Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Әти җыры өзелергә тиеш түгел”

Мәдинә ханым Ялаева, әтисе моннан кырык еллап элек бүләк иткән баянны бүген дә кадерләп саклый.

Авылның нинди генә бәйрәм чарасын да, бөтен яклап килгән, мәгънәле, авылдашларына ошарлык итеп оештырыр өчен, көне-төне эшләргә дә әзер торучы, үзләре аралашуда гап-гади булган кешеләр бар. Куакбашта гомер итүче Мәдинә Ялаева шуларның берсе.

“Безнең әти җыр-моң өчен җанын бирә иде, безгә дә ул әтидән күчкән хирыслык. Гаиләбездә биш бала: дүрт кыз һәм бер малай идек. Барыбызда үзебезнең милли көйләребезгә, гомумән, музыка сәнгатенә гашыйк кешеләр булып үстек. Әниебез Фатыйма безнең иң беренче тыңлаучыбыз-тамашачыбыз булды. Ул җырламый иде, әмма аның сыман ихлас күңелдән бирелеп тыңлаучы булганда, без дә үзебезне сәхнә осталары итеп тоя идек. Аларның икесе өчен дә әти җырлады, ул авылда уза торган бер генә чарадан да читтә калмый иде. Безнең бала чакта авыл җирләрендә сайлаулар бик зур бәйрәм булды бит. Әти-әниләр балаларын җитәкләп, иң матур киемнәрен киеп сайлауга агыла, шунда ук кибетләр эшли, төрле тәмле-томлы ризыклар саталар. Билгеле, авыл үзешчәннәре әзерләгән концерт программасы да күрсәтелә. Әтиебез Ядъкәр бәйрәм ыгы-зыгысының эчендә кайнаучы кеше булды. Эшчән-тырыш кеше булды, нинди генә эш башкарса да, авыз өченнән генә көйләп йөри иде”,- дип искә ала Мәдинә ханым.

“Иң мөһиме – укы, кызым!”
Ядъкәр Фәйрушинның күңел түрендә бер хыял яшәп килгән, ул балаларын музыка-сәнгать белгече итәргә теләгән. Әлбәттә, хыялы турында бөтен дөньяга кычкырып йөрмәгән, әмма балалары, үзе бер моң чишмәсе булган әтиләренә карап, шул чишмәгә кереп китүләрен сизми дә калган.

“Мин үземнең туган авылым Куакбашта сигезьеллык мәктәп тәмамладым. Безнең мөгаллимнәребез укучыларын киләчәктә тормыш итәрлек, үзләре яратып эшләрлек һөнәрле итәргә тырыша иделәр. Һәр баланың нәрсәгә сәләтле икәнен тоеп, шул һөнәр турында уйлап карарга киңәш бирүче сыйныф җитәкчеләребез бар иде. Төрле фәннәрдән керүче укытучыларыбыз да бу юнәлештә ярдәм итми калмады. Минем үземә Лениногорск педагогия училищесының музыка бүлегенә барырга киңәш иттеләр. Әтиебезнең  теләген, укытучыларымның киңәшен тотып, 1978 нче елда мин училищега имтиханнар тапшырырга килдем. Музыка һәм рәсем –графика бүлекләреннән торган педагогия училищесының шау-гөр килеп торган вакыты иде. Имтиханнар тапшыру җиңел генә булмады, бер урынга алтышар кеше дәгъва итә иде. Әмма миңа укырга керү насыйп булды”,- ди Мәдинә Ялаева.

Училищеның музыка бүлегендә, ул заманнарда Люция  Нурулловна Әсәдуллина, Разим  Нәгыймович Вәлиуллин, Фәнис Гайзетдинович  Йосыпов кебек, исемнәре үзебездә генә түгел, республикага танылган педагоглар эшләгән.  Танылган сәхнә осталары, җырчы һәм композитор Фирзәр Мортазин, баянчы Шәфәгать Салихов та шушы елларда Лениногорск педагогия училищесы студентлары булган.

Мәдинәнең музыка бүлегенә керүенә үзеннән дә ныграк әтисе шатланган. “Бервакыт әти шәһәргә килгәч, аның белән Гагарин урамыннан барганда, әти Тукай һәм Гагарин урамнары чатында урнашкан “Мелодия” кибетен күреп алды. Нинди дә булса музыкаль уен коралы алырга ниятләп, алдан сөйләшеп куймадык. Әти кибетне очраклы гына күреп алып керде һәм миңа баян сатып алды. Хәзер дә  шул турыда уйлыйм, баян бик кыйбатлы булгандыр бит инде, әти ничек ала алды икән шуны. Тагын нык гаҗәпләндергәне шул: шәһәрдәге гади генә бер кибеттәә баян хәтле баян сатылган. Ул баян әле минем хәзер дә исән”,- ди Мәдинә Ядъкәровна.

Баянны сатып алганда әтисе аңа “күпме торса да алабыз, укы-өйрән генә, кызым”, ди. Музыка бүлегенең икенче курсын тәмамлаганда, ул инде ярыйсы гына шул баянына кушылып, үзе уйнап-үзе җырлый алырлык була. Ядъкәр ага кызының гаилә бәйрәмнәрендә чыгышын, күзләрен йомып, бирелеп тыңлый торган була. Мәдинәдән соң, педучилищеның музыка бүлеген тагын ике сеңлесе – Җәмилә белән Әлфия тәмамлап чыга. Әлфия соңрак укуын Казанда югары уку йортында да дәвам итә. Бүгенге көндә Лениногорскиның 5 нче мәктәбендә эшли.
“Җәмилә Ядъкәровна авылыбызның сәхнә йолдызы иде. Ул клуб мөдире булып та эшләде. Кызганыч, ул бик яшьли вафат булды. Аның кызлары Динә белән Әдилә дә бала чаклырында гел сәхнәдә булдылар. Бүгенге көндә Лениногорскида яшәүче Әлфия Ядъкәровна да авыл бәйрәмнәрен бик матур, моңлы җырлары белән бизәп, ямьләндереп тора”, - ди авыл җирлеге башлыгы Рушания Әхмәтҗанова.

Оныкларга да, җырга да вакыт таба
Педучилищены тәмамлап чыккач, Мәдинә Фәйрушинаны Зәй-Каратай авылына эшкә билгелиләр. Кайда гына эшләсә дә, ул сәхнә кешесе булып кала. Авылда узган бәйрәм чараларында катнаша, мәктәптә, балалар бакчасында музыка тәрбиясе бирә. Ял көннәрендә туган авылы Куакбашка кайтып,  клуб сәхнәсендә бәйрәм чараларында чыгыш ясый. 1986 нчы елда алар  үз авылларында туып-үскән Ринат Ялаев белән гаилә корып җибәрәләр. Кызлары Гөлинә туа. Тормыш иптәше Шөгер битум заводына эшкә урнашкач, гаиләләре белән шунда күчеп киләләр. Мәдинә ханыма  Иске Шөгер мәктәбендә, вакытлыча гына булса да эш табыла.

“Үземнең һөнәрем буенча – музыка укытучысы булып эшләдем. Битум заводының балалар бакчасында да, Шөгернең үзендәге балалар бакчасында да,  музыка тәрбиячесе булмаган вакытларда, шул эшне башкардым. Бүгенге көндә танылган җырчы булган Илсөя Бәдретдинова әле мәктәптә генә укый иде. Аны телевизордан күргән саен, мин бит аның җыр укытучысы булган кеше дип, зур канәгатьлек белән уйлап куям”,- ди Мәдинә ханым.
  Бүгенге көндә Мәдинә һәм Ринат Ялаевларның ике оныклары бар. Мәдинә ханым оныклары тормышында да актив катнашырга вакыт таба. Әле шушы көннәрдә генә оныгы Азалия йөргән 25 нче балалар бакчасында, гаилә бәйгесендә бик күңелле чыгыш ясадылар. Мәдинә ханым үзе баянда уйнап-үзе җырлап балаларны да, олыларны да шаккатырды. Гаилә бәйгесенең милли ризыклар өлешенә тәмле кыстыбыйларны да, кызы Гөлинә һәм оныгы белән бергәләп, бик шәп әзерләгәннәр иде.

Мәдинә Ялаева шәһәр һәм район күләм мәдәният чараларында да актив катнаша. Әле күптән түгел генә республика фестивале кысаларында узган “Буыннар бәйләнеше өзелмәсен” бәйгесенең “вокал-соло” номинациясендә өченче урынны яулаган. Куакбаш авылының үзешчән сәнгатьтә катнашучы хатын-кызлары вокаль ансамбль дә оештырганнар.
Клубка бик теләп йөриләр, йөрмәслек тә түгел. Куакбаш мәдәният йортында ике тынгы белмәс яшь кеше эшли: берсе – клуб директоры Сиринә Мөхәммәтшина, икенчесе – сәнгать җитәкчесе Наилә Вилданова. Берсеннән-берсе кызыклы чаралар уйлап табып кына торалар. Вокаль ансамбль дә алар тырышлыгы белән оешкан. Үз гармунчылары да бар – Габделәхәт Сәхапов. “Гармунчыларга гел кытлык була иде. Ансамбльдә бөтенебез диярлек ветераннар, яшьрәкләр дә бар. Сиринә белән Наилә яшьләрне дә, өлкәннәрне дә мәдәният-сәнгатькә тартырга сәләтле. Без Әминә апа белән икәүләшеп йөрибез, шуннан башка тормышны күз алдына китереп тә булмый хәзер. Әминә апа гаиләсе белән авылның кенче башында яши. Бер баянны анда илтеп куйдым. Әле әйтергә онытып торам, мин көтмәгәндә генә тагын баянлы булдым. Кодагыем ире вафат булгач, бәлки берәр бала яки онык уйнарга өйрәнер дип,  саклап торган. Әлегә өмете акланмаган кодагыемның. Бушка ятмасын, музыка коралы уйнарга, моңнар таратып торырга тиеш дип, миңа бүләк итте. Бик шатландым, хәзер апага барсак та, безгә килсәк тә, баянны алып сыздырып җибәрәм дә, бөтен туганнар бергә кушылып җырлыйбыз. Безгә хәтта абыебыз Равил дә кушыла. Ул да гаиләсе белән Куакбашта яши. Җыр өзелергә тиеш түгел, милли мәдәниятебез, телебез, гореф-гадәтләребезне без сакларга, алар турында киләчәк буыннарга без сөйләргә бурычлы”,- ди Мәдинә Ялаева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев