Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Авырып ятарга хакың юк. Сыерыңны кем сава, иреңне, балаларыңны кем карый?

Бу сүзләрне әйткән чакта тормышыннан канәгатьләнү һәм хәтта горурлану хисләре дә чагылып китте.

Телевизордан тапшыруга килгән бер ханымның сөйләгәнен тыңладым.

Ул: “Колхозда 30 сыер саудым, йорт башына икешәр гектар шикәр чөгендере бүлеп бирәләр иде. Аннан тыш хуҗалыкта яшелчә бакчасы булып, шунда чүп утарга, чиләк-көянтә белән ташып су сибәргә йөрдем”, – дип, бик тыныч кына, тормыш әнә шундый булырга тиеш шикелле итеп әйтте. 

Бу сүзләрне әйткән чакта тормышыннан канәгатьләнү һәм хәтта горурлану хисләре, аннан да битәр язмышы белән мактану теләге дә чагылып китте. Әле бит бу ветеран ханымның, бик күп нәрсәләрне әйтмичә, әнә шул әйтелмәгәннәрен эшкә санамаганлыгы күренде. Колхоз эшеннән тыш үз хуҗалыгында: терлек-туар, кош-корт карыйсы, кышлык печән, утын хәзерлисе, идән-кер юасы, чишмәдән су ташыйсы, бәрәңге утыртасы, аны иң кимендә ике кат өясе һәм казып аласы, мунча ягасы, мич агартасы, корымын чистартасы, аш-су пешерәсе, савыт-сабасын юасы, кибеткә барасы, ире булганнарга аларны да яшь балаларың белән бер рәттән тәрбиялисе, кич янына ятасы, көтү куасы, каршы аласы, сыерыңны үгезгә алып барасы, чират җиткәч, көтүгә чыгасы, оекбашлар бәйлисе, карт кайната белән кайнанаң булса, аларга да килен хезмәте күрсәтәсе, кыш булса – кар көрисе һәм менә шундый мең дә бер шөгыль белән көннәр, еллар-гомерләр уза. 

Менә шундый рәвештәге тормыш шартларында эч пошуга, күңелсезләнүгә вакыт калмый. Хәтта синең авырып ятарга да хакың юк. Син ятсаң, сыерыңны кем сава, иреңне, балаларыңны кем тәрбияли? Юк инде, бу тормышта сине алыштыра алырлык беркем, бернәрсә юк.

Шушы кыяфәттә яшәп ята торгач, кеше бик нык йончый. Эшкә ярамый башлагач, әле күңел түрләрендә яшәү шәме янган чакта, карт-коры капка төпләренә чыгып утыра. Күз карашлары офык читендәге рәшә белән очраша. Әнә шул зәңгәрсу офык диңгезендә аларның яшьлек хыяллары, яшьлек еллары – иң матур чаклары калган. Тал тамырлары сымак бүртеп торган яшькелт-зәңгәр кан тамырлы сөякчел куллары тез өсләрендә ята. Картлар ямьсез түгел. Алардан эчке бер мөлаем, сабыр сөйкемлелек, изгелек нурлары саркый. Болар – ак яулыклы татар әбиләре…

Дөнья шулай яратылган. Бар тереклек арый. Хәтта тимер булып, тимер туза. Физикада “Металлның арыганлыгы” дигән атама бар. Шунысы кызык, эш эшләмәгән тимер дә вакытлар узу белән картлык чорына барып керә. Ул йомшый, яшьлек елларындагы ныклыгын югалта. Ул инде нык корылма, машиналар ясау өчен яраклы түгел.

Тимердән меңнәрчә тапкыр җиңел, йомшак, көне буена болытларны бер урыннан икенчесенә куалап йөргән күк көтүчесе – исәр җил, алҗып, агач башларына кунып, кайсылары тау артында, кайсыберләре арыш, арпа, бодай сабаклары арасына кереп, йокыга тала. Иртә таңда кешеләр, иген басуларында зур түгәрәкләр күреп, шаклар ката. Болар – җил арбасының тәгәрмәч эзләре. Шул эзләрне әгәр үз күзләрем белән күрмәгән булсам, җил арбасының да тәгәрмәчле икәнлегенә ышанмас идем.

Габдулла Исмәгыйлев

https://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев