Балага тәүфыйк сорагыз!
Балаларыбызны мәктәпкә җыйнап мәш киләбез. Кием-салым алынды, дәфтәр-карандаш, бозгыч-сызгычлар әллә кайчан сумкада. Ул-кызларыбызны, тәртипле булсыннар, яхшы укысыннар, телебезне онытмасыннар, дип киңәшләр биреп озатасы гына калды. Ә дини гаиләләр моңа ничек әзерләнә, алар балаларына нинди үгет-нәсыйхәтләр бирә икән? Шул уңайдан Казандагы Кабан арты мәчете имам-хатыйбы, алты бала атасы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин белән әңгәмә кордык.
– Өч балабыз мәктәптә укый. Казанга күченеп килгәч тә, иң беренче татар мәктәпләре белән кызыксына башладым, – ди Йосыф хәзрәт. – Балаларга мәктәп тапкач кына, шул тирәдән фатир алу ягын кайгыртырга керештек. Өйдә татар телендә генә сөйләшәбез.
– Шәһәр баласы, өйдә татарча сөйләшсәң дә, күпмедер вакыттан урысчага күчә...
– Кечкенә кызым да шулай, мультфильмнар карап утыра да, үзеннән-үзе урыс телендә сөйләшә башлый. Татарча сөйләш, дип төзәтеп торырга кирәк. Шөкер, татар мәктәбендә барыбер үзебезнең мохит хөкем сөрә. Татарча шигырьләр ятлыйлар, бәйрәмнәр вакытында да милли рух сизелә. Соңгы вакытларда мәчетләрдә дә тел мәсьәләсе шактый авыр була башлады: күп бала татарча белмәгәч, дәресләрне урысча да алып барырга туры килә.
– Динне саклау буенча гаиләдә нинди чаралар күрелә?
– Намазларны бергәләп укыйбыз. Рамазанда бергә сәхәр ашыйбыз. Балалар белән күрешү форсатлары туганда, үгет-нәсыйхәт тә бирергә тырышабыз. Аллага шөкер, Казанда гаилә белән җыелып берәр кая барырга чыксаң, “бөке”ләрдә утырырга туры килә. Анда вакытны әрәм итмәскә тырышасың. “Улларым, Аллаһы Тәгалә файдалы кешеләрне ярата. Тормыш сезне кем белән генә бәйләмәсен, янәшәгездәге кешеләр сөенерлек итеп яшәгез. Хатыныгыз: “Бу хайван белән яшәп гомерем әрәм булды”, – дип әйтсә, нишләрсез? Хезмәттәшегез: “Ярый шушы кеше белән эшлим әле”, җитәкчегез: “Нинди тырыш кеше таптым”, гаиләгез: “Әтиебез бик яхшы”, – дип сөйләрлек булсын! Шундый киңәшләрне кат-кат кабатлып торам.
– Ә балага әйткән керәме? Бер үк гаиләдә үсүчеләрнең дә холыклары төрле була. – Тәүфыйк – Аллаһы Тәгаләдән. Ата-ана тәрбиясен бирсен һәм һәрчак алар өчен дога кылсын. Бала-чага дип заяга әйтмәгән халык. Чыннан да, чага алар. Урамга да куып чыгара алмыйсың, кыйнап та ташлап булмый. Үз балаң, үз җимешең, сабырлыгыңны җыеп тәрбиялисең. Бер ишектән үтә алмасаң, икенчесен эзлисең.
– Баланы тәрбияләмәгез, ул барыбер сезнең үзегезгә охшаячак, дигән бер акыл иясе. Күпме генә акыллы сүзләр сөйләп, өйрәтеп утырма, бала синең гамәлеңне кабатлаячак...
– Алма агачыннан ерак китми, дигән сүз бар. Кайчак: “Кемгә охшап шундый булдыгыз сез?” – дисәм, хатын шыпырт кына: “Гел үзең инде”, – дип куя. Бала холкы кемнекенә охшасын инде: безгә – әти-әнигә, әби-бабайга, абый-апага... Яхшысын гына алсалар ярар иде, кимчелекләреңне бик тиз эләктерәләр. Шуңа күрә, ата-ана иң элек балаларына күркәм үрнәк күрсәтергә тиеш. Әгәр гаиләдә ана тарафыннан атага ихтирам юк икән, кызының да иренә хөрмәт күрсәтә алуы шикле. Әгәр атасы хатын-кызга кешечә мөгамәләдә булмаса, улының да бу кагыйдәне үзгәртүе икеле. Шуңа күрә, борынгылар: “Мең матур сүз сөйләүчегә караганда, бер үрнәк күрсәтүче хәерлерәк”, – дигән.
– Кайбер ата-ана, ана телендә укыган балага имтихан бирү кыен, аның киләчәге ничек булыр, дип борчылып, татар мәктәбеннән читләшү ягын карый. Юкса урысча укыган баланың да һәрберсе профессор булып китмәвен дә беләбез.
–Укымаган бала кайда да укымый инде ул. Без Сарманда гомуми фәннәрне урыс телендә укыдык. Рус теле, әдәбияты укытучысы Сәил Әхәтович бик әйбәт иде, урыны җәннәттә булсын. Шөкер, ана телебезне дә беләбез, Пушкин телен дә яратабыз. Ана телен белү, татарча уйлау, матур төшләреңне татар телендә күрү бик мөһим, әмма урысчасын да күп кенә урыслардан да яхшырак белергә тырышырга кирәк. Дөресен әйткәндә, мин мәктәп елларында бик шук малай идем, укытучыларның иң яхшы, иң тыңлаулы укучысы була алмадым. Анда укымаган романнарны хәзер вакыт табып укыштырам.
– Беренче сентябрьдә укырга барганда нинди киңәшләр биреп озатасыз?
– Үгетне беренче, икенче сентябрьдә генә түгел, гел тукып торырга кирәк. Аллаһы Тәгалә кешегә бүләк итеп биргән иң кыйммәтле нәрсәләрнең берсе – акыл. Вакытында акылы эшләп бетермәгән кешенең кулларына, аякларына күбрәк авырлык төшә. Ә акыл сандыгына белем кирәк. Өй салырга уйласаң, проект сыздырырга, санап-хисаплап эш итеп була. Ә бала тәрбияләү буенча беркем дә төгәл сызым сыза алмый. Бала үстерүчеләргә Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен! Бөтен гомерләрен бала тәрбияләүгә, педагогикага багышлаган кешеләрнең дә кайчак балалары тәрбиясез булып чыга. Аллаһы Тәгаләдән балаларыбызга тәүфыйк-һидаят сорарга кирәк. Без бит күп вакыт сәламәтлек сорыйбыз, анысы да бик мөһим. Әмма, балаң сәламәт булып, гомер буе синең каныңны эчеп яшәсә, аның саулыгыннан кемгә файда? Сукса тимерне өзәрдәй таза улың, үзен кая куярга белмичә, урамда кеше кыйнап йөрсә, сырхау булуы хәерлерәк түгелме икән дип уйлап куярсың. Бүген заманалар, дөньялар бик матурланды, бай, ялтыравык тормыш яшьләрне нык алдый, акылдан яздыра. Аллаһы Тәгаләдән, балаларым ялгыш юлларга, ялгыш адымнарга кереп китә күрмәсен, дип сорарга кирәк.
– Кайбер ата-ана баланың сумкасына дога салып җибәрә. Сездә андый гадәт бармы?
– Доганы баланың йөрәгенә салмасаң, букчасына кыстырып җибәргәннән артык файда булмас. Баланы үз сүзе белән, үз телендә Аллаһы Тәгалә белән сөйләшергә өйрәтергә кирәк. Өйдән чыкканда, хәерле көннәр, янында хәерле кешеләр булуын сорасын. Мине хәерсез кешеләрдән арала, үземне хәерсез кеше булудан сакла дип теләсен. Хөкүмәт мәктәпләренең максаты – балаларга күбрәк дөньяви белем бирү. Ә рухи тәрбия бирү иң элек ата-аналарның җилкәсенә төшә.
ФӘНИЯ АРСЛАНОВА
Фото: http://vatantat.ru
http://saby-rt.ru сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев