Авылдашлары Венера Кашапованы “үз урынындагы кеше” диләр
Керкәле авылы китапханәчесе Венера Кашапова Татарстан авыл җирлекләрендә урнашкан иң яхшы китапханә номинациясендә җиңеп, 100 мең сумлык бүләк-сертификатка лаек булган.
Үзенең туган ягы, аның матур табигате, биек таулары турында, Венера Кашапова чын күңелдән бирелеп, туып-үскән төбәгенә чын-чынлап гашыйк кешеләрчә сөйли. Кечкенәдән дөнья матурлыгына сокланып, әдәбият һәм мәдәният-сәнгатькә тартылып үскән кызның әлеге мавыктыргыч дөньяга башкаларны да алып керәсе, шушы гүзәллек белән уртаклашасы килгән.
“Безнең торган урыныбыз таулар янында. Керкәле таулары белән ничек итеп горурланмый, аларга сокланмый була? Кайдан да булса кунаклар килеп төшсә, без таныштыруны шушы таулардан башлыйбыз. Бигрәк тә кыш көннәрендә, без аларны тауга алып менеп чанада шудырабыз, яз-җәй көннәрендә урман-болыннарга алып чыгабыз. Кунаклар килгәч кенә түгел, үзебез дә балалар белән табигать кочагына чыгарга, туган төбәгебез матурлыгына хозурланып йөрергә яратабыз. Безнең авыл җыр-шигырьгә әверелгән, әдәби әсәрләргә кергән җир бит ул”,- дип, үзенә хас тыйнаклык белән сөйли Венера ханым.
Ул үзе китапханәче булып эшли. Аның сүзләре белән әйткәндә, аңа һәр көн икенчесенә охшамаган, яңалык белән танышу алып килә: бүген китапханәгә килүчегә нәрсә кирәк, ни беләсе килә, аңа нәрсә тәкъдим итәргә, нәрсә белән кызыксындырырга дип уйлый ул. Китапханәче һөнәре борынгыдан килә, бу һөнәрнең тарихы белән кызыксынучы галимнәр аның барлыкка килүенә дүрт мең ярым елдан артык дип фаразлыйлар. Бүген бу эшне башкаручы кешедән күп нәрсә сорала, ул кешеләр белән әңгәмә кора белүче, креатив уйлаучы, компьютер белемле һәм шул ук вакытта педагоглык талантына да ия булырга тиеш.
“Мин үз эшемне яратам, китапханәгә килүчегә китаплар сайлаганда, укуда, һөнәри эшчәнлектә булышканда, шулай ук төрле чаралар оештырганда, кешеләрнең рәхмәтен тоям, эшемнең файдалы, кирәкле булуына сөенәм”, - ди Венера ханым.
Керкәле авылы халкы аны китапханәче буларак кына түгел, үзешчән сәнгатьтә катнашучы, төрле бәйрәмнәр, истәлекле көннәр уңаеннан чаралар оештыручы, тату гаилә учагын саклаучы күп балалы әни буларак та беләләр, хөрмәт итәләр.
“Беренче казыктан башлап”
“Авылыбызның иң күркәм гаиләләреннән берсе – Кашаповлар гаиләсе, икесе дә эшкә уңган, булдыклы кешеләр. Бернәрсәсе дә булмаган кара җир участогы алып, беренче казыктан башлап йорт җиткереп керделәр. Өч уллары да укымышлы, тәртипле егетләр, авырлыклардан, дөньяда килеп туган проблемалардан качып йөрүчеләр түгел. Авыл кешеләре Венера Алмасбәковнаны китапханәче, актив, кешеләргә ихтирамлы, изге күңелле, сабыр булганга хөрмәт итә, аның китапханәдәге эше турында да “үз урынындагы” кеше дип сөйлиләр”,- ди Керкәле авыл җирлеге башлыгы Ленар Бигманов.
Венера Кашапова Керкәледә туган, берничә елдан гаиләләре белән Самара өлкәсенә күчеп киткәннәр. Монда килгәч аңа рус мәктәбендә укырга туры килгән, әмма әти-әнисе үз телен, әдәбиятен-сәнгатен онытырга бирмәгән: “Минем әнием Раушания Миннехановна үз телебез, мәдәниятебез өчен җан атып торучы, актив кеше. Инде лаеклы ялда булуына карамастан дөнья хәлләре, сәнгать, театр, бакчачылык белән кызыксына, концертларны калдырмый. Әдәбият, үзешчән сәнгать белән кызыксынуым аңардан килә инде. Без төрле бәйрәм чараларын клуб, мәктәп белән бергәләшеп әзерлибез. Минем бик яратып үткәрә торган бәйрәм чараларым бар, аларның берсе – Җиңү көне. Без аны бер көн белән генә чикләмибез, башта берничә көн дәвамында үзебезнең сугыш һәм тыл ветераннарны барлап, өйләренә барып котлыйбыз, концерт номерлары, бүләкләр, әңгәмә үткәрү –бөтенесе була. Аннары Керкәле һәм Тукмакта икесендә дә аерым сугыш корбаннарын искә алу минтингы ясыйбыз. Шунысы кызганыч, бүгенге көндә безнең авылда бердән-бер генә сугыш ветераны калды”,- ди Венера Кәшапова.
Тормыш иптәше Рәсим дә Керкәледә туып-үскән, Самара өлкәсендә яшәгән вакытта, кыз каникулларда туган авылына – әбиләре янына даими кайтып йөргән. Мәктәпне тәмамлагач һөнәри училищеда укыганда да кайткан. Шушы кайтуларның берсендә булачак тормыш иптәше белән танышып, 1997 нче елда алар гаилә корганнар. Тормыш иптәше Рәсим Хатыйм улын да сәнгать кеше дип атамый булмый, ул сәнгать кешесенең дә ниндие генә әле! Иң башлап аның үз куллары белән ташларны матур итеп кисеп өелгән баганалар һәм коймалар белән йортларының тирә-ягын әйләндереп алуын әйтергә кирәк. Шушындый ук ташлардан ясалган гөл савытлары да тирә-якларын бизәп тора.
Әти-әниләрен тынычландырып торалар
Кашаповлар бергә дүрт бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә яннарында 7 нче сыйныфта укучы кызлары Ралина гына әле. Үзләре шикелле үк талантлы, шәһәр һәм район сәнгать бәйгеләрендә катнашмыйча калмый. Берничә ел инде башкалабызның Роберт Миңнуллин исемендәге республика балалар китапханәсе үткәрә торган рәсем сәнгате бәйгесендә катнашып килә. Ә Лениногорскида узган шигырь бәйгесендә беренче урынны алып, районыбыз данын Казанга барып та яклаган.
Венера һәм Рәсим Кашаповларның олы уллары Раил бүгенге көндә хәрби операция зонасында. Армия сафларында хезмәт срогын тутырып кайтып, берничә ай үтүгә ул МХОга мобилизацияләнгән. Әти-әни уллары белән мөмкинлек булганда телефоннан аралаша, аларны “минем өчен борчылмагыз, барысы да тәртиптә”дип тынычландыра, 9 нчы февральдә аның кызы туган, сабыйга Риана дип исем кушканнар. Киленнәре Миләүшә белән бергәләшеп, Раилнең сау-сәламәт әйләнеп кайтуын көтәләр. Икенче уллары Ранил дә армия сафларында, Белгородта хезмәт итә, монда инде артыгын әйтеп тору кирәкми, Раил белән Ранилгә дә, башка ир-егетләребезгә дә исән-имин туган якларыбызга кайтырга насыйп булсын.
Кашаповларның өченче уллары Ришат мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә тәмамлап, Самара дәүләт университетына укырга кергән, студент егет әти-әнисен укудагы уңышлары, студент тормышында актив эш алып баруы белән шатландырып тора.
Венера ханым үзе дә 2013 нче елда, инде дүрт бала әнисе булгач югары уку йортына укырга кергән, 5 ел читтән торып укып, булган һөнәрләренә өстәп кулына укытучы дипломы да алган.
“Хәзерге көндә Бөек Ватан сугышы, Җиңү көне темасына үткәрелә торган чаралар аеруча якын миңа. Аларны әзерләүгә без мәктәп, клуб белән бергә, бөтен күңелебезне бирәбез, мәктәп укучыларына ватанпәрварлык төшенчәсенең тирән мәгънәсен аңлатырга тырышабыз”.
Исламия Галимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев