы?

Ир җавап таба алмыйча баш түбәсен кашып алды:

– Юк-юк, син нәрсә, мин хәзер анда иң кирәкле кеше, киресенчә, киләсе айдан акча өстәмәкче булалар. Ни бит, эш башкада монда... Бүген бик ялгыштым... анда караңгы иде... җитмәсә чәчен нәкъ синеке кебек ясаткан.

– Аңламыйм, нәрсә лыгырдыйсың, нинди ялгышу ул, кайда караңгы иде, кемнең чәче минекенә охшаган?

– Әйтергә дә читенсенәм, бүген лифтта ниндидер таныш булмаган хатынга ялгышып “матурым” дип дәштем.

– Ишкәнсең икән ишәк чумарын, менә хәзер аңлый башладым бугай.

– Әгәр аның чәче чыннан да минеке төсле булса, безнең подъезддагы Гөлүсә ул! Әле беркөнне генә очрашкач: “Чәчең килешеп тора, бүген үк салонга барып синеке кебек ясатам”, – диде. Аның ул салоннардан кайтып кергәне дә юк. Кирәкмәгән операцияләр ясатып туры борынын кыегайткан гына, шәлперәйгән аскы иренен кабарта төшкән. Безнең йорттагы күрше-күлән арасында үз чибәрлегенә шулай мөкиббән бүтән хатын юк. Ышанасыңмы, артык чибәрләнергә тырышып, килеш-кыяфәтен тәмам үзгәреп бетергәч, аны үз ире дә танымый башлаган диләр. Борчылма, бер уйласаң аңа “матурым” дип дәшү ялгышу түгел, ә зур батырлык ул!

– Гөлүсәнең ире бензинга караганда ясанып матурлануга акча күбрәк китә дип, хәзер аерым яши башлаган. Миңа ясалмалык кирәк түгел, чәчеңне бозып, аңа иярәсе булма! Кыяфәтең болай да килешле, зинһар артыгын кыланып ташлама! – диде ире.

Нәрсә ди, беркая да йөрмә, болай да яратам диме?.. Тагын да чибәррәк күренәсең килсә, үзеңне карамыйча булмый шул. Анысы дөрес, монда Гөлүсәдән калышмыйм дип бөтенләй ирсез калуың бар. Көннәрдән беркөнне иртән танымыйча, кем бу дип аптырап карап торсалар, оятыңнан кая барырсың. Башы төрле уйларга чуалган хатын бу авыр хәлдән чыгу юлын таба алмыйча сөеклесенә карап куйды. И-и, менә бит, соңгы минутларда аның турында әллә ниләр уйлап бетерде! Ире бернинди алай зур хилафлык кылмаган ла, киресенчә, аны тагын да ныграк ярата башлаган шикелле.

Бу көнне хатын кияүгә чыкканнан бирле беренче тапкыр эшенә иренен буямыйча, керфек-кашларын төзәтми генә чыгып китте. Шунысы кызык, хезмәттәшләре аны күрүгә “бүген тагын да чибәрләнеп килгәнсең” дип, канатландырып җибәрделәр.

Илдар ХӘЙРУЛЛИН

http://www.tatyash.ru

фото: https://pixabay.com/ru/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев