Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Антибиотикларны ничек эчәргә?

Даруны табиб белән киңәшләшкәч кенә эчәсе! Үз белдеге белән дәваланырга яратучыларны белгечләр шулай дип кисәтә. Ник дигәндә, тормышыбызга коронавирус зәхмәте үтеп кергәннән бирле, белер-белмәс дару эчүчеләр саны бермә-бер арткан.

Соңгы арада хәтта аз гына авырый башлауга, коронавирус булмагае дип куркып, үз белдеге белән антибиотик эчүчеләр дә күбәйгән. Монысы тагын да хәтәррәк, ди белгечләр. Ник дигәндә, антибиотик – гади генә дару түгел, аны эчкәндә аеруча сак булырга кирәк.

Республика клиник хастаханәсенең клиник фармакологы Альбина Звегинцева сүзләренә караганда, антибиотикларны белер-белмәс кулланган очракта, бактерияләр аның составындагы компонентларга ияләшә, аларга бирешми башлый. «Шул рәвешле иң көчле бактерияләрне дә юк итәргә тиешле антибиотик аларга каршы тора алмый башлый, аның организмга бер файдасы да калмый», – дип сөйләде белгеч журналистлар белән очрашуда.

Альбина Звегинцева белдерүенчә, антибиотиклар температураны төшерми, тамак авыртуны да басмый, борынга томау төшүдән дә коткармый. Аларны ОРВИ, грипп кебек вируслы авырулар вакытында да эчәргә ярамый. Антибиотик соңгы арада телдән төшмәгән коронавирустан да дәваламый. Ник дигәндә, алар барысы да – вируслы авырулар. Алар вакытында вируска каршы дарулар эчәргә кирәк. Антибиотиклар исә фәкать бактерияле чирләрдән генә коткара.

– Антиботикларны, гадәттә, биш көн дәвамында эчәргә кирәк. Чирнең катлаулылыгына карап, табиб аны бер-ике атна дәвамында эчәргә дә кушарга мөмкин. Әмма күпләр өченче көнгә инде үзен яхшы хис итә башлый һәм антибиотиклар эчүне туктата. Артык күп эчсәң, организмга тискәре йогынтысы булыр, дип куркалар. Ләкин бу – зур хата. Болай эшләгәндә, бактерияләр аңа бирешим торганга әйләнәчәк. Шуңа күрә антибиотикларны ничә көн эчәргә кушылган булса, шулай эшләргә кирәк. Антибиотиклар эчәргә тотынгач, хәл яхшыру – аларның файдасы тия башлаган, табиб дөрес дәвалау курсы билгеләгән дигән сүз. Үз белдегең белән антибиотикның дозасын да азайтырга ярамый, – ди Альбина Звегинцева.

Антибиотикларны ничек эчәргә?

– Андый даруны табиб кушкан очракта гына эчәргә кирәк.

– Организмның антибиотикларга сизгерлеген тикшерү өчен, алдан бәвел анализы тапшырсаң да яхшы.

– Табиб антибиотикны көнгә ике тапкыр эчәргә кушкан икән, бу аларны иртә-кич кулланырга кирәк дигән сүз түгел. Бер төймәсен эчү белән икенчесе арасында 12 сәгать вакыт узарга тиеш. Көнгә өч тапкыр эчәргә кушылса, аны һәр 8 сәгать саен эчәргә кирәк.

– Даруны чиста су белән эчеп җибәрәсе. Ашар алдыннанмы, ашаганнан соңмы икәне инструкциясендә язылган була.

– Антибиотиклар эчә башлагач, өч көн эчендә хәлегез яхшырмый, организмда уңай үзгәрешләр күзәтелми икән, кабат табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Динә Гыйлаҗиева

https://vatantat.ru/2022/09/92124/

Рамия Гарифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев