Әхмәтовлар гаиләсен туган җир, туган туфрак үзенә тарткан
Аларның йорты Урдалы авылының иң матур почмагына урнашкан.
Мөршидә ханым белән Ильяс абый Әхмәтовлар еллар узгач та Урдалыга кайтып, әти-әни нигезен тагын да җанландырып җибәргәннәр.
Аларның йорты Урдалы авылының иң матур почмагына урнашкан. Өй артында гына Шушма елгасы күренеп тора, хуҗалар әйтүенчә, суы бераз саекса да, хозурлыгын югалтмыйча, киң итеп агымын дәвам итә.
Йорт ишегалдында, ямь биреп, төрле төсле чәчәкләр үсә. Бакча янында бал кортлары “безнең оялар монда, бу безнең территория” дигәндәй, “гөж” килә.
Әхмәтовлар гаиләсе булган матурлыкны саклап, элеккене дә онытмыйча, шулай ук туган нигезнең төзеклеге өчен үзләре дә тырышып яшиләр. Матурлыкка, төзеклеккә тартылуның сәбәбе дә бар: гаилә башлыгы Ильяс абый һәм хуҗабикә Мөршидә апа – икесе дә сәнгать кешеләре, гүзәллекнең асылын аңлаучылар.
Ильяс Әхмәтов Урдалыда күпбалалы гаиләдә туып-үсә. 2 малай, 3 кыз кечкенәдән үк эш яратып, бер-берсенә ярдәм итешеп үсәләр. Гаиләдә үги әни булса да, аның назы, балаларга карата җылысы көчле була, үги икәнен дә зуррак үскәч кенә белә әле Ильяс абый. Әтиләре Шөгердә сельпо рәисе, колхозда бухгалтериядә эшләгән. Бүгенге көндә олы абыйлары исән түгел.
Сигезенче сыйныфны Урдалы мәктәбендә тәмамлагач, 9,10нчыны Шөгердә Чкалов мәктәбендә укый. “Мәктәпне тәмамлагач, күңел сәнгатькә тартты, рәсем ясау теләге көчле иде. Лениногорскига педучилищега рәсем бүлегенә укырга киттем”, - дип сөйли. Рәсемгә сәләт булмаса, тартылыр идеме икән. Яшүсмер Ильяс 7нче сыйныфта укыганда “Ялкын” журналы оештырган рәсем конкурсына үзенең эшен җибәрә һәм рәсеме беренче урынга лаек була. “Миңа журналның редакторыннан истәлекле бүләк, грамота килде. Кечкенә авыл өчен зур вакыйга булды бу. Мәктәп директоры озын тәнәфестә линейкада тантаналы төстә тапшырды шушы бүләкләрне. Аннары Башкортстан якларыннан үзем кебек яшьтәшләрдән хатлар ала башладым”, - дип искә алды.
Педучилищеда 2нче курсны тәмамлагач, армия хезмәтенә китә. Кайткач, янәдән укуын дәвам итә. Педучилищеда укыганда, Юлтимер кызы – Мөршидәне очрата, ул да параллель курста укый торган була. Ике сәнгать кешесе бер-берсенә тартылып, укуны тәмамлагач, гаилә корып җибәрәләр.
Педучилищены тәмамлагач, яшь белгечне Лениногорскидагы сәнгать фондына эшкә алалар. Ул чакта фонд Татарстан рәссамнар союзының матди-производство базасы буларак хезмәт иткән, Татарстанның берничә шәһәрендә фондлар эшләгән, берсе – Лениногорскида. “Анда 10 ел эшләдем. Совет системасының көчле чагы. Горкомнан заказлар була. Төрле биналарның эчке якларын бизәдек, агачка уеп бизәк төшердек. Бәйрәмнәргә плакатлар ясадык. Профессионал рәссамнар, архитекторлар, дизайнерлар, пректлаучылар белән бер команда булып эшләдек”, - дип сөйли.
Юлтимердә биш балалы гаиләдә туып-үскән Мөршидә апа – гаилә кыйммәтләренә һәм иренә тугры калып, балаларга мәрхәмәтле әни булып, хәзер инде оныкларга алтын киңәшләрен җиткерүче әби булып тора.
Башлангыч сыйныфны Юлтимердә тәмамлагач, Тимәш мәктәбендә укый, туганнарында торып, белем ала. Аннары 8нче сыйныфтан соң педучилищега юл тота. 4 елдан соң эшкә юллама белән Зәйгә мәктәпкә җибәрәләр. Бер елдан соң Лениногорскига кайта. Җылылык челтәрләре предприятиесендә бизәкләүче булып урнаша. “Табличкалар күп ясадык. Демонстрациягә машиналар бизи идек”, - ди. Декреттан соң Нефть музеенда эшли башлый. “1981 елда музейга килдем һәм 30 ел дәвамында эшемне яратып эшләдем. Бизәкләүче дә булдым, экскурсияләр дә үткәрдем”, - дип искә ала.
Әхмәтовлар гаиләсе ике балага тормыш бүләк итәләр. 1979 елда – Шамил, 1983 елда Әлфия туа. Бүгенге көндә алар үзләре дә тормыш корып, балалар үстерәләр. Дүрт онык – әби-бабай өчен зур куаныч. Алар да Урдалыга, яратып, әби-бабайга кунакка кайталар, җәйне каникулда авылда үткәрергә яраталар.
“Минем күңел авылга тартылды. Авыл тормышын яраттык без икебез дә”, - ди Ильяс абый. Үрнәк, уңган-булган, бер-берсен ярты сүздән, бер караштан аңлап яшәгән Әхмәтовлар һәр яңа туган көнгә шатланып, булганына канәгать булып, тормыштан ямь табып яши беләләр.
Язма кыскартылып бирелде. Тулысынча «Заман сулышы» газетында басылды.
Розалия Мостафина. Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев