Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалар өчен чыгарыла торган шампан шәрабе зыянлы

Калориясе, углекислотасы күп булган эчемлек бу.

Балалар өчен чыгарыла торган шампан шәрабе хәмерсез булса да, кайберәүләргә ул чын мәгънәсендә агу кебек тәэсир итәргә мөмкин. Терапевт, медицина фәннәре кандидаты Андрей Кондрахин Санкт-Петербург телеканалы хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, калориясе, углекислотасы күп булган эчемлек бу. Ә боларның ашказаны авыруларына – гастрит, җәрәхәткә китерүе бар. Моннан тыш углеводларның күплеге кислота һәм канда шикәр микъдарын арттыра. Ә шикәр чиреннән интегүчеләр өчен гомумән дә агу ул, дип билгеләп үткән табиб.
Моннан тыш балалар шампан шәрабы эчәкләргә дә зыянлы. Шуңа күрә Кондрахин аны күп дигәндә бер стакан эчәргә киңәш иткән.

https://vatantat.ru/2022/12/99923/

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев