Бадыкшановлар гаиләсе: икебезгә – бер язмыш, бер һөнәр
Шөгердә В, Чкалов исемендәге ктәптә яшь гаиләләргә үрнәк, өлге итәрлек гаиләләр күп.
Шулар арасында Әлфия һәм Илгиз Бадыкшановлар, дияр идем .Эшкә урнашканда, мәктәп бусагасын атлап керү белән күзем шул матур парга төште.
Илгиз Ильяс улы – беренче квалификацияле категорияга ия булган музыка укытучысы. Ул 1974 елда Казахстанда өч балалы гаиләдә дөньяга килгән (50 яше белән котлап китик). Илгизнең әтисе тумышы белән Районыбызның Мичурин авылыннан булса, әнисе – Сугышлыныкы. Яшь чакта акча эшләү нияте беләнме, бәхет эзләпме, алар Джесказган өлкәсенә китәләр. “Чит җирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул!” дип тә әйтәләр бит әле.
Бераз вакыт узгач, туган як туфрагын сагынып, алар янә авылга әйләнеп кайталар.
“Укытучы һөнәрен очраклы рәвештә генә сайламадым. Балачактан музыкага гашыйк идем. Олылар гел урындыкка бастырып җырлата иделәр. Мәктәпкә укырга кергәч тә, сәхнәдә теләп чыгыш ясый идем. Фортепиано, баян клавишаларына кагылганнан соң ,кулыма кубыз, курай алгач, бүтән дөнья кешесенә әверелүемне сизми дә калдым. Әти-әнием миңа ныклап шөгыльләнергә кирәклеген аңлап, өр-яңа уен кораллары алып бирделәр. Алда мине кызыклы юл – Лениногорск шәһәре музыка училищесен, аннан Яр Чаллы педагогия институтын тәмамлау көтә иде. Хыялыма илткән әлеге юлны үтәргә ярдәм иткәннәре өчен әти-әниемә һәм укытучыларыма рәхмәтле. Алар ярты юлда тукталып калмаска этәргеч булды”, - ди Илгиз.
Хезмәт юлын ул Шөгер нефтебитум заводында башлап җибәрә. Кирәкле педагогик белемне алгач, 2010 елда ул В.П.Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбенә урнаша. Мәктәптә үз эшен яратып, балалар белән уртак тел таба алган Илгиз Ильясовичның эшкә килүе – кирәкле гамәл.
Мәктәптә Илгиз Бадыкшановның вазыйфсы зур: ул музыка дәресләре бирүдән тыш, музыка җитәкчесе дә. Бу талантлы милләттәшебезнең балаларга музыкаль тәрбия бирүдә керткән өлеше чиксез: бер чара да аңардан башка узмый дияргә була. Мөгаллим тугызынчыларның сыйныф җитәкчесе дә бит әле. Абыйларын бик хөрмәт итәләр укучылар. Әти-әниләренә сөйли алмаган серләре белән дә уртаклашалар кайчак.
Лениногорск педагогия училищесында укыган вакытта күзгә-күз очрашып йөрсәләр дә, кәләше Әлфия Илгиз кызы белән дә анда түгел, ә Шөгер мәктәбе кавыштыра. Әйе, эшләгән чакта сөю очкыннары кабына һәм ул бераздан мәхәббәт ялкынына әверелә. Илгиз белән Әлфия 1999 елда өйләнергә карар кылалар. “Әлфия бер күрүдә үк күңелемне җәлеп итте. Креатив идеяләре белән янып торган, тыйнак,ләкин үз дигәненә ирешә торган кыз иде ул. Ул миңа дәрескә материаллар тупларга, индивидуаль карточкалар әзерләргә ярдәм итте. Бер-береңне хөрмәт итү, үзара ярдәмләшү әкрен генә мәхәббәткә әверелде. Бераз очрашып йөрдек тә,гаилә кордык. Гаилә бәхетен бала-чагадан башка күз алдына китереп булмый , безнең менә дигән дәвамчыларыбыз, ике улыбыз – терәк-таянычларыбыз бар:Илмир һәм Илсаф. Безнең икебез өчен дә беренче урында эш булды. Яшьлектә сайлаган һөнәргә тугры калып, намус белән хезмәт кую – иң зур бәхет! Безгә икебезгә шулкадәр уңайлы, бер-беребезне ярты сүздән, ярты караштан аңлыйбыз”, – ди Илгиз.
Быел аларнын пар канат булып бергә тормыш арбасын тартуга да 25 ел булган. Бу мөгалимнәрне мәктәп сукмаклары, мәктәп диварлары гына түгел, эш, уртак фикерләр дә берләштерә. “Кайчакта дәресләрдә дә бер-беребезне алыштырып торган чаклар була. Мәктәптә укытучы булып эшләү дәверендә һәрвакыт тормыш иптәшемнең педагог буларак ярдәмен тоеп яшим. Икебез дә бер урында эшләүнең уңай яклары күбрәк, дип уйлыйм”, – ди Әлфия Илгизовна.
Кече уллары Илсаф быел беренче сыйныфта укый, ул Шөгер мәктәбенең икенче филиалында, Иске Шөгердә белем ала. “Дәресе бетү белән аны үзвакытында каршы алырга кирәк: шул вакытта да без бер-беребезгә терәк”, - ди Әлфия.
Аңа ачык дәресләр, семинарлар, төрле конкурслар, конференцияләр, дип борчылырга туры килсә дә, үзе сайлаган һәм яратып башкара торган һөнәренә тугры.
Гомер уза аккан сулар кебек... Әлфиянең Шөгер мәктәбенә килеп эшли башлаганына да инде 27 ел узган. Төпле фикерле, акыллы, тәрбияле, әдәпле, сабыр,беркем белән бәхәсләшмәс, сүзгә кермәс - укытучыларга хас барлык сыйфатларны да үзенә туплаган Әлфия. Аның һөнәре иҗади: сынлы сәнгать, рәсем укытучысы. Әлфия Бадыкшанова – 10 нчы сыйныф укучыларының класс җитәкчесе. Һәр укучысына үз баласы кебек карый, кирәк чакта , ире сыман, ышанычлы киңәшче, терәк була белә.
Илгиз белән Әлфия Шөгернең үрнәк гаиләләреннән санала. Шулай булмый ни, аларның әти- әниләре дә бит авыл күрке. Алма алмагачыннан ерак төшми, дигәндәй, Әлфиянең әти-әниләре – Рәзинә һәм Илгиз Сафиуллиннар, уңган-булган кешеләр. Яңа Иштирәк авылында ишек алларын чәчәкләргә күмеп, абзар тулы мал-туар асрап, көне буена җитәрлек вак- төяк эш белән көн үткәреп яшиләр.
Шөкер, Илгизнең әнисе – Хәмидә апа Бадыкшанова бүгенге тормышка сөенеп, балаларының тормышына шатланып, Шөгер авылында гомер кичерә. Әлфия һәм Илгиз арасында көнләшү, бәхәс дигән нәрсәләр юк.Ни өчен дисәк, җавап бер: алар бер өлкәдә: педагогикада эшлиләр, һөнәрләре буенча тыңлый һәм ишетә беләләр, бер-беренә юл куялар,чит кеше фикеренә колак салып аңа хөрмәт белән карыйлар.
Суфия Надыршина, Шөгер мәктәбе укытучысы.
фотолар: Бадыкшановлар гаиләсе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев