Авылларга бәйле яңа закон ни дәрәҗәдә халыкчан булыр?
Бу көннәрдә авыл җирлекләре турындагы яңа закон проекты телдән төшми. Җирле үзидарәләргә юкка чыгу куркынычы яный.
Татарстан Рәисе дә, республика депутатлары да әлеге закон проектына карата үз фикерләрен белдерде. Аларның сүзен ишетерләрме? Закон кабул ителгән очракта, ниләр үзгәрәчәк һәм ул ни дәрәҗәдә халыкчан булыр? Авыл кешесенә эш һәм мәшәкатен хәл итәргә шәһәргә чабарга туры килмәсме?
Нидән гыйбарәт? Билгеле булганча, 1995 елга кадәр җирле үзидарәләр «авыл советы» дип йөртелә иде. 2003 елдан «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 131 Федераль закон кабул ителеп, муниципаль реформа башланды. Авыл советлары – «авыл җирлекләре», ә җитәкчеләре – «авыл җирлеге башлыгы» дип аталды. Үзгәрешләрдән соң барлык җаваплылык авыл җирлекләренә күчте. Бүген җирлек башлыкларының вәкаләтләре бик күп. Авылда кеше туганнан башлап соңгы юлга озатканчы барлык эшләр алар җилкәсенә төшә.
Хәзерге вакытта һәр муниципаль берәмлек халык җыеннарында, җирле референдумнарда, җирле үзидарә органнары аша үз җирлекләрендәге иң мөһим мәсьәләләрне мөстәкыйль хәл итә. Һәр муниципалитет ел саен үз бюджетын кабул итә, аны үзе теләгәнчә тота, үзара салым акчасын да авылның кирәк-ярагы өчен тота. Закон кабул ителгән очракта барлык муниципалитетлар, кече авыллар, шәһәрләр мөстәкыйльлеген югалтачак.
«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе китергән мәгълүматлар буенча, бүген республикада 956 муниципаль берәмлек бар, аларның 872 се – авыл, 39 ы шәһәр җирлеге, 7500 депутат эшли. Ассоциация рәисе Әгъзам Гобәйдуллин яңа закон проектын хупламавын әйтә:
– Әгәр, чыннан да, җитди карарлар кабул ителсә, безгә инде закон белән килешергә генә кала. Тик шуны истә тотарга кирәк: җирле үзидарә ул – кешеләргә иң якын хакимият. Аны саклап калу мөһим. Безнең төбәк өчен бу закон туры килеп бетми. Әйтик, Ярославль өлкәсендә бер җирле үзидарәгә 56 авыл керә. Алар кечкенә, авыллар арасында юллар юк, җитәрлек дәрәҗәдә ярдәм күрсәтелми, программалар эшләми. Ә бездә бит гөрләп торган авыллар күп. Бүген авыл советының 21 вәкаләте бар. Болар барысы да район җитәкчелегенә күчәчәк дигән сүз. Ә хакимият башлыгы ул авылларга кайчан барып җитәчәк? Шуңа күрә авыл советларын бетерү халык өчен зур югалту булачак.
Закон кабул ителгән очракта, беренче баскычтагы (шәһәр һәм авыл җирлекләре турында сүз бара) муниципалитетлар бетерелеп, шәһәр һәм муниципаль округлар белән җирле үзидарәнең бер дәрәҗәле системасына күчәчәк. Гади генә итеп әйткәндә, авыл һәм шәһәр җирлекләрен бетереп, аларны үзәкләштермәкчеләр. Проектның иң бәхәсле өлеше дә менә шул.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә ишетерлек итеп әйтте.
– Барыбыз да беләбез: илебез бик зур һәм аның белән бер генә өлге буенча идарә итеп бетереп булмый. Әлбәттә, үзгәрешләр булды, бар һәм булачак. Моны аңлап кабул итәргә кирәк. Теге яки бу төбәктә халык саны аз икән, аларга (безгә түгел) – нәкъ менә шундый җирлекләргә – яңа идарә итү системасына күчү хокукын бирергә кирәк. Без моңа каршы түгел. Әмма халыктан сорамыйча, аларга мондый карар кабул итү хокукын кем биргән? Бу эш белән муниципаль берәмлекләргә гомумән кагылышы булмаган кешеләр шөгыльләнә. Шәхсән мин өч муниципаль берәмлектә төрле вазыйфаларда эшләдем. Һәрвакытта да халык фикеренә таяндым. Халык белән эшләргә телисең икән, моның башка юлы да юк, – диде ул.
Шулай итеп, 28 ноябрьдә Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм закон чыгару буенча комитеты икенче укылышка яңа закон проектына төзәтмәләрне хуплады.
Әлеге вакытта илнең 20 төбәгендә бер баскычлы система эшли, тагын 25 е киләсе елдан күчәргә планлаштыра. Гомумән алганда, күчеш чорын 2035 елга кадәр озынайттылар. Шушы вакытка кадәр бюджет, салым, сатып алуларга (закупки) бәйле закон чыгаруны федераль дәрәҗәдә карарга ниятләүләрен әйттеләр.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/12/157795/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев