Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Армиядә булмаган ир-егетләрне мобилизациядән азат итмәячәкләр

Россия Хөкүмәтендә белдерелгәнчә, Ватанны саклау Россия гражданинының бурычы булып тора.


Россия Хөкүмәтенең закон проектлары буенча эшчәнлек комиссиясе хәрби хезмәт үтмәгән ир-егетләрне өлешчә мобилизациядән азат итү турында закон проектын кире каккан. Бу хакта “Ведомости” 10 майда узган утырышта катнашучылар мәгълүматларына таянып яза.

Дәүләт Думасының КПРФтан сайланган депутаты Михаил Матвеев бу тәкъдимне узган елның сентябрендә керткән булган. Ул үзенең тәкъдимендә, Россия Президенты Владимир Путинның 21 сентябрьдә ясаган чыгышында, Кораллы көчләр сафларында хезмәт иткән, билгеле бер хәрби-учет белгечлегенә һәм тиешле тәҗрибәгә ия булган запастагы гражданнар гына чакырылачак, дигән сүзләренә таянган.

Хөкүмәттә белдерелгәнчә, Ватанны саклау Россия гражданинының бурычы булып тора. Документта әйтелгәнчә, хәрби хезмәткә чакыруны кичектереп тору мөмкин булган гражданнар категорияләре исемлеген киңәйтү максатка ярашлы түгел, чөнки Россиянең хәрби иминлеге куркыныч астында калырга мөмкин. Бу очракта тулы мобилизациянең таләп ителүе бар.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/112300/

фото: https://tatar-inform.tatar/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев