Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Аллаһ Тәгалә кешегә күтәрә алмаслык авырлыклар бирми” (Лениногорскида яшәүче гаилә язмышы)

Кайбер кешеләргә тормышта бик күп сынаулар аша узарга туры килә. Берәүләр: “Гаделлек юк, безгә генә шундый авыр язмыш бирелгән,” – дип сукранганда, башкалар һәр сынауны аңлап кабул итеп, аны сабырлык белән үткәреп җибәрергә тырыша.


Тормыш иткәндә без язмышның безнең өчен нинди сынаулар әзерләгәнен белмибез. Була бер көн, ул синең гадәтләнгән яшәү рәвешеңне 180 градуска үзгәртә дә куя. Нурияхмәтовлар гаиләсендә дә шулай була.

Кавышып, матур гына Алинә исемле кызчыкларын үстереп яшәгәндә, икенче тапкыр авырга узып, игезәк балалар тапкач, Айрат һәм Аишә Нурияхмәтовларның тормышлары тамырдан үзгәрә. Кечкенә кызлары Әминә һәм Әнисәнең сәламәтлекләрендә нинди дә булса кимчелекләре булуны баштарак гаилә аңламый. Ә инде 1 яшь тулгач, табиблар аларга авыр формадагы балалар церебраль параличе, спастик тетрапарез дигән диагноз куялар.


-    Башта миңа моны кабул итү бик авыр иде. Психологик яктан бу хәлне аңлау кыен булды. Ләкин ул вакытта инде мин диндә идем. Һәм бу миңа бик күп нәрсәләрне яңларга ярдәм итте. Аллаһ Тәгалә безгә җибәргән сынауларны дөрес кабул итә белергә кирәк, күтәрә алмаслык авырлыклар җибәрми ул. Бу ике гөнаһсыз кыз балабыз да безгә савап булып бирелгәндер, – ди Аишә Нурияхмәтова.

Балаларны дәвалап булмасмы дип төрле табибларга, төрле шәһәрләргә барып карый яшь әти-әни. Ләкин андый җитди диагнозлы балаларның аякка бастыру бик кыен, мөмкин түгел диярлек. Әле бит беренче кызлары да сабый, аны да гел-гел кешегә калдырып булмый.
Әлбәттә, реабилитация процедураларын үтеп торалар, балаларының хәлләрен җиңеләйтү юнәлешендә даими кайгырталар. Әниләре Аишә үзләренә туры килә торган дәвалану ысуллары турында табып, өйрәнеп кызларының авыртуларын басарга өйрәнгән, кайчандыр кабатланып килгән эпилепсия өянәкләренең инде бүтән кабатланганы юк.

Әлбәттә, мөмкинлекләре чикле баланы, ә бигрәк тә ике баланы тәрбияләү җиңел бирелми. Ә бу эш башлыча хатын-кыз җилкәсенә төшә. Йокысыз төннәр, бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрдән аз гына депрессиягә бирелми кала Аишә. Ходайның ярдәменә, киң кодрәтенә ышану аңа яшәргә көч биргән. Аллаһ Тәгаләнең барлыгын, аның  гел янәшәдә булуын һәрвакыт тоеп яшим, ди ана.

Кызларга быел 15 яшь тулган. Сөйләшә белмәсәләр дә, якыннары аларны яхшы аңлый.  Быел кызлар янына укытучы килеп йөри башлаган. Аның килүен сагынып, түземсезлек белән көтеп алалар, ди әниләре.

Үсеш үзенчәлекләре булган балаларны тәрбияләү гаилә әгъзаларының барысы өчен дә авыр сынау булып тора. Әти кешегә матди якны кайгырту мөһим – гаиләне туендырасы, тормышны алып барасы бар. Олы кызлары Алинәгә 18 яшь. Ул әнисенең уң кулы. Кечкенә вакытыннан бирле сеңелкәшләрен карашып, өй эшләрендә булышып үскән. Бик зур җаваплылык хисе тоеп яши ул. Мәктәпне яхшы билге һәм балларга тәмамласа да, башка шәһәргә укырга китмәгән. Әти-әнисе уйлап карарга киңәш итсә дә, якыннарын калдырмаска булган Алинә. Лениногорскида институтта икътисад юнәлеше буенча белем ала.
“Сеңелләрем игезәкләр булса да, холыклары төрле. Әминә безнең таләпчәнрәк, үзе теләгәнен сорап ала белә. Ул шуграк. Ә Әнисәбез сабыррак, тынычрак. Икесе дә бик аралашучан алар. Урамга чыгарга, өйгә кунаклар килгәнне бик яраталар”,  – ди Алинә.
Дүрт ел элек әти-әнисен шатландырып, гаиләдә дүртенче бала булып, малайлары Айнур туган. Дус, тату, бербөтен булып, авырлыкларны бергә җиңеп, кечкенә генә уңышка да куанып, шатланып яшиләр Нурияхмәтовлар.

-    Күңел төшенкелегенә бирелгән вакытлардә Коръәнгә мөрәҗәгать итәм. Андагы юллар миңа күп нәрсәне аңларга ярдәм итә. Кайбер сүзләрен үземә дә язып куям, аларны еш кулланам. Аллаһы Тәгалә турында кайгыда гына түгел, шатлыкта да искә төшерергә кирәк. Якыннарым өчен дога кылам, Ходайга барысы өчен рәхмәт укыйм. Дөньяга үзеңдә булган яхшылыкны бүләк ит һәм сиңа дөнья да булган нәрсәләрнең иң яхшысы әйләнеп кайтачак, дигән сүзләрне һәрвакыт күңелемдә йөртәм, – дип уртаклаша күпбалалы әни.

 

Гөлназ Хәйретдинова

Фотолар: Нурияхмәтовлар гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев