Алия Әбсәләмова Лениногорск районына "Авыл укытучысы" программасы буенча эшкә килде
Республикада быел «Авыл укытучысы» федераль программасы эшли башлады. Бәйге кысаларында Татарстан мәктәпләренә яңа мөгаллимнәр кайтты. Яңа, тәҗрибәле һәм квалификацияле укытучылы булу бәхете Лениногорск районының Иске Писмән авылы мәктәбенә елмайды.
Бу уку елында анда “Авыл укытучысы” программасы кысаларында бәйгедә җиңеп, Самарадан башлангыч сыйныф укытучысы Алия Әбсәләмова кайтты.
Мәктәптә бүген 48 бала укый, 11 педагог белем бирә. 2016 елдан бирле биредә кадрлар кытлыгы үзен бик сиздергән. Бигрәк тә башлангыч сыйныфларны укыту буенча сорау бик җитди торган.
- Укытучыларны ничек кенә эзләмәдек. Яр Чаллыга педагоглар әзерләүче уку йортына да мөрәҗәгать иттек, игъланнар да бирдек, ләкин нәтиҗәсе юк иде. Узган елның июль аенда мин “Авыл укытучысы” программасы турында белдем. Гариза язарга булдым, өметләнеп көттем. Һәм декабрь аенда без укытучыларга мохтаҗ булган мәктәпләр исемлегенә кердек. Июнь аенда миңа Алия Әбүзәр кызы шалтыратты. Программа кысаларында безнең мәктәпне сайлап, бәйге нәтиҗәсендә шушында билгеләнүе турында хәбәр итте. Бик шатландык һәм рәхәтләнеп аны үз коллективыбызга кабул иттек. Аның ике югары белеме, квалификациясе бар, - ди Иске Писмән авылы мәктәбе директоры Людмила Чатурова.
Алия Әбсәләмованың беренче белеме башлангыч сыйныфлар укытучысы булса, икенчесе буенча ул татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Авылга кайтканчы ул ун елдан артык Самара шәһәре мәктәбендә белем биргән.
“Авыл укытучысы” программасы турында интернет аша очраклы гына рәвештә белеп алган һәм бәйгедә катнашып, чыннан да җиңүгә ирешеп буламы икән, дип үзе дә катнашырга уйлаган. Гариза язган, тиешле мәгълүматларны, документларны җыеп тапшырган. Әлеге программада 50 яшькә кадәрге педагоглар катнашып, үзләре теләгән мәктәпне сайлый ала. Кандидатларга карата булган таләпләр, буш урыннар тәкъдим ителүче мәктәпләр Россия Мәгариф министрлыгы сайтында тәкъдим ителгән.
- Лениногорскига мин беренче генә килеп эләктем, шәһәрне белмим. Ә менә Бөгелмәдә укыган идем. Аннары әти-әниләремә дә якын булсын иде, дип сайларга булдым шушы мәктәпне. Алар Камышлы авылында яшиләр. Уңай җавап килгәч, бераз ышанмыйча да тордым. Чөнки бер урынга, шушы мәктәпкә 7 кеше дәгъва кылган иде. Мин ул вакытта декрет ялында идем әле. Озак уйладык, чөнки Самарада бар да җайга салынган, яшәү урыныбыз бар, иремнең эше яхшы. Соңгы сүз аныкы иде. Минем теләгемә каршы килмәде. Үзе әлегә шунда ук эшли. Менә шулай тормышыбыз кинәт кенә үзгәреп куйды, – ди Алия Абсәләмова.
Программа кысаларында бәйгедә җиңеп чыккан һәм халкы 50 меңнән ким булган торак пункта килеп эшкә урнашкан укытучыга 1 миллион сум акча бүленеп бирелә. Программа шартлары буенча укытучы урнашкан мәктәптә биш ел эшләргә тиеш. Әлегә бу сумманы Алия Әбүзәр кызы алмаган, кая тотачагын да әле уйламаган. Дөресен генә әйткәндә, бу компенсация төп рольне уйнамады. Тормышны үзгәртү теләге көчле иде, ди укытучы. Алия Әбсәләмованың кызы быел шушы ук мәктәпкә икенче сыйныфка укырга кергән, улларына әле яшь ярым гына икән.
-Эш тәҗрибәм бар, барысы да өйрәнелгән нәрсәләр. Самарада 28-30 балалы классларда да укытканым булды. Татар теле һәм әдәбияты буенча укытканда көненә йөз иллешәр балага белем бирә идем. Авыл мәктәбендә укыту җиңелрәк дип әйтмәс идем, эшнең асылы шул ук кала бирә. Бераз тынычрак дисәң генә була инде. Класста дүрт бала. Ул инде әлбәттә, утыз бала түгел, ләкин шундый ук әзерлек таләп итә. Дәфтәрләр тикшерүе генә җиңелрәк, – дип уртаклашты Алия Әбүзәр кызы. Төп эшчәнлегеннән тыш ул шулай ук педагог-оештыручы вазыйфасын да алган.
Гөлназ Хәйретдинова
Тулырак "Заман сулышы" газетында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев