Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалар бакчасына түләү арта

2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчасына түләү арта.

Түләүнең артуы балалар бакчасы эшчәнлеген финанс яктан тәэмин итүгә чыгымнарның артуы, шул исәптән туклануны оештыруга чыгымнарның артуы белән бәйле,  дип хәбәр ителә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында.

Исегезгә төшерәбез, 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге баланың 10,5 сәгате балалар бакчасында уза. Ата-аналар түләве 3732 сум тәшкил итә. Киләсе елдан ул 310 сумга артачак.

Түләү һәм компенсация алу буенча барлык ташламалар саклана. Мәсәлән, инвалид балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар ата-ана түләвеннән тулысынча азат ителә. МХОда катнашучыларның балалары балалар бакчаларына бушлай йөри. 

Моннан тыш, Татарстанда күп балалы гаиләләргә ташламалар бар. Өч һәм аннан да күбрәк балалары булган ата-аналар билгеләнгән сумманың 50 процентын гына түли.

 

https://mon.tatarstan.ru/index.htm/news/2345301.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев